Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлил ис. V Республика фәнни–гамәли конференциясе

Балтач районының Б. Зиатдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган...

Балтач районының Б. Зиатдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды, Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конференция эшендә Балтач, Арча, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Саба, Биектау, Кукмара районнарыннан 8 – 11нче сыйныф укучылары катнашты. 
Чара халкыбызның һәм аның геройларының уңай сыйфатларына нигезләнеп, өлкән буын үрнәгендә Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, фәнни һәм иҗади эшчәнлеккә кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның уңышлы үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан бишенче тапкыр үткәрелә.
Укучыларның чыгышларын жюри әгъзалары – ТР Мәгарифне үстерү институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге  Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бәяләде.
Халыкара туган тел көне кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика районнарына «Фәнни десант» - галимнәр һәм язучылар тарафыннан мәктәпләргә бару оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ