Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган

Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Бу хакта «Татар-информ»  агентлыгы Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның сайтына сылтама ясап.
Фото: glavarb.ru
Фото: glavarb.ru

Бүләкләү тантанасы кичә  Уфада узган. Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылында  туган. Кечкенәдән җыр белән кызыксынган Ришат баян, гитара, фортепианода уйный белә. Октябрьский музыкаль училищесын, Заһир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. «Гәлсәр сандугач» телевизион җыр конкурсында — «Өмет» номинациясендә лауреат,  «Татар моңы» халыкара конкурсында лауреат, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең I дәрәҗәдәге лауреаты.

 

Добавить комментарий