Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсиягә ничә яшьтән чыгарга?

Нинди мөгез чыгарулы сорау инде бу дияргә ашыкмагыз әле. Мәгълүм ки, Россия пенсия реформасы алдында тора: Дәүләт Думасы пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул да итте инд...

Нинди мөгез чыгарулы сорау инде бу дияргә ашыкмагыз әле. Мәгълүм ки, Россия пенсия реформасы алдында тора: Дәүләт Думасы пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул да итте инде. Аерым төбәкләрдә дә дәррәү торып каршы чыгучылар күренми. Ник дисәң, пенсия реформасын Россиянең 77 төбәгендә хуплаганнар да инде, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты да. Ничек хупламасыннар, ди: Дәүләт Советындагы һәр биш депутатыбызның өчесе инде пенсия яшендә. Пенсия яшенә җитмәгәнәре дә күпчелек гади халыкка тиешле барлы-юклы 10–12 мең мең сум күләмендәге айлык пенсия акчасына мохтаҗ түгелләр инде анысы.
Фото: pfrf.ru Фото: pfrf.ru

Пенсия реформасына нигә шулкадәр зур өметләр баглыйлар икән дисәң, сәбәбе бар икән. Моннан соң бездә хатын-кызлар лаеклы ялга – 63 яшьтән, ә ир-атлар 65 тән чыга башлаячак. Ипләп кенә, ягъни йомшак җәеп ... катыга утыртырга ниятләре. Төгәлрәк әйткәндә, Россиядә пенсиягә ике елга бер тапкыр гына чыгу булачак, ягъни пенсиягә чыгу яше бер елга артып барачак. (Хәтерләсәгез, СССРда коммунизм төзибез дип дөнья шаулаткан партиянең XXII съездыннан соң да бездә ир-атларның пенсиягә чыгу яшен – 65кә, ә хатын-кызларныкын 60ка җиткереп караганнар иде инде. Тик коммунизм төзеп булмаслыгын аңлагач, ике-өч елдан элеккегә кайтканнар иде.) Аңлатуларынча, киләсе елда Россиядә бер генә кеше дә пенсиягә чыгу артыннан йөрмәячәк – пенсия яшенә җиттем дип йөргән 1959 елгы ир-атларыбыз һәм 1964 елгы хатын-кызларыбыз, тагын бер елга түзеп, 61 һәм 56 яшьләре тулгач кына 2020 елда гына пенсионерлар командасына килеп кушыла алачаклар. Иртәрәк туганнарына «сөенеп». Ник дисәгез, әле киләчәктә яшьрәкләргә үзләренә 65 я 63 яшь тулганын ук көтәргә туры киләчәк бит. Рәхмәт яусын инде ил түрәләренә: пенсия яшен арттырулары аркасында без – ир-атларның 5 ел да 8 айга озаграк яши башлыйсы икәнбез. Ә гүзәл затларыбызның гомерләре 4 ел да 6 айга озынаеп, 82 яшь алар өчен «киленнәрски» генә буласы, ди. Әлбәттә, бар кешене дә 65 я 63 яшькәчә эшләтмәсләр төсле. Пенсиягә иртәрәк чыгу хокукы сәламәтлекләре өчен зыянлы, хәтәр эшләрдә эшләүчеләрдә калачак. Шулай ук күп балалы аналар да пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Табиблар, укытучылар, мәдәният-сәнгать хезмәткәрләре өчен дә үзгәрешләр булмас төсле.


Кешенең озын гомерле булуы аның нинди һөнәр иясе булуына да нык бәйле икән. Бу җәһәттән, галимнәр, иҗат кешеләре һәм разведчиклар иң озак яши, ди. Сәнгать әһелләре арасында иң озын гомерлеләр – арфада уйнаучы хатын-кызлар. Аларның һәр икенчесе 90 яшьтән артыграк яши. Дирижерларның да һәр өченчесе туксанны уза. Галимнәр арасында Нобель премиясен алганнары бик озак яши, ди: һәр алтынчы лауреатка туксанның өске ягына чыгу берни түгел икән.


Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә уртача гомер озынлыгы 71,6 ел. Ирләрнеке – 67,5, ә хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 77 ел.


Пенсиягә чыгып, аның азмы-күпме рәхәтен күрә алсыннар иде дисәң, уртача гомер озынлыгының 75 – 76 яшькә җитүе кирәк. Алга киткән чит илләрдәгечә булсын дисәң инде. Әйтик, Швейцария белән Швециядә ир-атлар – 65, хатын-кызлар 64 яшьтән пенсиягә чыга, әмма анда ирләр уртача – 78, хатын-кызлар 84 ел яши. Германия, Польша һәм Исландиядә 67 яшьтән пенсиягә чыгалар, тик аларда ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 75–78, хатын-кызларныкы 79–82 елга тиң.


Гомер озынлыгы буенча Россия дөньяда 129 нчы урында.


Россия Президенты В.Путин, 7 майда узган инаугурациясеннән соң, Россия хөкүмәтенә илдәге уртача гомер озынлыгын 2024 елга – 78, ә 2030 елга 80 яшькә җиткерүне тәэмин итү бурычын куйды.


«Росстат» үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең бер генә төбәгендә дә, бер генә республикада да ир-атларның уртача яше 65 яшькә җитми, ди. Иң кыска гомерле ирләр Тыва Республикасында (58,05 яшь) яши, ә иң озын гомерлеләре – Башкортстанда – 64,31 яшь. Гомумән, Россиядә 43 процент ир-ат кына 65 яшькә кадәр яши икән.


2005 елдан бирле Россиядә уртача гомер озынлыгы арта үзе. Тик уйланырлык сәбәпләр да юк түгел. Әйтик, хәзер хезмәткә яраклы россиялеләр арасында үлем-китем дәрәҗәсе 1960 елдагыдан берьярым тапкырга артыграк. Мисалга, узган ел илдә пенсия яшенә җитмәгән 450 мең кешенең гомере өзелгән, аларның 51 меңгә якыны –20 яшьrә кадәргеләр.


Соңгы биш-алты елда Россиядә ел саен уртача 2 млн.300 мең кеше бакыйлыкка күчә. Иң кызганычы шунда: күпләр үз үлемнәрен үзләре якынайта. Уйлап кына карагыз: ел саен миллионга якын кешене теге дөньяга эчкечелек алып китә. 640 меңләп кеше тәмәке тарту аркасында килеп чыккан чирләрдән җан-тәслим була. Боларга тагын вакытсыз якты дөнья белән саубуллашкан 150 мең наркоманны һәм үз-үзенә кул салган 55 мең кешене өстәргә кирәк. Әле тагын 70 меңләп кешенең гомере юл фаҗигасендә өзелә я җинаятьчеләр корбаны була.


Белгечләр әйтүенчә, Россиядә генә түгел, бөтен Җир шарында яшәүчеләрнең картая баруы күзәтелә икән. Уйлап кына карагыз: һәр секунд саен планетада ике кеше 60ның өске ягына чыга. Ә бер елга андыйларның саны 58 млн. кешегә җыела. 2000 елда ук Җир шарында өлкән яшьтәгеләр саны 5 яшькә кадәрге балалар санын узып киткән һәм шуннан соң алар гел арта бара икән.


Тикшеренүләр күрсәткәнчә, озын гомерлеләр бигрәк тә Абхазиядә күп, ди. Моның сәбәбе – аларның туклану рәвешендә. Абхазлар нигездә кәҗә сөте эчә, сыр ярата. Иткә исләре китми. Яраткан ашларын фасоль яки тарыдан пешерәләр, иртән һәм кичен туйганчы ашыйлар. Балны күп кулланалар икән.


Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, хәзер Россиядә 110 яшьтән узган 37 кеше яши. Аларның барысы да диярлек Кабарда-Балкар, Чечня. Ингушетия, Дагстанда гомер кичерә. Илдәге иң өлкән пенсионер да Чечняда яши: ул – 1889 елда туган 129 яшьлек әби.


Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, илдә яше 100дән арткан 16 мең кеше яши, шуларның бишесе һаман эшли: аларның дүртесе – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, Краснодар краенда.


Хәзер озын гомерлеләр саны буенча Япония беренче урында, тик бераздан аны Көньяк Корея куып җитәргә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, 2030 елга Көньяк Кореяда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 90, ә ир-атларыныкы 84 елга җитәчәк. Чөнки бу илдә халык сәламәт яшәү рәвешен хуп күрә, медицина да нык алга киткән, халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары да бик тә нәтиҗәле.


Хәзергә башка халыкларга караганда озаграк яшәүче японнар яшел чәйне үлеп ярата. Галимнәр фикеренчә, бу халыкның озын гомерле булуына нәкъ менә яшел чәй «гаепле» икән.


АКШ галимнәренең дә озын яшәүгә кагылышлы тәкъдимнәре бар. Алар фикеренчә. мүк җиләге согы – иң файдалысы.


Дөньяда өлкән кешеләр иң күп яши торган ил – Швеция. Бу илдә алар бар халыкның 24 процентын тәшкил итә (Россиядә ул – 20,7 процент), ә өлкәннәр иң аз яши торган ил – Кувейт: биредә алар нибары 2 процент кына.


100 яшькә җитүче һәр биш кешенең дүртесе – хатын-кыз.


Татарстанда гомер итүче халыкның 30 проценнты – пенсия яшен узган кешеләр. Республикабызда яше йөздән узган 223 кеше гомер кичерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ