Президент 31 декабрьдә ял итәргә тәкъдим итә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьдә ял итү тәкъдимен кертте. 

Республика башлыгы үзенең Instagram cоциаль челтәрендәге сәхифәсендә татарстанлылар арасында сораштыру урнаштырды. Сорау мондый: 31 декабрь — ял көнеме?

«31 декабрьне ял көне итәргә кирәк, дип миңа да күп язалар. Әмма ул чакта шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшкә чыгарга туры киләчәк. Шуның буенча тавыш бирегез, уйларбыз», — дип әйтелә постта.

Фото: instagram.com/rusminnikhanov

 

Добавить комментарий