Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Президенты Кубогына

16 майда Баскет-холлда “бокс буенча РФ Президенты В.В.Путин исемендәге Кубок” турнирының ярымфиналы узу уңаеннан (ә аның финалы 22 июльдә Кызыл мәйданда үтәчәк), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында...

16 майда Баскет-холлда “бокс буенча РФ Президенты В.В.Путин исемендәге Кубок” турнирының ярымфиналы узу уңаеннан (ә аның финалы 22 июльдә Кызыл мәйданда үтәчәк), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, ТР Бокс федерациясе Президенты Сергей Игнатьев, Россия спорты менеджеры, промоутер, профессиональ бокс матчларын оештыручы Владимир Хрюнов һәм Халыкара класслы спорт мастеры, боксчы Федор Чудинов белән очрашты.
Казанда барлыгы 9 очрашу үткәрелә. Кичәдә төп көрәш икенче уртача авырлыкта WBA Continental титулы өчен барачак. Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәреннән Федор Чудинов (19 – 2 – 0) “Кариб тигры” кушаматлы алман профие Рафаэл Бежанар белән (27 – 3 – 1) тукмашачак. Федор 2015 елда WBA чемпионы исемен бер тапкыр яулаган иде. Әлеге мактаулы титулны ул кабат яуларга тели. Әлегә бу мәшһүр билбау мексикалы Сауль Альвареста.
Әлеге орыш алдыннан җиңелү ачысын бер тапкыр да татымаган россияле Роман Андреев Мексикадан профи Хесус Куадрага каршы торачак. Роман Андреев рингта 22 очрашу үткәргән, шуның 16сын вакытыннан алда тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул WBO рейтингының беренче юлында тора һәм украиналы Василий Ломаченконың иң хәтәр көндәше булып санала. Ә аның “ядрә” кушаматлы көндәше Хесус Куадро 17 очрашуның 13ен накаут белән откан. Татарстан боксчылары Федор Глазков, Әмир Басыйров, Виталий Петряков һәм Ернар Ерназарулыны да дәһшәтле көндәшләр көтеп тора. Турнир 16 майда 17 сәгатьтә башлана.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ