Ниятләр тормышка ашсын!

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге музей утары шушы көннәрдә тагын кунаклар җыйды – биредә танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» китабын тәкъдир итү мәҗлесе узды. Китабының исемен шагыйрә сәнгати матурлыкка ирешү өчен генә «Каюм коесы» дип атамаган. Чынлап торып та дөньяда андый кое бар. Шырдандагы туган нигезендә шәкертләре Каюм хәлфә дип йөрткән мәгърифәтче Каюм Насыйриның үз куллары белән казып калдырган коесы бар. Авыл халкы аны хәзергә кадәр карап тора, суын да чиста-ару ихтыяҗларга – аш-су әзерләү өчен генә кадерләп тота. Байтак еллар элек, галимнең Ачасырда яшәгән агасы Каюм хәлфәнең Шырдандагы әлеге йортын үз нигезенә күчереп сала. Ачасырга, шушы өй белән бергә, коедан кала барлык хуҗалык кирәк яраклары, шул исәптән Каюм Насыйридан калган истәлекләр дә күчә. Алар арасында галимнең үз кулы белән ясаган йорт җиһазлары – савыт-саба шкафы, өстәл-урындыклар, сәке, дивар көзгесе хәзер дә сакланып калган.

Йорт 1997 елда музей итеп үзгәртелгәч, бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә туристлар килә башлаган. Бу эштә шушы авылда туып үскән республика милли музее хезмәткәре Рәмзия Абзалина күп көч куйган. Музейда 19 йөз ахры — 20 йөз башына караган тарихи мирас — гади авыл кешесенең тормышын чагылдырган меңнән артык экспонат урын алган. Арада Каюм хәлфә тарафыннан әзерләп калдырылган үлән чәе рецептларын кунаклар үзләре белән язып алып китә хәтта. Галимнең гарәп графикасында үз куллары белән төзеп калдырган урысча-татарча сүзлеге дә килүчеләрдә зур кызыксыну уята.

Казандагы Париж Коммунарлары урамының 35нче йортында да Каюм Насыйри музее эшләп килә. Галим якын туганы Мөхәммәдбәдыйг Хөсәенов төзегән бу йортта 1887-1902 елларда гомер кичергән. «Музейның җитәкчесе Раушания Шәфигуллина Каюм Насыйриның тормыш юлын, фәнни иҗатын яктыртуга күп көч куя. Аның турында озаклап, бирелеп, горурланып сөйләргә ярата», – дип таң калып китәләр музейда булган кунаклар. Галимнең үзеннән соң килгән буыннарга гаҗәеп бай мирас калдыруын сокланып сөйлиләр. Яшел Үзән ягы шагыйре Фаил Шәфигуллин белән шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның кызы Раушания ханымның күңелендәге халкыбыз мирасына мәхәббәт әнә шулай бик тирәннән, ике олуг шәхеснең шигъри коелары төпкеленнән килгән йөрәк авазы да ул әле.

Эльмира Шәрифуллина «Каюм коесы» поэмасын язарга нәрсә этәргән соң? Бу сорауга Эльмира ханым болай дип җавап бирде:

— Олуг галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри турында кемнәр генә һәм нәрсәләр генә язса да, Шырдан авылында Каюм хәлфә коесы барлыгы соңгы елларгача беркемгә мәгълүм түгел иде. Шулай «Мәгърифәт» журналында эшләгән елларымда көннәрдән беркөнне редакциягә Шырданнан хат килде. Анда: «Безнең авылда Каюм Насыйриның үз куллары белән казыган коесы бар һәм халык аннан бүген дә файдалана», – дип язылган иде. Хатны уку белән, мин Шырданга командировкага киттем. Поэма менә шулай, Каюм хәлфә коесы янында уйланып утырганда туды. Каюм Насыйри милләтебезнең йөзек кашы булып күңеңелемә кечкенәдән сеңгән шәхес. Тормышы авыр булып та, үз юлыннан тайпылмаган, иманын югалтмаган, милләт өчен эшләвен дәвам иткән шәхескә мәхәббәт уянып, шушы әсәр иҗат ителде.

Шагыйрә сүзләренчә, «Каюм коесы» поэмасы мәгърифәтче галимебезгә багышланган беренче эпик әсәр булып тора. Әлеге китап алты поэманы үз эченә алган, алар шул исәптән Габдулла Тукай, Фаил Шәфигуллин кебек татар халкының күренекле шәхесләренә дә багышланган. Китаптагы «Без – Тукайлы халык» әсәрен иҗат иткәндә шагыйрә Балтач районы Сосна Пүчинкәсе авылы зиратына кайтып, кечкенә Апушның әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зиярәт кылган. Тукайның әнисе турында беренчеләрдән булып әсәрләр иҗат итүче шәгыйрә дә әле ул Эльмира ханым.

Шунысын дә әйтик, быел Татарстан Милли музее Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» китабын республикабызның Габдулла Тукай исемендәге премиясенә тәкъдим итәргә ниятли. Бик изге ният! Аның тормышка ашуын да теләп калыйк.

  Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий