Милли университет – белем бирүдә мөһим буын

Бүгенге Россия җирләрендә яшәүче борынгы халыкларның зыялы һәм милли җанлы вәкилләре шушы сорауга җавап эзли. Бу мәсьәлә – мәгариф турындагы 17 нче канун тормышыбызга ныграк үтеп кергән, һәм шул федераль документ төрле юнәлешләрдә милли телләрне кысрыклау өчен төп нигезгә әйләнгән безнең чорда аеруча кискен тора. Моны мин бөтен гомерен татар зыялыларының яңа буынын тәрбияләүгә багышлаган Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина белән Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе бинасында очрашып сөйләшү вакытында ачык тойдым. Әңгәмәбезнең үзәк өлешен милләт язмышы турында фикер алышу тәшкил итүе гаҗәп
тә түгел. 2016 елның августында Татарстан Дәүләт Советы Милли мәгарифне үстерү концепциясен раслады. Инде аны тормышка ашыруның юллары да билгеләнде, ягъни «Юл картасы» эшләнде, һәм ноябрь аенда әлеге документ та расланып үз көченә керде.

– Камәрия Зиннуровна, моннан берничә ел элек без бу гимназиягә Россиядә милли мәктәпләрнең торышын өйрәнеп йөрүче берничә чит ил журналисты белән килгән идек. Дөресен әйтим, ул чакта кунаклар мәктәптәге укыту һәм тәрбия эшчәнлегеннән канәгать калсалар да, уку йортының базасы аларда бер дә соклану уятмады. Хәзер бу яктан танымаслык булып үзгәргәнсез.

– 2013–2014 уку елы башында, мәктәп белән танышу өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәннән соң, гимназиянең яңа тарихы башланды дип әйтсәм, бу һич арттыру булмас. Моннан берничә ел элегрәк Россиядә өч яшькәчә сабыйларны балалар бакчасы белән тәэмин итү сәясәте күтәрелгән иде. Шуннан файдаланып, гимназия биләмәсендә татар балалар бакчасы төзү тәкъдиме белән чыктык, чөнки  педагогик коллективта балаларга өзлексез белем бирү идеясе күптән йөри иде инде. Президент ул омтылышны хуплап кына калмады, аны тормышка ашыруның матди ягын да кайгыртты. Гимназия янәшәсендә үк балалар бакчасы төзү өчен бюджеттан
67 млн сум, ә уку йортының базасын заманча итеп үзгәртеп кору өчен 85 млн сум акча бүлеп бирелде. Без әлеге сумманың 5 млн сумын укытуны өр-яңа технологияләр буенча оештырырлык җиһазлар сатып алуга тоттык. Бүгенге көндә гимназиянең укыту-өйрәтү лабораториясе бик көчле.

– Ә гимназия «канаты астында» балалар бакчасы төзү мәктәп тормышына нинди йогынты ясады? Соңгы вакытларда галимнәр һәм педагоглар куәтләгән өзлексез белем бирү өлгесенә сезнең гимназия әлегә республикада беренче һәм бердәнбер мисал булып тора бит.

– Безнең үрнәктә, мәктәп һәм балалар бакчасының бер ихатада булып, яшь буынны бер үк методика буенча тәрбияләүнең гомуми өстенлекләре турында нәтиҗә чыгарырга иртәрәк әле. Әмма аның милли мәктәп өчен уңай күренеш булуы турында бүген үк һәм һич
икеләнүсез әйтә алам. Дистә ел элегрәк миңа беренче сыйныфка балаларны чын мәгънәсендә урамнан җыярга туры килде. Үзебезнең мәхәлләгә кергән йортларда яшәүче ата-аналарның кайсы белән генә сөйләшсәң дә, татар мәктәбеннән йөз чөерү галәмәте аермачык сизелә иде.

Бигрәк тә икътисадый суверенитет турындагы матур хыяллар чәлпәрәмә килгәннән соң, татар зыялылары үз балаларын элек-электән чит телләрне тирәнтен үзләштерүгә көйләнгән 122 нче, 39 нчы, 18 нче мәктәпләргә бирү җаен карадылар. Татар гимназиясе статусы алганнан соң, әле күп еллар дәвамында беренче класска көч-хәл белән 18–20 баладан торган 1–2 сыйныф туплап килә алдык. Хәзерге вакытка хәл тамырдан үзгәрде.

Ата-аналар сабыйларын безнең гимназиягә бирү өчен чират тора. Киләсе уку елында беренче сыйныфка керү өчен 120 бала язылып куйды инде. Мин әлеге үзгәрешне берничә сәбәп белән бәйлим. Бүгенге шаккаткыч мәшәкатьле һәм югары тизлектәге тормышта кайнаучы ата-ана өчен алты-җиде яшьлек сабыйны ул күнеккән тирәлектә урнашкан һәм төрле тәрбия чараларында үзе аралашкан педагоглар коллективына кертеп җибәрү психологик яктан җайлырак. Тагын шунысы да бар: милләттәшләребез балаларны итагатьлерәк, тыйнаграк һәм, хәтта әйтер идем, гаиләдәгечә гадирәк милли мохитта тәрбияләүнең дөресрәк булуын аңлый башладылар. Хәлбуки, мин үзем татар гимназиясенә тартылуның төп сәбәпләре болар гына түгел, дип уйлыйм. Нинди генә чор булмасын, ата-ананың халык арасында дәрәҗәле саналган мәктәпләргә тартылуын берничек тә инкарь итеп булмый. Аны, заманчалатып, уку йортының бренды үзеннән алда йөри дип әйтә алабыз. Соңгы вакытта без дә менә шул брендлы мәктәпләр рәтенә кереп барабыз. Моның беренче дәлиле – бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләргә ирешү. 2014 елда, мәсәлән, Лилия Котдус кызы Хәлиуллина әзерләгән укучылардан дүртесе химиядән 100 балл җыйды. Быел
рус теле буенча районда 3 укучы 100 балл җыйган булса, аның берсе безнең укучы булды. Аны яшь укытучыбыз Алинә Рауил кызы Гайнетдинова әзерләде. Мин безнең уку йортын тәмамлаган кыз һәм егетләрнең төрле вузларда математика, юриспруденция кебек фәннәрне укытуы белән чын күңелдән горурланам. Бу хәл мәктәптә көчле педагогик коллектив туплану белән бәйле.

– Кадрлар туплауда сезнең үз ысулларыгыз бармы? Нинди генә педагогик коллективка барып кермә, яшь һәм бер үк вакытта тәҗрибәле булган укытучылар җитмәүдән зарланалар.

– Әлбәттә, моның бездә үзенчәлеге бар. Ни дисәң дә, татар гимназиясендә укыту өчен татар телен камил белгән белгечләр кирәк. Өч телне: татар, рус, инглиз телләрен яхшы белгән яшьләрне тартабыз. Шуңа күрә кандидатларның һәрберсе белән әңгәмә оештырам. Коллективка кабул итү өчен, аларның, ана телендә фән укытырлык әзерлегеннән тыш, фикерләү колачы киң булу да мөһим бит.

Бала андый укытучыны бик тиз «танып» ала. Быелгы уку елында яшь ир-ат физик алдык. Шахмат буенча беренче разряды бар. Шунда ук илледән артык бала корольләр уенын үзләштерергә теләк белдерде. Кызганычка, мәктәпкә ир-ат укытучы кабул ителү – хәзер бик сирәк күренеш ул. Вуз аудиториясеннән чыгуга башлыкүзле булырга өлгергән кыз-кыркын берничә елдан декрет ялына китеп бара. Хәзер ул яллар, белгәнегезчә, 9–10 елга сузыла. Яшь белгеч ул вакыт эчендә үзенең квалификациясен дә, укыта башлагач үзләштергән белемнәрен һәм тәҗрибәсен дә тәмам җуярга өлгерә. Гомумән алганда, хәзер укытучыларны кайсы вуз әзерләргә тиешлеге аңлашылып бетми. Мин үзем
милли мәктәпкә кадрлар тәрбияләүне үтә нәфис ак җептән нәзәкатьле Оренбур шәле бәйләүгә тиңлим. Соңгы елларда педагогик
уку йортларын, факультетларны кушу, бүлгәләүне шул Оренбур шәле үргәндәге күз китү белән чагыштырырга була. Бер киткән күзне тоту ай-һай читен.

– Мондый шартларда чын мәгънәсендә өзлексез белем бирүне тормышка ашырып буламы соң?

– Ул тулы чылбыр тәшкил итсен өчен, балалар бакчасы, мәктәп буыны гына җитми, әлбәттә. Чылбыр, аларга вуз буыны да өстәлсә генә, тулы булачак. Узган чакырылышта Казан Думасы депутаты булып торган чагымда урыным Казан дәүләт университетының проректоры Рияз Гатаулла улы Минзарипов белән янәшә туры килде. Шул форсаттан файдаланып, үземчә бик җитди бер мәсьәлә кузгаттым. «Безнең гимназиягә татарча укыта торган югары квалификацияле кадрлар җитми, – дидем мин. – Кайчан безнең татар профессорлары милли мәктәпләрдә үз фәннәреннән дәрес бирергә теләк белдерерләр икән?»

Мин аңа кадәр үк 131 нче физика-математика лицеенда, Н.Лобачевский исемендәге лицейда университет доцентлары һәм профессорлары дәресләр алып барганын белеп һәм шуңа кызыгып йөри идем. Мисаллар да китердем. Шушы сөйләшү нәтиҗәсе буларак, ике ел элек тиешле документлар әзерләнеп, 2 нче татар гимназиясе «КФУ каршындагы гимназия» статусын алды.

Кызганычка, каләм белән язылганны балта белән юнып ала алмыйсың, дисәләр дә, әлегә ул эш кәгазьдә теркәү һәм мәктәпнең
элмә тактасында тамгаланудан узмады.

– Бәлки, Милли мәгарифне үстерү концепциясе милли мәктәпләр алдында бу мәсьәләдә, ягъни өзлексез белем бирү системасын тулаем барлыкка китерүдә дә яңа офыклар ачар.

– Мин укыта торган математика фәнендә кирәк һәм җитеш шарт дигән төшенчә бар. Милли мәгариф мәсьәләсен хәл итү өчен дә, менә шундый җитеш шартлар үтәлү кирәк. Идеаллаштырган очракта ул – илдә күпме татар баласы булса, аларны ана телендә укытырлык югары кимәлдәге татар мәктәпләре булырга тиеш дигән сүз. Шул шарт тудырылмаганда, аз санлы татар мәктәпләре генә «милләтне саклау бүлмәсе» ролен үти алмый. Мәктәптә фәннәр нинди телдә укытылса, шул милләт баласы аның хуҗасы була, һәм шул бала гына үз милләтенең чын вәкиле булып формалаша. Без, чит илләрдәге татарларны эзләп, аларның тел белүе белән күпме генә горурлансак та, бу үз-үзебезне алдау гына булып чыга. Тагын бер нәрсә бар. Мәктәп БДИда күпме генә «стобалльник» күрсәтмәсен, әгәр тирән белемле, креатив фикерләүче ул яшьләргә үзләре туган-үскән төбәктә шәхес һәм белгеч булып үсү мөмкинлеге тудырылмаса, алар да читкә китәчәк. Бер-ике буыннан алар да милләт вәкиле түгел, ә этнос булып кына калачак. Бу исә, татарлардан тыш, башкортлар, чувашлар, якутлар кебек чагыштырмача аз санлы бик күп милләтләр
өчен чын фаҗигагә әйләнеп бара.

– Милли мәгарифне үстерү концепциясе менә шуны булдырмау, һич югында ул хәрәкәтне әкренәйтү өчен кабул ителде дип аңлыйбыз. Хәзер аның «Юл картасы» да расланды.

– «Юл картасы» бу очракта Концепцияне тормышка ашыру буенча чаралар дигәнне аңлата. Концепциянең төп максаты татар мәгариф системасын күтәрү булырга тиеш. Әгәр мәктәпләрдә атнасына өч сәгатьлек татар теле укытуның сыйфатын яхшыртуны гына күздә тотсак, телебез аш бүлмәсе теле генә булып калачагы көн кебек ачык. Милләт яшәсен өчен, матур әдәбиятны, милли сәнгатьне, тарихны яраткан һәм шуңа хезмәт итүче буын тәрбияләү кирәклеген дәүләт дәрәҗәсендә дә төшенәләр дип беләм. Дөрес, бу мәсьәләдә Мәскәү
сәясәте Казан сәясәтеннән нык аерыла.

Егерме еллар элек кенә Россия Мәгариф министрлыгында милли мәгариф өчен җаваплы бүлек бар, һәм аны татар кешесе җитәкли иде. Ул бетерелде. Шул үзе үк федераль сәясәтнең кая таба борылганын ачык дәлилли. Димәк, аңа каршы тору өчен, һәрберебез үз урыныбызда: «Мин милләтне югалтмау өчен нәрсә эшли алам?» – дигән сорауга җавап табарга һәм шуны тормышка ашыру юлына басарга тиеш булабыз.

– Ләкин бу – эчебезгә бикләнү, фәкать үз казаныбызда гына кайнарга чакыру түгелдер бит?

– Дөнья глобальләшү юлыннан барганда, моның булуы мөмкин түгел. Никадәр гаҗәп тоелмасын, безнең коллектив татар теленә, татар мәктәбенә мәхәббәткә инглиз теле аша килергә мәҗбүр. Хәтта мин үзем бер төркем укытучы белән инглиз телен үзләштерә башладым. Башта өч ай интенсив курсларга йөрдем. Хәзер күнегүләр, карточкалар аша ныгыту юлы белән телне үзләштерү дәвам итә. Бер урында тору өчен генә дә алга атларга кирәк. Безнең профессия вәкилләренә моны белеп тору файдалы. Инглиз телен өйрәнүнең шул хәлне булдырмауга ярдәм итүен укытучыларыбыз әйбәт төшенә. Безнең коллективтагы укытучыларның өчтән бере инглизчә иркен сөйләшә ала. Рус теле укытучысы, әйтик, дөнья классиклары иҗатын үткәндә, дәресне инглизчә уздырырга алына икән, җитәкчелек моны хуплап кына тора. Төгәл фәннәрдәге терминнар да бездә өлкән сыйныфларда рус, инглиз варианты белән ныгытылып бара.

– Батучыны коткару – батучының үз эше дигәндәй, бәлки балаларны конкурс аша кабул итү хәленә җиткерерлек педагогларны әзерләү йөген дә сезгә үз җилкәгезгә алырга кирәктер?

– Ул эш бара инде. КФУда быел йөзгә якын студент киләчәктә үз предметын татар телендә укыту теләге белдергән. Без аларны үзебезгә чакырып, үз тәҗрибәбезне аңлатып, милли мәктәптә эшләү өчен әзерлек хәстәрен күрә алыр идек. Әмма физик мөмкинлекләр чикләнгән. Менә шуннан чыгып, шактый тәвәккәл уй туды. Гимназия һәм балалар бакчасы яныннан ерак китмичә генә, студентларга милли мәктәп эшчәнлеген өйрәнү мәйданы, лаборатория булдыру кирәк. Моның өчен гимназия биләмәсендә аерым бина салу сорала. Әлеге идеяне тормышка ашырсак, милли мәктәпкә безнең гимназия тәҗрибәсендә берәмтекләп кадрлар әзерләүгә бер адым ясалачак. Милләтне саклап калу өчен, бүген республика дәрәҗәсендә нәрсә эшли алабыз? Соңгы вакытта мин бу хакта күп уйландым. Моның өчен безгә 25 ел элек күтәрелгән мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтудан башка юл юк. Ул – милли университет оештыру. Ярты гасыр элек мин ул хакта мәйданга чыгып әйтә алмый идем. Бүгенге чынбарлык шундый: мин һәм минем кебек милли мәгариф, мәгърифәт, әдәбият, сәнгать эчендә кайнаган һәр зыялы югары трибунадан аның кирәклеге турында таләп куя ала. Моны тормышка ашыруда милли үзаңы югары булган фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның корыч багана буласына ышанасы килә. Карагыз: соңгы елларда күпме IT-лицей, киләчәктә инженерлар, химиклар, программистлар әзерләү өчен нигез булырлык махсус гимназияләр, Халыкара мәктәпләр, Иннополис һәм башкалар үсеп чыкты.

Алар өчен заманча биналар төзелде. Чит илләрдән белгечләр чакырылды. Болар барысы да Татарстанда инновацион икътисад булдыру өчен эшләнә. «Без бергә. Без булдырабыз!» Хәзер Президентыбыздан милли рухны күтәрү, милләтне саклау юнәлешендә шушыңа бәрабәр чакыру
ишетәсе килә. Педагоглар ышана: Рөстәм Нургали улы Миңнехановның моңа сәяси ихтыяры җитәчәк.

Интевью «Мәгариф» журналында 2016 елда басылып чыкты
Сөмбел ТАИШЕВА

 

Добавить комментарий