“Өйдә Тукайны укыйм”

Г. Тукай әдәби музее бөек шагыйребезнең туган көненә багышлап социаль челтәрләрдә “Өйдә Тукайны укыйм” флешмобы игълан итә.

Сезне әлеге флешмобта катнашырга чакыра.

Шартлары гади:

1. Габдулла Тукай шигырьләрен укып видеога төшер һәм аккаутыңа урнаштыр.
2. Безнең аккаунтны билгеләп @muztukay сылтамасы белән эл.
3. #Тукаймузееказан #Тукайайлыгы #ӨйдәТукайныукыйм хештегларын куярга онытма.
Флешмобның үткәрелү вакыты: 10 апрель – 26 апрель.

Катнашырга ашык, Габдулла Тукай әсәрләрен укы!
Сәламәт булыйк, Габдулла Тукайның шигырьләрен күбрәк укыйк.

Добавить комментарий