Логотип Магариф уку
Цитата:

Портрет

Анатомияне, композицияне белсәң, портрет ясауның берние юк сыман. Профессионал рәссамнар өчен бу чыннан да шулай. Әмма кулына каләм алган һәркем ул әле рәссам дигән сүз түгел бит. Ә шулай да, мин кемн...

Анатомияне, композицияне белсәң, портрет ясауның берние юк сыман. Профессионал рәссамнар өчен бу чыннан да шулай. Әмма кулына каләм алган һәркем ул әле рәссам дигән сүз түгел бит. Ә шулай да, мин кемнән ким, дип нидер ясап карыйсы килә. Әгәр чыннан да шулай икән, теләк белән мөмкинлекләр тәңгәл килүгә юрагыз – без сезне тәҗрибәле рәссам, Яшел Үзән Балалар сәнгать мәктәбе директоры Сергей Владимирович Царев янына осталык дәресенә портрет ясарга чакырабыз.

Күчергеч буласыгыз киләме?
Иң элек портретның асылын ачыклап китик. Бу сүз француз теленнән килә (portrait), ягъни нәрсәне дә булса сызыгын-сызыкка туры китереп эшләү дигәнне аңлата. Аны латинчалап парсуна (persona — шәхес) дип йөрүчеләр дә бар. Монысының да мәгънәсе шул ук – матур әдәбиятта булса тел сүрәтләү чаралары аша, ә сынлы сәнгатьтә нәкыш, сын, графика һәм башка ысулларны кулланып кемне дә булса, яки кемнәрне дә булса (соңгысы инде күмәк портрет була) тасвирлап бирү дигәнне аңлата.
Гадәттә, үзенең портретын ясатырга җыенган кеше, рәссамга күчергеч, ягъни натурщик-модель булып утырырга тиеш. Рәссам исә аның йөз чалымнарының, тышкы кыяфәтенең охшашлыгына гына түгел, эчке дөньясын да бирергә омтыла бу очракта. Ирен очында «эленеп» торган елмаюмы ул, күз карашымы яки модельнең киенү стилеме – образ тудырганда рәссам боларның берсен дә күз уңыннан ычкындырмый. Дөрес, еш кына фото буенча эшләнгән портретлар да очратабыз, әмма шунысын белеп тору да комачауламас: болай ясалган «җансыз», «яссы» портретларны сәнгать белгечләре һич кенә дә өнәми. Чөнки ул күренеп тора.
Бүген, шөкер, безнең күчергеч булып утырыр кешебез бар. Рәссам күкрәк, җилкәләрне кертеп, 40х50 форматындагы акварель кәгазендә пастель техникасын кулланып, камерный портрет ясаячак.
https://www.youtube.com/watch?v=QPxzUN1ab1k
 
Өлешләрнең урынын билгеләү
– Бер нәрсәне истә тотарга кирәк: инде ниятләп эшкә утыргансың икән, анда якты булу зарур. Бу бик мөһим һәм яктылык яннан төшәргә тиеш. Шәхсән үзем көн яктысын кулайрак күрәм. Бу булачак портретның күләмен тою, яктылык-күләгәнең ничек төшүен күрер өчен кирәк, – дип сүз башлый рәссам.
Әле бит шунысы да бар: кайбер кеше фотога төшкәндә дә, мәсәлән: «Мине уң як белән төшермәгез, әйдәгез, сул як белән басам», – дияргә мөмкин. Яки киресенчә, профилем матур түгел, дип алдан (фас) төшерергә куша. Шуңа күрә, портретны ясар алдыннан натурщик кем булуына карамастан, ир-атмы ул, хатын-кызмы, яшьме яки өлкән яшьтәге кешеме – аның белән аралашып алсаң – яхшы, дигән фикердә рәссам.
Һаман бер урында «сөртенмәс» өчен, яшь рәссамнар портрет ясаганда иң еш җибәрә торган хатаны да ачыклап китәргә булдым. Баксаң, иң беренче булып күзгә ташланган хилафлык компоновкага, ягъни өлешләрнең урыннарын билгеләүгә бәйле икән.
– Портрет техник яктан яхшы башкарылып та, яссылыкта дөрес урнашмаган булса, ул бөтен эшне юкка чыгарырга мөмкин. Рәсем ясаганда композиция иң мөһиме. Кешенең карашы кайсы якка төбәлгән, ул якта урын күбрәк калырга тиеш. Кайберәүләр киресенчә, арт якта урынны күп калдыра, бу очракта модель борыны белән рамга төртелергә торган сыман. Дөрес, кайбер очракларда мондый образ махсус да эшләнергә мөмкин. Әйтик, геройның тупыйкка кергәнен күрсәтәсең килә икән, ул үзен аклый, – ди оста.
Кәгазьнең өслеге кытыршырак, бу безгә нәкъ менә пастельнең кәгазьгә йогып калуы өчен кирәк. Юкса кәгазь шома булса, буяу шунда ук коела башлар иде.
– Иң элек ясалачак портретның башы кай төштә буласын чамалап, өстән-астан, ян-яктан урын калдырып чикләрне билгелик. Күп кеше эшне башлаганда ак кәгазьдән куркучан. Курыкмагыз. Үзегезне иркен тотыгыз. Җиңел генә сызыклар белән эш башлыйбыз. Портретны алдан (фас) төшермисең икән, аны кәгазьнең тап уртасына ясарга кирәкми. Киресенчә я сулгарак, я уңгарак урнаштыру яхшы. Бер җирне генә алып, мәсәлән, борынны яки күзне, шуны ясап бетергәнче эшләргә кирәкми. Барысын да, әйткәнемчә, штрихларны әз-әзләп кенә өсти барып ясыйбыз. Каты итеп басып ясасаң, бозгыч белән бозу кыенлаша. Рәссамның күзе белән модельнең күзе якынча бер тирәдәрәк, шуны истә тотып эшлибез.
Ике-өч төсне сайлап, яктылык, күләгә төшкән урыннарның чикләрен билгелик – маңгай сөяген, яңак сөякләрен дә йөреп чыгабыз. Аны пастельнең яссы ягы белән дә, кыр-кырлары белән дә эшли алабыз. Сызыклар төрле калынлыкта, катлаулырак булган саен, сурәт кызыграк килеп чыга, – ди Сергей Владимирович.

Икенче катка – бармаклар
Бер кат буяганнан соң сурәт бер төстән икенчесенә күчкәндә тагын да катлаулырак булып күренсен өчен, тора-бара рәссам пастель урынына бармакларын эшкә җикте. Шул рәвешле бер төс белән икенчесен бергә ышкыганда бөтенләй яңа төс килеп чыга. Тон белән эшләгәндә рәсем берара югалып калгандай булды. Шуның өчен автор, кабат рәсемгә әйләнеп кайтып, ятышлы төсләр ярдәмендә күзләргә, иреннәргә акцент ясады.
– Шәхсән үзем сурәтне бозудан курыкмыйм. Бәлкем, беренче карашка пөхтә күренмидер дә, әмма тәҗрибәмә таянып, мин аны икенче бер материал белән бер селтәнүдә төзәтеп җибәрә алам. Шул чакта әлеге төгәлсезлекнең хәтта сиңа файдага гына булуын аңлыйсың. Эш тагын катлаулырак булып китә. Киңәшем шул: эшне бозудан курыкмагыз. Кеше рәсем ясаганда, һәр миллиметрны тикшереп, аны һаман саен курка-курка гына эшли икән, ул коры килеп чыга, профессиональ күзлектән караганда да кызык булмый. Ә инде аны-моны уйламыйча кыю рәвештә ясасаң, ул бөтенләй икенче – тере булачак. Монда һәр штрих уйнарга тиеш!
***
Сергей Владимирович ЦАРЕВ. Тумышы белән Яшел Үзән шәһәреннән.
Башта Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын, аннан соң Санкт-Петербургта И.Е.Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм архитектура дәүләт академия институтының «графика» факультетын тәмамлый. Петербургта 6-7 китап тышын бизәүдә, мультфильмнар эшләүдә катнаша. 2013 елдан Татарстанда. Казан сәнгать училищесының Яшел Үзән филиалында һәм ябылганчыга кадәр В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалында укыта. Россия сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсендә башта Абрик Абзгильдин, аның вафатыннан соң, Фиринат Халиков җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ