Логотип Магариф уку
Цитата:

Ришат Төхвәтуллин зур юбилей концерты әзерли

Ришат Төхвәтуллин зур юбилей концерты әзерли. Тиздән Башкортостанның атказанган артисты 30 яшен билгеләп үтәчәк. Концерт программасы турында журналистларга җырчы үзе сөйләде.Юбилей концертлары нибары...

Ришат Төхвәтуллин зур юбилей концерты әзерли. Тиздән Башкортостанның атказанган артисты 30 яшен билгеләп үтәчәк. Концерт программасы турында журналистларга җырчы үзе сөйләде.
Юбилей концертлары нибары өч шәһәрдә генә узачак. Сүз Уфа, Казан һәм Мәскәү турында бара. Гастрольләр өчен әлеге шәһәрләрне сайлау сәбәбен аңлатты Ришат Төхвәтуллин.
- Үземнең танылуым белән мин Татарстанга рәхмәтле. Башкортостан - минем туып үскән ягым, - дип белдерде җырчы.

Юбилей кичәләрендә сыйфатлы музыка яңгыраячак. Концертта артистның иҗатташ дуслары Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина һәм Чулпан Йосыпова катнашачагы билгеле булды.
Казанда билет бәясе   800-2500 сум, Уфада — 800-2000 сум, Мәскәүдә — 1000-5000 сум тәшкил итәчәк. 
Айгөл ЮНЫСОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ