«Ислам динен беләбезме?» конкурсы дәвам итә. Хикмәтле бәйге ул, чөнки анда җиңелүчеләр юк! Белем туплап, рухи яктан баючылар һәм, җиңеп, бүләк алучылар гына бар. Бу юлы бүләк – Коръән китабы!
Бәйге «Иман» нәшрияте белән берлектә үткәрелә. Аңа ай саен йомгак ясала. Чикләүләр юк, теләгән һәркем – олысы-кечесе катнаша ала.
Ноябрь аена биремнәр:
- Азан тавышы ишеткән мөселман нишләргә тиеш?
- Кайсы пәйгамбәр бишектә чактан ук кешеләр белән сөйләшә башлый?
- Мәкруһ гамәл нәрсә ул?
- Биш вакыт намаз кайчан фарыз булды?
- Фитр һәм фидия сәдакалары арасында нинди аерма бар?
Җаваплар 25нче октябрьгә кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы яки 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресы аша кабул ителә. Хатны «Ислам динен беләсезме?» дип тамгаларга онытмагыз!