Логотип Магариф уку
Цитата:

Районыбыз авыллары тарихын барлыйбыз

Безнең Мамадыш районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларның чираттагысына әзерлек эшләре башланды. Районыбыздагы авыл җирлекләре арасында эстафета рәвешендә узачак ул. Әлег...

Безнең Мамадыш районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларның чираттагысына әзерлек эшләре башланды. Районыбыздагы авыл җирлекләре арасында эстафета рәвешендә узачак ул. Әлеге эстафетаның әзерлек этабына старт бирелде инде. Ул район авыллары тарихын эченә алган зур альбом булдыруны күздә тота. Һәр авыл җирлеге үз территориясенә кергән авылларның 100 ел эчендә булган иң истәлекле вакыйгаларын А-3 форматындагы альбом битләренә урнаштырып, билгеләнгән график нигезендә, тантаналы шартларда чираттагы авыл җирлегенә тапшырачак. Әлеге эстафетаның максаты – район халкын төбәгебез тарихын булдыру аша туган як тарихының данлыклы сәхифәләренә якынайту, халыкның ватанпәрвәрлек хисләрен уяту. “Тарихта безнең эзебез” дип исемләнгән әлеге альбомны булдыруда мәдәният хезмәткәрләре, музейда эшлшүчеләр, китапханәчеләр, туган якны өйрәнүчеләр актив кушылыр дип көтелә. Барлык чаралар Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты күзәтчелегендә узачак.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ