Нөнәгәргә барсаң әгәр…

Яшь буын үзен туган-үскән җиренең чын хуҗасы итеп тоеп җитлексен өчен хәзер, күп кыйммәтләргә карашларның үзгәргән бер чорында, аның туган як табигатенә гашый булып үсүе генә аз. Урман-болыннар кочагында урнашып та, эчтән бушап калган зур авылларны күргән бар. Электр баганаларыннан чыбыклары, газүткәргечләрдән торбалары өзелгән йортларның тәрәзәләреннән үк, кеше тормаганлыгын белгертеп, моңсулык бөркелеп тора. Бәйрәм вакытларында бу авылларның мәдәният йортлары яртылаш та тулмый. Яшьләр, эш юклыктан, сәнәгать үзәкләренә, шәһәрләргә таралып беткән. Гадәттә, мондый күренешләр үзенең киләчәге турында кайгыртмаган, юкка тук булып яткан районнарга хас. Андыйларның авыл юллары да каралмаган, фермалары җимерек, басуларын тигәнәк белән урман басып киткән. Менә шундый яссылыкта Балтач төбәге үзенә күрә бер дәүләт булып күз алдына килеп баса. Илнең яшәү рәвеше үзгәрүгә карамастан, Балтач үз биләмәсен инвесторлар кулына тапшырып, күмәк хуҗалыкларын җимерергә ирек бирмәде. Киресенчә, булганнарын тагын да ныгыта төште. Элекке фермалар урынына роботлар белән җиһазланган яңа терлекчелек комплекслары төзелгән. Авыллардагы йорт хуҗалары фермерларга, бизнесменнарга әверелеп беткән. Авылның егәрлеген тагын да арттыру өчен мәктәпләрдә хәтта аграр сыйныфлар ачуга барып җиткәннәр. Алар Казан дәүләт аграр университет карамагында булачак. Профиль сыйныфлар 9 мәктәптә ачылган. Борбашлар, әйтик, умартачылык юлыннан киткән, Нөнәгәр урта мәктәбендә агротехнологик сыйныф ачылган. Кызлар – агрономия, малайлар машиналарга техник хезмәт күрсәтү дәресләрен үзләштерә. Малайлар ике төркемгә бүленеп укый. 7-8 сыйныф укучылары теоретик дәресләрне махсус җиһазландырылган кабинетта өйрәнә. Гамәли дәресләргә 10 сыйныф укучылары йөри һәм алар турыдан-туры “Кызыл юл” колхозының остаханәсендә уздырыла. Районның ДОСААФ бүлеге белән килешү нигезендә, һәр югары сйныф укучысы җиңел машина йөртү хокукы алу өчен автомәктәптә дә укый икән әле. Киләчәктә барыбер кирәк булачак ич ул егетләргә.

— Агрономия дәресләрен бер баскычлы итеп оештырдык, — ди укытучы Гөлназ Сафиуллина. – 7- 8 сыйныфларда укучы кызлар белән яшелчә үстерергә өйрәнәбез. Көзен агроуниверситет укытучылары белән берлектә мәктәптәге үсемлекләргә бүлеп бирелгән кишәрлек җиренең уңдырышлылыгын өйрәндек. Нинди ашламалар кирәклеген ачыкладык. Хәзер менә тәрәзә төпләрендә помидор, кыяр, борыч, салат үстерәбез. Мәктәп участогында 130 төп карлыган, 28 төп алмагач, 6 төп грушабыз үсә. Теплицабыз бар. Безнең максатыбыз – мәктәп укучыларын тормышка мөмкин кадәр әзерлекле итеп өлгертү.

Мәктәптә заман рухы сизелеп торсын өчен, узган елгы уку чоры алдыннан уку йортында республика программасы буенча 47 млн сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Район бюджетыннан 2млн 500 мең сумлык җиһазлар кайтарылган. Үзләрен даими күз уңында тотканнары өчен укытучыларның район җитәкчеләренә рәхмәте зур.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий