Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәймиев полилингваль мәктәп концепциясе буенча киңәшмә уздырды

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә у...

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
ТР Дәүләт Киңәшчесе инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, укучылар белән аралашты, рус һәм татар телләре дәресләрендә булды. Язучы Аяз Гыйләҗев һәм генерал А.Бичурин музее экспозицияләрен карады. Экскурсияне балалар үзләре рус, татар һәм инглиз телләрендә алып бардылар.
“Бу мәктәптә балалар нинди телдә сөйләшергә дип уйлап та тормыйлар. Заманча мәктәп менә шундый булырга тиеш”,- дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясен 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов тәкъдим итте.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, “ТИСБИ” идарә университеты ректоры Нэлла Прусс, “Казанның халыкара мәктәбе” директоры Нияз Гафиятуллин,  “2 нче лицей-интернат” директоры Ирек Ризванов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, “Бала-сити” автоном коммерциячел булмаган оешманың Күзәтчелек советы рәисе Динар Насыйров концепция буенча үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ