«Мин булдырам» — яшәү пароле

Адәм баласы һәлакәткә юлыгыр алдыннан, үзе дә сизмәстән, тормыштагы уңышларыннан канатланып, җилкенеп йөри башлый, диләр. 2006 елның көзендә Баулы егете Марат Ильясов та шундый хисләр кичерә. Бер елдан Мәскәү дәүләт ачык университетының тау-нефть факультетында диплом якларга тиеш була ул. Ярты ел элек кенә ипотекага фатир ала. Дипломлы булуга, сөйгәне белән кавышырга килешә. Үзенең туган көненә дә ерак калмый… Тормышка ашырасы планнары күп була 25 яшьлек егетнең. Иңнәренә канатлар үскәндәй тоеп, аяклары җиргә тигәнен сизми. Ләкин имтиханда аңа бик авыр билет туры килә.

Язмыш имтиханы 

Марат сәфәргә 7 октябрьдә, үзе кебек үк читтән торып укыган студент һәм нефтьче дусты белән аның машинасында юлга кузгала. Ике дусның да университеттагы соңгы сессиясе башланачак. Шуңа күрә ничек тә башкалага көнендә барып җитешергә кирәк. Аркадашы машинаны бар көченә куа, янәшә утырган Марат исә, нарасый баладай, тыныч кына йокымсырый. Уфага җитәрәк, дусты, ташбака көенә барган автоколоннаны узарга теләп, юлның сул ягына чыга, әмма манёврны төгәлләп өлгерә алмый – каршыда ыжгырып килгән КАМАЗ күренә. Кайсыдыр мизгелдә, авариягә ике-өч секунд кала, Марат күзләрен ача һәм йөк машинасы кабинасының кызыл төстә икәнлеген генә абайларга өлгерә. Җиңел машина, елан авызына эләккән тычкан кебек, КамАЗ астына килеп керә. Марат үз гәүдәсен МЧС хезмәткәрләре кискәләгән машинадан саклык белән генә алганнарын хәтерләми. Татарстан машинасы булгач, табиблар имгәнгән егетне Казанга җибәрергә тели, әмма Уфадан килеп җиткән полиция хезмәткәрләренең берсе – подполковник Эдуард Ситдыйков Ютазыда үскән балачак дусты Маратны танып ала. – Казанга кадәр 500 чакрым, ул бу арада исән калмаячак, – ди якташы. – Уфага илтик.

Үзе шундук Уфа клиник хастаханәсе белән элемтәгә керә. Авыр тән җәрәхәтләре алган егет хастаханәдә генә аңына килә.

Бу хәтлесен миңа Баулыда Маратның әнисе Гайшә ханым сөйләгән иде. Хәзер әңгәмәбез Маратның үзе белән аның тырышлыгы аша узган елны ачылган «Мин булдырам!» («Я смогу!») спорт-тернәкләндерү үзәгендә бара. Мондагы катлаулы тренажерларга күз салуга, сөяк сынулары кичергән, төрле тән җәрәхәтләре алган авыруларга аякка басу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылганын чамалыйсың.

– Күзләремне ачуга, иң элек палатаның ап-ак төстәге түшәмен күрдем, – диде Марат, әңгәмәгә керешеп. – Аннары караватым янында утырган әниемне… Елый-елый, күзләре шешенеп беткән. Аңа карау белән
шундук дөньямның җимерелүен аңладым. «Улым, буласы булган инде, зинһар, үз-үзеңне әрләп, язмышыңны каһәрләмә. Син – төп таянычым, – диде ул шунда. – Таза вакытларыңны, биегән, йөгергән чакларыңны күз
алдыңа китер, һичшиксез, савыгырсың».

Табиблар яшермәде: умыртка баганасының муен өлеше сынып чәрдәкләнгән, арка мие бик нык кысылган. Йөрү түгел, утыра да алмаячаксың, диделәр. Тәнемдәге бер генә мускулым да хәрәкәтләнми иде. Чәнти бармагым да селкенми иде хәтта. Эчке әгъзаларым да берни тоймый. Хәлем, чынлап та, әйбәт түгел. Бөтен җирем сызлый, сулыш алуы да кыен. Параличлангач, башымны гәүдәмнән аерылгандай сиздем. Язмышның синнән ачы итеп көлүен менә шундый чарасыз чакта аермачык тоясың икән ул. Әнием мине ташламады. Ике айдан артык бер селкенмичә урын өстендә ятсам да, хәтта аркаларыма чиләнергә ирек бирмәде. Массажның берничә төрен өйрәнеп, миңа көне-төне массаж ясады, фитотерапияне үзләштереп, төрле дару үләннәре белән дәвалады. Ул чакта сөйгән ярымның янымда булуы, аның яратуы миңа яшәргә көч бирде. Тизрәк аякка басарга хыялландым. Шуңа да әнине юатырлык сүз әйтергә көч таптым:

– Әнием, мин барыбер синең таянычың булып калачакмын, борчылма, – дидем. Шулай итеп, авария минем гомеремне ике өлешкә бүлде. Аның икенчесен – фаҗигадән соңгысын өр-яңадан башларга кирәк иде.

Пазллар бармакка җан өрә

Гайшә ханым палатада яткан улына «төп таянычым» дип юкка гына әйтми. Маратның әти-әниләре Ютазы районыннан. Әнисе Гайшә – Ютазы балалар бакчасында ашчы, әтисе Мөдәррис төзелештә шофер булып эшли. Бер-берсен яратып кавышкан әлеге гаилә Азат, Марат һәм Гөлназ исемле мәхәббәт җимешләрен үстерә генә башлаганда, әтиләре Мөдәррис кинәт вафат була. Өйдәге өч баланы бер ялгызына күтәрергә туры килә яшь анага. Сабыйлары кул арасына керә башлагач, Марат арада иң йорт җанлысы булып таныла. Ул әнисе эштә вакытта өйне ялт итеп җыештырып куя, иртән кечкенә сеңлесенең чәчләрен үреп, бакчага илтә һәм кичен барып ала, дәрестән кайткач, үзеннән ике яшькә генә олы абыйсы белән шугалакка йөри. Көндезләрен кибеттән әнисе әйтеп калдырган кирәк-яракларны алып кайта. Кич әнисенә аш-су әзерләргә булыша. Гайшә ханым улының өйдәге эшләрне үзе белеп башкаруына, мөстәкыйль фикерли белүенә эчтән сөенә генә. Армиягә бару да – Маратның үз карары. «Үсеп җиткәч, мин сиңа шоколадлар гына ашатырмын, әнием», – ди ул әнисенә, бервакыт чәй эчәргә шикәр беткәч. Сүзендә тора. Эшли башлагач, өйгә ризыкларның тәмледән-тәмлесен сатып ала. Тышта елның нинди фасылы торуга карамастан, өстәлдә әнисенең кайчандыр базар рәтләрендә кызыгып кына карап узган төрле затлы ризыклар, җиләк-җимеш өзелми. Улындагы әнисен, илен ярату, эш сөю кебек кешелеклелек сыйфатлары шулай күз алдында җанлана. Инде үсеп җитеп, диплом алам, өйләнәм – тормыш түгәрәкләнә дип йөргәндә генә, дөньяның асты өскә килә. Менә хәзер аның бәгырь җимеше, яралы болан баласы сыман, хастаханә караватында хәрәкәтсез ята. Аның кул-аяк бармакларын гына булса да хәрәкәткә китерү өчен үз җанын бирердәй булып борчыла ана. Шул вакытта Маратның туган көненә дусты Алексей Маликов беренче пазлны бүләк итә һәм куллардагы моториканы үстерүне әлеге шөгыльдән башларга киңәш бирә. Башта ана белән бала аларны икәүләп җыя, аннары Гайшә ханым картиналарны Маратның үзенә генә җыярга куша.

Ышанганнар – ышансын, ышанмаганнар – юк, көннәрдән бер көнне Маратның бармак битләренә җан керә, алар кыймылдый башлый. Әнисе, улы үз хезмәтен тулы картина итеп күзалласын өчен, кибеттән матур кысалар алып кайта. Төрле төстәге вак детальләрдән җыелган табигать күренешләрен икәүләшеп пыялалы кысага урнаштыралар. Барлыгы 700 картина килеп чыга! «Әйдә, әни, без аларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә бүләк итик, – ди шулчак улы. – Тәрбиячеләр, укытучылар миндәй авыру балалары булган ата-аналарга әлеге шөгыльнең файдасы турында сөйләсен». Шулай итәләр дә! «Синең кыйпылчыклардан җыелган гомерең истәлеге балаларга шатлык бүләк итсен», – ди ана соңыннан улына. Пазллардан картиналар җыюны Марат хәзер дә ярата. 

Якташлар ят итмәде

Хәрәкәтсез ятуының озакка сузылуына башка сәбәп тә бар. Баш мие һәм үпкәсе шешү аркасында, Маратның температурасы төшми, шунлыктан табиблар аңа операция ясарга җөрьәт итми. Дәвалар алгач, ниһаять, шешФото Ильясовларның шәхси архивыннан. Алгы планда – Марат һәм әнисе Гайшә ханым ләре кайтып, егетнең умырткалыгына операция ясала. 

Чәрдәкләнгән буын урынына аның титаннан ясалганы куела. Әмма бу башны мендәрдән күтәрергә генә мөмкинлек бирә әле. Нәкъ менә шушы халәтендә ул хастаханәнең физкультура инструкторы Вадим Мөхәммәтҗановны очрата. «Вадим үзенең шифалы куллары белән минем гәүдәмне хәрәкәткә китерде, – ди Марат, шул көннәрне искә төшереп. – Аның бүлмәсенә (әлбәттә, әни ярдәмендә һәм каталкада) иртәнге сигездә кереп китә идем дә өчтә, кыйнап ташлангандай, бәрсәләнеп килеп чыга идем. Ул көн дә шулай, елата-елата, төрле физик күнегүләр ясарга булышты». Алга таба Маратның вакыты Баулы, Уфа, Казан тернәкләндерү үзәкләрендә, ял йортларында, хастаханәләрдә уза. Үрмәләргә, утырырга өйрәнә. Өендә исә көн саен ун-уникешәр сәгать инструктор кушкан күнегүләрне ясый.

Шулай әкренләп коляскада йөрергә, аннары ходунок, култык таягы, чаңгы таяклары белән аякка басарга өйрәнә. Гомерлеккә дип ябышкан зәхмәт әкренләп чигенә башлый. Марат башта көненә 5–10 адым атлый, аннары әкрен генә 50–100 метр ара үтә. Дәвалануларның байтак өлешенә түләргә туры килә. Менә шул чакта егеткә дуслары, туганнары ярдәм итә. Аеруча Ютазыдагы балачак дусты, банкир Алмаз Дәүләтшин, аның әнисе, элеватор директоры Гөлүсә ханым Дәүләтшина, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге «Пакер» заводы директоры Марат Нагуманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин һәм башка бик күпләр фаҗигагә юлыккан егеткә матди яктан булышлык итәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үтенече белән, «Татнефть» җәмгыяте Маратның ипотека өчен җыелган бурычларын, аннары фатир хакын тулысынча түләп куя. Әмма бар да җәннәттә генә тигез, диләр бит. Маратка анда «эләгү» өчен тагын бер сират күперен узу кирәк булып чыга. Сәламәтлеге ныгый башлагач, аны сөйгән кызы ташлап китә. Авария ясаган дус егете дә хәл белергә килүдән туктый. Әлеге хәлләр аның болай да яралы рухын нык кимсетә. Егетнең, күңеле төшеп, күнегүләргә кулы бармый башлый. Шунда ул, төрле шөбһәле уйлардан арынырга теләп, әнисеннән Коръән китабын алып килүен сорый. Изге китапны ике кат укып чыга. Дейл Карнегиның «Ничек борчылудан туктарга һәм ничек яши башларга?» дигән әсәре белән таныша. Әлеге китаплар аның бөтен уйларын тәртипкә сала. Азакта егетнең киң күңелле рухи дөньясы сөйгән ярын да, дустын да кичерә. – Элек, күнегүләр башкарганда, нәрсәгәдер ирешә алмасам, үз-үземне эчтән генә: «Их, син, гарип шайтан!» – дип битәрли идем, – ди Марат, әүвәлге хәленә көлемсерәп карагандай. – Хәзер булганына шөкер итәм. Аллага шөкер, янәшәмдә шундый әнием, туганнарым, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган олы йөрәкле дусларым бар дим. 2012 елда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров (хәзер мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын) оештырган «Кайгырту» фонды программасы ярдәмендә Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендәге тернәкләндерү үзәгендә дәваланып кайтуын да ул Аллаһ рәхмәтеннән күрә. Маратның Германия табибларына өмете зур була. «Бәлки, Европаның мәшһүр клиникасында тулысынча аякка бастырырлар», – дип уйлый.

Әмма безнең табиблар умыртка баганасының ни дәрәҗәдә җәрәхәтләнгәнлеген күрмәгән икән. Германия томографлары арка миенең тулысынча диярлек өзелүен ачыклый. Ул миллиметрдан да юкарак җепселләрдә генә эләгеп калган, шуңа күрә алманлылар операция ясаудан баш тарта.

Алманнарны шаккаттыру

– Андагы табиблар минем аякка басуыма таң калды, – дип уртаклашты Марат Германиядәге вакыйгалар белән. – Йөрүемне могҗизага тиңләделәр. Мин анда бик әйбәт клиникада дәваландым. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен файдалы булган күп әйберләргә өйрәндем. Аннан кайткач, безнең өйгә, ярдәм итүемне сорап, авариягә тарыганнарның, ДЦП белән чирләүчеләрнең туганнары килә башлады. Әни белән, ике дә уйламый, чакырган җиргә чыгып китә идек. Бушлай хезмәт күрсәттек. Шулай Ходайдан ярдәм көтеп, күзләрен түшәмгә төбәп яткан байтак авыруларны массажлар, күнегүләр ясап, кулларына кашык тотарга, торып утырырга, аякка басарга өйрәттем. Мин аны үземнең бурычым итеп санадым, халык күрсәткән изгелекне аның үзенә кайтарырга тиеш идем.

Шушы чакырулардан соң, Марат Ильясов бик күпләрнең савыгу юлларын белмәгәнгә генә гомерлеккә урын өстендә калуларын күрә һәм махсус стационарда кешеләргә ярдәм итү турында уйлана башлый. Җитмәсә, Казанда табиб булып эшләүче авылдашы Илдар Җиһангиров, аның өенә сугылып: «Практикаң бар, инде теорияне өйрән», – дип, йөрәген яндырып чыгып китә. Шуның өстенә «Пакер» заводы директоры Марат Нагуманов та: «Синең үзеңә күптәннән башкаларны дәвалый башларга вакыт инде», – дип әйдәкләп тора. Егет, моның өчен махсус белем кирәклеген чамалап, 2013 елда Казан дәүләт медицина университетына читтән торып укырга керә.

Бер үк вакытта, күнегүләрен көннән-көн камилләштерә барып (аның I төркем инвалид булуын да онытмыйк), үзе кебек мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларга ярдәм итәрлек тренажерлар уйлап таба тора. Аның өч бүлмәле фатиры тулысы белән хуҗасының саулыгын кайгыртып җиһазланган. Моны подъездга кергәч тә тоярга мөмкин. Диварга беркетелгән никель тотынгычлар фатирына кадәр озата бара. Өйдә коридор буйлап гимнастика борысы беркетелгән. Аны Германия табиблары куярга киңәш биргән. Ә бер бүлмә тулысы белән тренажерлардан тора. Нинди генә күнегү җайланмалары юк анда! Берсе бары тик кулларны хәрәкәтләндерергә ярдәм итү өчен генә уйлап табылган, икенчесендә 200 дән артык күнегү ясарга мөмкин.

Тормышта иң кирәкле адым Ничек дәвалануы турында медуниверситетта курс эше язганда, аның башына үзенең шәхси тернәкләндерү үзәген төзү идеясе килә. Шушы проекты белән Россия Президентының (2018) һәм «Татнефть» АҖнең (2019) «Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау», «Спорт» номинацияләрендәге грантларын оту бәхетенә ирешә ул. Узган елның 9 маенда исә – Бөек Ватан сугышында гына түгел, үз-үзеңне җиңү көненә туры китереп – бөтен Баулы халкын шаккаттырып, район үзәгендә арендага алынган бинада «Мин булдырам» («Я смогу») дигән спорт-тернәкләндерү үзәге ачыла. (Ә тиздән шәһәр муниципалитеты бүлеп биргән 210 кв.м мәйданлы бинага күчәчәкләр. Бүгенге көндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән анда ремонт эшләре башкарыла.) Шуны гына көтеп торган кебек, Татарстаннан, күрше төбәкләрдән умыртка баганалары, терәк-хәрәкәт аппаратлары зыян күргән, озак хәрәкәтсез ятып, мускуллары зәгыйфьләнгән, ләкин аякка басу өметен югалтмаган халык агыла башлый. Үзәкне тренажерлар белән җиһазлау өчен, Бөгелмә машиналар төзү заводы, күрше Башкортстандагы Урал спорт җиһазлары һәм «Пакер» фәнни-җитештерү заводлары Марат Ильясовның шәхси заказлары буенча эшкә керешә. – Үзәк әлегә зур булмаган ике залдан тора, – ди Марат, эше белән таныштырып. – Инвалидлар өчен үземнең авторлыкта әзерләнгән 15 тренажер кайтарттык. Арада күнегүләрне суда ясый торганнары да бар. Үзәктә атнасына ике тапкыр 5 әр сәгать дәрес уздыра идем. Калган көннәрдә күнегүләрне өйләребездә дәвам иттердек. Башта 22 кеше йөрде, хәзер 50 гә җиттек. Коронавирус чыкса да, туктап торганыбыз юк. Шәһәрнең ябык стадионында шөгыльләнәбез. «Машинка» дип аталган яңа спорт җайланмасы уйлап таптык. Аны җыярга дусларым һәм туганнарым ярдәм итте. 2012-2014 елларда алар белән бергәләп алты шундый «Машинка» ясадык. Машинканың дүрт нәни көпчәге, педале, руле, ияре бар. Утырып, педальләргә аяклар белән басарга гына кирәк. Хәзер бу җайланмалар Урал спорт җиһазлары заводында эшләнә. Инде тиздән яңа партия кайтачак. Киләчәктә спорт ярышлары уздырырга уйлыйбыз. Безгә килгәндә көч-хәл белән дүрт-биш адым ясый торган спортчыларыбыз хәзер 500әр метр араны машинада «эһ» тә итми очып уза. Башта һәркайсының күңелендәге психологик киртәне «җимерергә» өйрәндек. Алар бит кеше күзенә күренергә күнекмәгән. Менә хәзер һәркем җәмәгать урынында үзен бөтенләй башкача, иркен хис итә. Идел буе физкультура, спорт, һәм туризм академиясендә «Инвалидларны тернәкләндерү» юнәлешендә укуым да эшемә җиңеллек бирә. Узган ел, Уфада Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, үземнең проектым белән ике дус республика президентлары каршында чыгыш ясаган идем. Алар хезмәтем белән бик кызыксындылар.

Менә шулай, дуслар! Сөйләгәннәрем Марат тормышыннан бер өземтә генә. Кайчандыр юл фаҗигасенә очрап, терелергә өмет юк дигән хөкем ишеткән Марат бүген үз аягында йөрү генә түгел, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә һәм авторлык методикасы буенча яңа тренажерлар уйлап таба. Әйе, ул күңелендә тормышның аннан башка гына үтеп баруына бернинди өмет калдырмаган. Өендә берьялгызы калып, күңелендәге йөзләгән каршылыклы уйлары белән көрәшә-көрәшә, көненә уникешәр сәгать дәвамында тешләрен кысып, тыңлаусыз аякларын атларга, хәрәкәтләнергә өйрәткән. Һәм, ниһаять, барлык мәхшәрләр артта калгач, тормышта иң кирәкле адым ясарга вакыт җитүен аңлаган. Ул – изгелеккә таба атлау, үзе кебек язмышка дучар булганнарга ярдәм итү. «Мин булдырам» – кайчандыр яшәүдән өметләре сүнгән дистәләрчә кешеләрнең көн саен тормышка кайтуларын исбат иткән оешма девизының исеме ул, шуңа күрә дә бирегә тормышта актив яшәргә һәм «Мин булдырам» дип, авыруны-авыртуны җиңәргә теләүчеләр килә.

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий