Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәт туклану

Балаларның һәм яшүсмерләрнең дөрес туклануы әти-әниләрне генә түгел, табибларны һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчелеген дә борчый.Күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исә...

Балаларның һәм яшүсмерләрнең дөрес туклануы әти-әниләрне генә түгел, табибларны һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчелеген дә борчый.
Күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исә, укучыларның сәламәт туклану культурасын формалаштырырга кирәк, дигән хәбәр белән чыкты. Бүгенге көндә дөньяда симерүдән 340 миллион бала интегә. Артык тән массасын бүген «XXI гасырның йогышлы булмаган эпидемиясе» дип тә атыйлар.
Шул уңайдан «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе балаларның дөрес туклануы турында түгәрәк өстәл оештырды. Очрашуда медицина фәннәре докторы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар диетологы Резеда Фәйзуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Лилия Яруллина, Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агапова һәм целиакия белән авыручыларга ярдәм күрсәтү Региональ оешмасы директоры Лилия Будникова катнаштылар. Тулырак мәгълүматны журналның март санында укыгыз.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ