Пейзаж

Бүген без Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреты, КФУ ның филология институты дизайн һәм милли сәнгатьләр кафедрасы доценты Фәрит Вәлиуллин остаханәсендә. Дивардагы бер-бер артлы тезелеп киткән көзге пейзаж сурәтләрен күргәч, рәссам быелгы алтын көзнең кадерле мизгелләрен табигать кочагында шактый уздырган икән дип гоманлап куясың. Чөнки беләбез: Фәрит Рәшит улы эшләрен пленерларда натурадан ясый. Ә инде пленерга чыккан рәссам булачак эшләре өчен дә материал тупламый калмый. Я эскиз рәвешендә, я шул мизгелдәге хозурлыкны саклаучы фотолар булырга мөмкин ул. Бүген без әнә шул «запас»ларның берсен – телефонында сакланган кадрларны файдаланып, рәссам белән бергәләп көзге табигатьне киндергә иңдерәчәкбез. Ягъни пейзаж ясаячакбыз. Кызык, заманында Бакый ага Урманче татарчалап «тын табигать» дип атый торган булган аны.

 

Шулай итеп, без үзебезне тын табигать хозурында дип хис итик. Сез дә күптәннән нәрсә дә булса ясап карарга иде дип хыялланып йөри идегезме? Әйдәгез, кыюрак! Янәшәдә мондый остаз булганда, барып чыгачакмы әле ул, юкмы дип икеләнеп торырга да кирәкми. Җитмәсә, рәссам үзе дә хыяллар кайчан да булса тормышка ашарга тиеш дигән фикердә. Ә моның өчен бары кул астында буяулар, кылкаләм һәм рамга тарттырылган киндер булуы гына кирәк.

Эшне нәрсәдән башлыйбызмы? Әлбәттә, «эш зонасы» калдырып, палитра көйләүдән. Фәрит Вәлиуллин фикеренчә, ул никадәр иркен булса, шул кадәр җайлырак. Майлы буяуларны җылы төсләрдән башлап, салкын төсләргә кадәр палитраның кыр-кырларына салып чыгабыз.

– Кайчак студентларның туп-туры савыттагы буяуга манып ясауларын күреп шаккатасың. Бу – тамырдан дөрес түгел. Аның нәтиҗәсе дә булмый. Нәтиҗә булмагач, миннән рәссам чыкмый икән дип гайрәт чигә башлый. Шуның өчен дә кирәкле төсне палитрада табарга өйрәнергә кирәк. Пейзаж эшләгәндә, иң мөһиме – шушы халәтне, ягъни көзге хозурлыкны һәм образны тою. Пленерда чагында кайчак табигать шуның кадәр тиз, хәтта бер минут эчендә үзгәрергә сәләтле, ә фотоаппараттагы әлеге мизгел – ул инде мәңгелек. Мин үземнең студентларга язу манерасын өйрәнер өчен, еш кына импрессионистларның эшләрен кабатларга тәкъдим итәм. Бу бик файдалы шөгыль. Мөмкинлек булганда, моны эшләргә кирәк. Безгә сәнгать училищесында укыганда да, институтта да «күчереп ясау» дәресләре керә иде. Анда инде син чын рәссамның эш ысулын гына түгел, хәтта сулышын тоярга өйрәнәсең, камиллекнең чиге юк икәнен аңлыйсың. Мизгелне тиешле төс, образ белән тотып алу бик мөһим. Бу илһамландыра. Шул ук вакытта без табигатьне сукырларча күчермибез, һәр рәссам, аны үзенчә аңлап, әйткәнемчә, шул мизгелне, халәтне тотарга тырышып эшли. Тагын шунысы бар: этюдка җыенганда, син еш кулланыла торган буяуларны калдырмаска тиеш, юкса иң кирәкле мизгелдә кирәкле төс килеп чыкмаска, тиешле нотага җитеп җитмәскә мөмкин, – ди рәссам.

… Вакыт чикле булганлыктан, без бу юлы да тиз-тиз хәрәкәтләр ясап, «a la prima» ысулында эшлибез. Безнең палитрада, нигездә, сары төс өстенлек итә, әмма ул яшел, кызыл һәм башка төсләр белән кушылып, әллә нинди төсмерләргә кереп, куерганнан-куера бара. Рәссам кайчагында кылкаләмнән тыш мастихин белән дә ярдәм итеп җибәрә. Кылкаләмнең киңрәге кирәкме, нечкәрәгеме – аны, нәрсә эшләвеңә карап, эш барышында берничә тапкыр алыштырырга мөмкин. Алгы, урта, арткы планны эшләгәндә, сызыклар сызганда, янәшәдә яткан чүпрәккә дә эш табыла. Тора-бара һәр агачның үз төсе булуын да, агач күләгәләрен дә шәйли башлыйбыз. Салкын төсләр җылы төсләр белән чиратлаштыра торгач, рәссам белән бергәләп урман юлына «чыкканыбызны» сизми дә калабыз. Ниһаять, агачлар аяк очларына баскандай, башлары белән терәтеп торган болытларга да чират җитә. Палитрада ак белән зәңгәрне кушып «аяз күк йөзе» төсе табыла. Анысын да сак кына иңдерәбез. Һәр штрих картинабызның йөзен ачканнан-ача бара. Әмма әле өздереп кенә «эш тәмам булды» дип әйтергә ашыкмый рәссам. «Карармын, уйлап бетерермен, кибәр, контурлар өстәрмен» белән чикләнә. Хәер, беткән очракта да ул әле аны билгеле бер вакытка кадәр читкә алып куячак һәм көннәрдән бер көнне эшенә «яңа күз» белән караячак.

Ә журнал укучыларына теләге шул рәссамның: «Иң мөһиме – миннән булмый дип куркып калмаска, теләк бар икән, тотарга да эшләргә. Сезнең иҗатыгыз турында кем нәрсә әйтә – анысы мөһим түгел. Һәркем үзе яраткан эш белән шөгыльләнергә, шуннан илһам алырга тиеш. Иманым камил: һәр бала талантлы. Вакыт-вакыт балалардагы потенциалны күреп таң калам. Чөнки нәтиҗә күз алдында: алда максат һәм кулда дөрес буяулар, дөрес кәгазь, дөрес кылкаләм булган очракта, моңа кадәр җитди рәвештә бер тапкыр да рәсем ясамаган балалар да, 2-3 сәгать эчендә ис-акылың китмәле эшләр башкара. Без аларга үз вакытында ярдәм күрсәтсәк, алга таба алар камилләшәчәк кенә. Мин моны «Талантлар университеты»нда эксперт булып катнашкан рәссам буларак та әйтәм».

Моның өчен беренче чиратта сәнгатькә, бу очракта сынлы сәнгатькә ихтыяҗ тәрбияләргә тиешбез. Бәлкем, бала рәссам дә булып китмәс, әмма ул бу шөгыльдән ләззәт алачак, ә бу бик мөһим.

Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий