Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабантуйлар ни алып килер?

Июнь – татар халкының борынгы заманнардан бирле бәйрәм итеп килгән Сабан туйлар ае. Сабан туе – игенче халык бәйрәме. Әүвәл әлеге бәйрәм йоласы язның кар эреп бетәр-бетмәс чагында, чәчү башланыр алдын...

Июнь – татар халкының борынгы заманнардан бирле бәйрәм итеп килгән Сабан туйлар ае. Сабан туе – игенче халык бәйрәме. Әүвәл әлеге бәйрәм йоласы язның кар эреп бетәр-бетмәс чагында, чәчү башланыр алдыннан уздырылган. Ил аксакаллары киләсе ел уңышына Күк-Тәңренең ризалыгын алу өчен аңа багышлап дога кылганнар, теләкләр теләгәннәр. Корбан итеп сарык яки үгез чалганнар. Гасырлар, еллар йогынтысында халкыбызның әлеге бәйрәме чәчү беткәч, ягъни сабан эшләре тәмамланганнан соң, тагын да зурлап үткәрелә башлаган. Ул хәзер дә шулай дәвам итә. Татарстанда Сабан туе Дәүләт бәйрәме булып санала һәм Татарстан Президентының махсус Указы нигезендә үткәрелә. Быел ул 8, 9 июнь көннәрендә республикабызның Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорский, Чистай, Зәй, Нурлат, Азнакай, Баулы шәһәрләрендә, барлык район үзәкләрендә һәм зур авылларында мәйдан уртасындагы колгага Татарстан байрагы күтәрү белән башланып китә. Олуг бәйрәмебезне Чаллы һәм Түбән Кама калаларында 16 июньдә, башкалабыз Казанда 23 июньдә үткәрү каралган. Сабан туе күрше Башкортстанда 25 майдан башланып, 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Актаныш районында да милли бәйрәмебезне үткәрү көне үзгә булачак. Хәер, Актаныш Сабан туе быел үзе дә үзенчәлекле. Җыр-моңнары белән даны еракларга таралган төбәктә Ык буе Сабан туе гөрләячәк. Актаныш хезмәт бәйрәмен Ык елгасы тирәли урнашкан 14 районны үзенә туплап, зурлап каршы алырга әзерләнә. Татарстан, Башкортстан республикалары белән бергә, бәйрәмгә Ырынбур өлкәсеннән дә милләттәшләребез чакырулы. III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туе 16 июньдә, якшәмбе көнне узачак.
Милли бәйрәмебезне шулай ук Россиянең күп кенә төбәкләрендә үткәрү күздә тотыла. Әйтик, 8-9 июнь көннәрендә Новосибирскида ХIХ Федераль Сабантуй була. 8 ендә Кырым Республикасының Симферополь (Акмәчет) каласын да Бөтенкырым Сабан туе көтә. Шул ук көнне Армавир каласы, Кемеров өлкәсенең Яшкино район үзәге, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы, Габдрахман авыллары, Яңа Чабаксар, Лянтора, Муравленко, Югорск, Югары Пышма, Серов, Каменск-Уральск, Усинск, Владикавказ, Кострома, Якутск шәһәрләренең көрәш мәйданнарында да татар көрәшчеләре бил алышырга җыена. 9 июньдә исә Краснодарда өлкә Сабан туе уза. Бу көнне милли бәйрәмебез Ноябрьск, Севастополь һәм Лангепас калаларында да үтәчәк. 12 июньдә Казакъстанның Кызылорда шәһәре республика Сабан туен бәйрәм итә. Уфалылар исә милли бәйрәмне шул ук чәршәмбедә Россия көне белән бергә уздырырга исәпли. 15 июньдә Буриятиянең башкаласы Улан-Удэ янында бурят кардәшләр Байкал Сабан туен үткәрә. Шушы ук көндә Урал башкаласы Екатеринбургта әлеге бәйрәм утызынчы тапкыр билгеләп үтелә.
Милли бәйрәмебезнең Рәсәйнең Калининград, Тверь, Воронеж, Рязань, Махачкала, Курган, Хабаровск, Владивлсток кебек зур шәһәрләрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә күпләп үткәрелүе күзәтелә. Шуларны күздә тотып, 29 июньдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында Х Бөтенроссия авыл Сабан туе бәйрәм ителә. Аның I се дә шушы төбәкнең Гали авылында узган иде.
Илебез башкаласы Мәскәү каласындагы милли бәйрәмебез 6-7 июль көннәрендә була. 6 сында мәскәүлеләр “Коломенское” ял паркында төрле уеннарны, күргәзмәләрне тамаша кылса, 7 сендә Мәскәү ипподромында “Сабантуй” призына узган ат чабышларын карый ала.
Гомумән алганда, быел якын һәм ерак чит илләрдә уздырылачак Сабан туйлары саны, узган елдагыга караганда, бергә күбрәк булачак. Узган ел милли бәйрәмне 30 илнең 83 җирлегендә уздырсалар, быел 29 илдә 84 Сабан туе үткәреләчәк. Милләттәшләребез Сабан туен Швеция, Швейцария, Чехия, Франция, Финляндия, Төркия, АКШ, Румыния, Польша, Латвия, Литва, Эстония, Канада, Италия, Испания, Исраил, Германия, Венгрия, Болгария, Бельгия, Бөекбритания, Австрия, Австралия калаларында карый ала. Гомумевропа Сабан туе 16 июньдә Эстония республикасы башкаласы Таллин шәһәренең Таммсааре паркында үтәчәк. Түрдән уз, Сабантуй!

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ