Сәрия Аширова исемендәге эт приюты

«Казанның 127 нче мәктәбендә инглиз теле укытып йөргән мәлем. Бервакыт ишегалдына хуҗасыз эт ияләште. Мин аңа Лада дип исем куштым. «Башкалар атмасалар гына ярар иде», – дип, көн дә янына ашыгып кайтам. Кара борынлы дустым, мине үз итеп, фатир ишеге төбендә куна башлады хәтта. Беркөнне Лада мине каршы алмады. Шәһәр буенча эзләп карадым. Елап, шешенеп беттем, кайгырдым. Аптырагач, шушы приютка килдем. Волонтёр булып ярдәм итә башладым. Этләрнең вольерларын җыештырдым. Ашарларына пешердем. Басуга йөрергә алып чыктым. Ияләшеп беткәч, алардан аерылып, кире мәктәпкә кайтасым килмәде».

Минсез китмә!

Әлеге тарихны Лаеш районының Столбище поселогындагы хуҗасыз этләр приюты директоры Лариса Шәймәрданова сөйләде.

Столбище – башкалабыз Казанга сыенып урнашкан зур торак пункт. Яшел койма белән әйләндереп алынган приют биләмәсенең эчке ягыннан йөзләрчә эт тавышы ишетелә. Кыңгырау төймәсенә басмый гына, ишектән узарга булдык. Һәркайсы аерым ояларга бәйләнгән дистәләгән маэмай безне бертавыштан сәламләргә кереште. Бу тавыштан югалып калуыбызны күргәч, Лариса ханым Шәймәрданова көлеп җибәрде:

– Курыкмагыз, тимиләр алар. Тавышларында бер явызлык юк. Киресенчә, өегезгә алып китүегезне сорап өрәләр, – диде ул. – Күрсеннәр дип, ишек каршына махсус бәйләп куйдык. Болар – 2-5 яшьлек бер дигән нәселле сак этләре. Алыгыз, алар сезгә гомерләре буе тугры хезмәт итәр. Һәркайсы стерильләштерелгән.

Әңгәмәбез өй эчендә дәвам итте. Иң элек приютның Сәрия Аширова исемен йөртүе кызыксындырды.

– Приютка 2003 елда Сәрия Нәбиулла кызы нигез салган, – дип сөйләп китте Лариса ханым. – Башлап йөрүче булгач, күпне күрә ул. Кешенең үзенә дә яшәргә рәт беткән заманда, имгәнгән, гарипләнгән, ятим этләргә түбә эзләп йөргән хатынның зарын бер генә түрә дә колагына элми, шулай да яхшы бәндәләр табыла. Иң беренче булып поселок җирлеге башлыгы Владимир Михеев ярдәм кулы суза. Ул приют өчен арзан бәядән җир кишәрлеге бүлеп бирә. Күршедәге «Тимер» төзелеш-җитештерү фирмасы директоры Гомәр Мисбахов төзелеш материаллары, хуҗалык вагоннары кебек кирәк-ярак белән ярдәм итә. Этләргә азык-төлек юнәтер өчен дә күпләрнең бусагасын таптарга туры килә. Әмма үзе дә авыр тормышны күреп үскән Сәрия ханым, приют эшен җайга салып йөргәндә, кинәт вафат була. Кылган изгелекләре җирдә ятып калмасын өчен, приютка Сәрия Аширова исемен бирдек. Аның хезмәтен Айрат Җамалиев дәвам итте. Ул күп эшләр башкарды: хезмәткәрләр өчен иркен йорт, хуҗалык сарайлары төзеде. Вольерлар ясап, бер рәткә урнаштырды. Җиде ел эшләгәннән соң, аны башка эшкә чакырдылар. Шулай итеп, 2010 елдан бирле приютны мин җитәклим.

Приюттагы тормыш

Яңа килгән этләр җылы бинада ике ай дәвамында карантин уза. Иң элек, шәһәрдәге ветеринария клиникаларына алып барып, аларның авыруларын ачыклыйлар, дәвалыйлар, стерильләштерәләр. Биредә көчекләрне көнгә ике-өч тапкыр ашаталар. Бик кечкенәләренә сөт эчертәләр. Приютка килеп эләккән эт ике айдан вольерга чыгарыла.

Биредә барлыгы 200 эт бар. Арада машина бәреп имгәнгәннәре дә, сукбайлары да, хуҗалары урамда калдырган сак этләре дә бар хәтта. «Соңгыларына аеруча авыр, – ди Лариса ханым. – Бервакыт, эштән кайтканда, каршыма далматин нәселле эт очрады. Хәлсезләнеп җирдә ята. Үзе ябык, үзе ырылдый, муенында каешы да бар. Хуҗасы белән нәрсәдер булган, димәк. Эшкә кайтып, ашарына алып килдем. Якын китермәде. Хезмәттәшебез Юрага шалтыраттым. Ул аны көчкә приютка алып кайтып, бәйләп куйган. Ике айлап улап, өреп ятты. Башта Юраны гына үз итте. Аралаша торгач, барыбызга да ияләште. Хәзер аннан да акыллы эт юк. Алар хуҗаларын сагынып яши. Шуңа күрә, иртән вольерларны карап йөргәндә, һәркайсын иркәләргә, сыйпарга да онытмыйбыз. Көндез аларга ит, сөяк, ярма салып, 6 мичкә кайнар аш пешерелә. Аны әзерләү өчен көн саен 130 кг сыер, тавык ите, субпродуктлар, 60 кг ярма китә. Этләргә ризыкны да, эшчеләргә хезмәт хакын да үзем эзләп табам. Дүрт эшчебез бар, волонтерлар да даими ярдәм итә. Территорияне тәртипкә китергәннән соң, берәүләр сарайларны, иске вольерларны яңарта, икенчеләр авыру этләрне карый, дарулар эчерә, клиникага алып бара, өченчеләр кырга йөртергә алып чыга».

Паспортлы этләр

Ел дәвамында приюттагы 200 этнең 100 ен җылы кулларга тапшыралар. Аеруча көчекләрне күбрәк алалар. 2-5 яшьлек этләрне дә еш сорап киләләр. Һәр эткә паспорт тутырыла. Анда аларның исеме, яше, төсе, холкы языла, фотосы куела. Яңа хуҗаларның телефоннарын алып калып, бер елдан соң этнең фотоларын җибәрүен, элемтәдә торуын сорыйлар. «Яңа ел кичендә хәбәрләр күп килә, – ди Лариса Шәймәрданова. – Бәйрәм вакытында күңелләре нечкәрә, күрәсең. 5 яшьтән өлкәнрәк маэмайларны бик алмыйлар. Андыйларның акыллары да утырган, холыклары да үзенчәлекле була. Алар үлгәнче монда яши. Без этләрнең җанын кыймыйбыз. Казанлыларга рәхмәт, алар хәзер безнең белән элемтәдә торырга өйрәнде. Урамнарда хуҗасыз этләр дә шуңа сирәк күренә».

Фотолар: vk.com/kazan_dog_priut
Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий