Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабагын укытам...

– Малайны ныклап тәрбияләргә исәп әле, Хәбир Кәримович! Әнисенең сүзе генә үтми аңа. Ә мин, үзегез беләсез, тоткан җирдән сындырам. Хатын мескен күпме тукыды үзенә: «Өлкәннәрне хөрмәт ит. Әби-бабайлар...

– Малайны ныклап тәрбияләргә исәп әле, Хәбир Кәримович! Әнисенең сүзе генә үтми аңа. Ә мин, үзегез беләсез, тоткан җирдән сындырам. Хатын мескен күпме тукыды үзенә: «Өлкәннәрне хөрмәт ит. Әби-бабайларның хәтерен калдырма», – дип. Ә ул нишләгән? Мөкәрәмәттәйнең котын алган. Бичара карчык түр өйдә намаз укып утыра икән. Бу килеп тә кергән, кисмәк капкачын идәнгә тотып та бәргән. Намазын бүлгән бит әбекәйнең. Колагын борам мин ул җүнсез малайның.
– Ишеттем мин аны, Җаббар Сабирович. Ул кәһар суккан капкачны әйтер идем инде. Улыгыз ерак чишмәдән су алып кайткан әбигә. Шул суны кече өйгә, Мөкәрәмәттәйнең үзенә сиздермичә генә, кертеп чыкмакчы булган. Кертүен керткән. Тик борылганда, өстәл өстендә яткан бу кисмәк капкачы улыгызның пәлтә җиңенә эләккән дә дөмбердәп идәнгә очкан. Малайның ни гаебе бар монда?!
– Ә менә аның классташ кызларын кыерсытуын ничек аңларга?! Хәтәр рәнҗеткән үзләрен, имансыз малай. Чат Шәймәрдәннең кызы өенә елап кайткан...
– Монысын дөрес әйтәсез. Кызларны үпкәләткән шул. Тимурчыларга эш бүлгәндә, Мөкәрәмәттәйне иң беренче булып ул эләктергән. Башкаларга ятим әби калмаган.
– Кеше әйберенә кагылма, өлешенә кермә, дип, күпме әйткәнебез бар ул сантыйга. Кисәм мин аны, кайткач.
– Җүләрләнмәгез, Җаббар Сабирович! Ул балавыз сыккан кызлар Мөкәрәмәттәйне былтыр шефка алып карадылар инде. Өйгә утын кертәбез дип, әрдәнәсен ишкәннәр дә чыгып качканнар. Ел буена берсенең дә эзе-юлы булмаган. Ә улыгыз ялгыз әбине кыш буена чишмә суыннан өзмәде.
– Кайсы яктан гына карама, Хәбир Кәримович, сантый малай ул. Классташларың белән дус бул, әйткәләшеп-төртешеп йөрмә, дип, әнисе белән күпме үгет-нәсихәт тукыдык без аның колагына. Ә ул сүзебезне аяк астына салып таптаган. Аның белән класс малайлар арасына да кара мәче кергән дип ишеттем. Пешерәм мин аны.
– Аның Мөкәрәмәттәйгә су китерүен күреп, класстагы башка малайларга да әниләре суга барырга куша башлаганнар. Тегеләрнең шуңа күрә генә ачуы килгән... Сезнең малайны әйтәм... Мөкәрәмәттәй белән бигрәк дуслар инде алар. Җәй көне мин аңа мылтык биргән идем. Беләсезме? Рәсемгә төшерә торган мылтык. Шуның белән атып, Мөкәрәмәттәйне урманда җиләк җыйганда рәсемгә төшергән. Шәп рәсем килеп чыккан.
– Сез ни сөйлисез? Әле тагын Мөкәрәмәттәйгә мылтыктан аткан булганмы?.. Моның өченме?.. Моның өчен мин аны үзем хөкем итәчәкмен. Минме? Мин аңа иң югары хөкем карары чыгарачакмын. Бүген үк... Кайтуга!...
– Сез акылыгыздамы? Сезнең малай – барысына да үрнәк. Сезнең малай – иң шәп малай, Җаббар Сабирович. Аннан да шәп малай юк.
– Рәхмәт! Тимим лә. Тырнак белән дә кагылмыйм мин аңа. Класс җитәкчесе буларак, сезнең шушы сүзләрегезне генә ишетәсем килгән иде.
язучы Вакыйф Нуриев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ