Мәскәү Сабан туена 250 меңнән артык кунак килгән

Мәскәү Сабан туена 250 меңнән артык кунак килгән. Сабан туенда 500 артист чыгыш ясаган, ә фестивальне уздыруда 1 мең оештыручы һәм 300 волонтер хезмәт куйган, дип яза «ТИ» агентлыгы. 

Фото: tatarstan.ru
Фото: tatarstan.ru

Сабан туенда 500 артист чыгыш ясаган, ә фестивальне уздыруда 1 мең оештыручы һәм 300 волонтер хезмәт куйган.

Фестиваль елдагыча «Коломенское» музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде. Аны оештыруда Мәскәү, Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашты.

Кунаклар өчен дөньяның 6 ягы белән исемләнгән 6 сәхнәдә чыгышлар барды. Шулай ук Көнчыгыш ярминкәсе, “Игелекле күршеләр урамы” дип аталган милли чатырлар аллеясы, күргәзмәләр, аттракционнар һәм мастер-класслар эшләде.

Добавить комментарий