Логотип Магариф уку
Цитата:

Музейларда – гыйлем мәгарәләре

Халыклар Дуслыгы йортында  “Музей – белем мәйданы” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР төзелүнең – 100, ТР Милли музееның 125 еллыгына багышлана. Аны...

Халыклар Дуслыгы йортында  “Музей – белем мәйданы” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР төзелүнең – 100, ТР Милли музееның 125 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – үсеп килүче яшь буынның белем сыйфатын күтәрү, белем бирү процессында музей ресурсларыннан файдаланучы укытучыларның эш тәҗрибәсен популярлаштыру зарурлыгына бәйле рәвештә музей һәм мәктәпнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итү.
ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында 3 нче декабрьгә кадәр узачак әлеге конференциядә семинарлар, түгәрәк өстәлләр оештырыла, музей белеме бирү чаралары һәм экспозицияләр тәкъдим ителә. Атна дәвамында шәһәрнең төрле мәдәни мәйданчыкларында тематик секцияләр эшләячәк, яңа экспозицияләр һәм күргәзмәләр, мастер-класслар һәм музей дәресләре тәкъдир ителәчәк. Уку учреждениеләре директорлары, директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре һәм укытучылар төрле программалар, Казан һәм Татарстан музейларының мәдәни-белем бирү эшчәнлегенең интерактив һәм инновацион юнәлешләре белән танышычаклар.
Татарстан музейлары моңарчы да мәгариф өлкәсендәге төрле бурычларны хәл иткәндә ныклы ярдәмчы булды һәм алга таба да яшь буынны тәрбияләүдә яңа идеяләр бирер дип ышанып калабыз,- диде конференциягә килгән мәгариф хезмәткәрләре.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ