Олимпиадалар җитди караш таләп итә

2018/19 уку елында  мәктәп укучылары өчен олимпиадалар исемлегенә керү өчен Россия олимпиадалар советына барлыгы 365 гариза кабул ителгән булган, әмма РФ Мәгариф министрлыгында аларның нибары 72сен генә расладылар.

Бөтен көймәнең дә койрыгын берьюлы тотып булмаса да, өмет дигән нәрсә бар бит. Олимпиадалар да шул көймәләрнең берсе булып кала бирә. Мәгариф министрлыгы исемлегендә булган олимпиадада җиңүче яки призер була калсаң, бу инде югары уку йортларына имтихансыз керә аласың дигән сүз. Бәхетне сынап карарга, булган мөмкинлектән файдаланырга кирәк, әлбәттә. Җитмәсә олимпиадаларның ниндиләре генә юк.

Аларның санын киметү хакында сүз күптәннән барды. Россия мәгариф министры Ольга Васильева да, барлык олимпиадалар да нигезләнгән булырга тиеш дип бара. Кыскартулар иң беренче чиратта олимпиадада катнашучыларның нәтиҗәләре БДИдагы баллар белән тәңгәл килмәгән олимпиадаларга кагыла. Ольга Васильева, мәктәп олимпиадалары призерларының 40 проценты имтиханда  60  баллдан да күп балл ала алмый, ә чыгарылыш укучыларының 30 проценты олимпиадада катнашкан предметны БДИ тапшыру өчен сайламый, моннан соң олимпиада нәтиҗәләренә җитдирәк һәм катгыйрак карарга тиешбез, дип чаң суга.  Олимпиадада катнашучы «олимпия чемпионы» була торып, БДИ да 60 һәм аннан да кимрәк балл ала икән, бу инде уйланырга мәҗбүр итә, дип белдергән иде ул.

Мәктәп олимпиада хәрәкәтендәге коррупция хакында да сүз булмады түгел. Монда да мисал буларак, шул Бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрнең 40 проценты Бердәм дәүләт имтиханында үзләре язган предмет буенча минималь баскычны уза алмаулары дәлил буларак китерелә.

 

 

 

Добавить комментарий