Логотип Магариф уку
Цитата:

Разил Вәлиев елның һәр көнен Туган тел көне итеп бәйрәм итү дә аз дип саный

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәр көнне Туган тел көне дип бәйрәм итсәк тә аз булыр дип саный. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "...

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәр көнне Туган тел көне дип бәйрәм итсәк тә аз булыр дип саный. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә әйтте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
"Татарстанда без закон нигезендә ике мәртәбә Туган тел көнен бәйрәм итәбез. 21 февральдә һәм 26 апрельдә - Габдулла Тукай туган көнендә. Закон язган вакытта, миңа 21 февральдә бар бит инде дигәннәр иде. “Елның 365 көнен Туган тел көне дип бәйрәм итсәк тә, безгә анысы да аз булыр, чөнки безнең туган телдә проблемалар искиткеч күп, дидем", - дип аңлатты ул.
"Безнең яңа тарихыбыз туксанын елларда декларация кабул иткән көнне башланды. Шунда без Татарстанның ике дәүләт теле булырга тиеш дип карар кабул иттек", - диде Разил Вәлиев.
"И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә Габдулла Тукай музеенда берничә ел рәттән үткәрелә. Алдагы елларда әлеге чара күбесенчә балалар белән оештырылса, быел аудитория киңәйтелде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел “Туган тел” шигыренең тарихына күбрәк игътибар бирелде.
Фото: tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ