Логотип Магариф уку
Цитата:

Өйдәгеләрне нәрсә белән сыйлыйсыз?

Башкалар ничектер, без өйдә утыру мөмкинлеге бирелгәннән бирле кухняны башкала итеп ясадык та, авылдан Казанга агылган халык кебек, һаман шул тирәдә бөтереләбез. Кире эшкә чыкканда офис ишегенә сыйсак...


Башкалар ничектер, без өйдә утыру мөмкинлеге бирелгәннән бирле кухняны башкала итеп ясадык та, авылдан Казанга агылган халык кебек, һаман шул тирәдә бөтереләбез. Кире эшкә чыкканда офис ишегенә сыйсак ярый инде дип көлешәбез дә әле. Бәлеш тә пеште, кыстыбый да — кеше күп булгач, бер утыруда тәлинкәләр ялт итә. Ә  пешерүче хатын-кызлар табын янындагы киләсе җыелышка нәрсә өлгертим икән дип баш вата.


Дуслар, ә сез өйдәгеләрне нәрсә белән сыйлыйсыз? Рецептларыгыз белән уртаклашыгыз әле. Ә без аларны башкаларга да җиткерербез.


Ә бүген үземнекеләрне жюльен белән сыйларга булдым әле. Рецептын язып куегыз, бәлки кирәгеп чыгар.


 
Жюльен
Кирәкле әйберләр:
тавык ите – 300 г
шампиньон – 200 г.
сыр – якынча 100 г
үсемлек мае – 2-3 аш кашыгы
Тарталеткалар – 15-20 данә
тоз, борыч – тәменчә
Соус өчен
250 г каймак
1 аш кашыгы он
250 мл – сөт
40 г атланмай
Эш барышы
1. Юылган гөмбәләрне нечкә пластинкалап кисәбез. Үсемлек мае салынган табага салабыз һәм вакыт-вакыт бутап тыныч утта кыздырып алабыз.
2. Гөмбәләр чыккан су беткәч, табаны плитәдән алабыз. Алдан пешерелгән тавык итен суытабыз, җепселләргә бүләбез һәм соломкалап турыйбыз һәм гөмбәгә кушабыз. Тәменчә тоз һәм борыч өстибез, әйбәтләп болгатабыз.
3. Майны әкрен генә утта эреткәч, аз-азлап он өстибез һәм әйбәтләр болгатабыз.
3. Әлеге кушылманы кайнау дәрәҗәсенә биткерәбез. Өстенә суытылган сөт салабыз һәм төерләр барлыкка килмәсен өчен бутап торбыз. Сөт кайный башлауга, катнашманы судан алабыз.
5.Сөтле катнашмага каймак салабыз һәм әйбәтләр бутыйбыз.
6. Шампиньон һәм тавык кушылмасын тарталеткаларга салабыз.
7. Һәрберсенә күп итеп соус салабыз.
8. Соус өстәнә вак угычтан кырган сыр салабыз һәм 180 градуска җиткерелгән мичтә 15 минут дәвамында пешә. Сыр эреп әзрәк кызара башласа, тарталеткаларны мичтән алмыйбыз.
8. Табынга кайнар килеш чыгарабыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ