Сөембикә һәйкәленә урын кирәк

Республика мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән ел йомгаклары турында сөйләште.

Шунда ук сүз Сөембикә һәйкәлен кайда урнаштыру мәсьәләсенең әлегә ачык калуы турында әйтелде.
– Казан Кремлендә бер «Сөембикә» бар инде, – диде министр. Шулай ук ул музей-тыюлыкның ЮНЕСКО объекты булуын да искәртте. –Скульптура эскизының авторы Камил Муллашев шушы көннәрдә Казанда. Һәйкәлне куяр урыннар шактый, аның белән бергә йөреп, карап чыгарга гына кирәк, – диде Ирада Әюпова һәм шулай ук халык фикерен дә белү кирәклегенә басым ясады.

Добавить комментарий