Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сөембикә»дә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Февраль – аеруча патриотик хисләр тәрбияләү өчен иң кулай, мөһим ай. Патриот-шагыйребез Муса Җәлилнең сабыйлар өчен язган шигырьләре дә шул хакта: кыю-батыр, әдәпле-әхлаклы булырга өнди. Башкача әйтсә...

Февраль – аеруча патриотик хисләр тәрбияләү өчен иң кулай, мөһим ай. Патриот-шагыйребез Муса Җәлилнең сабыйлар өчен язган шигырьләре дә шул хакта: кыю-батыр, әдәпле-әхлаклы булырга өнди. Башкача әйтсәк, туган илебезне, Ватаныбызны сакларга, халкыбызга тугрылыклы булырга өйрәтә. Балаларның кечкенәдән үк шуны аңлап үсүләре бабалары, әтиләре, абыйлары белән горурланырга җирлек тудыра. Ә инде 23 февраль – барлык ир-егетләребез бәйрәме! Сабыйларның Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтеп кенә калмыйбыз, аларның мөhимлеген дә аңлатабыз. Хәрби киемнәр, картиналар аша армиядәге гаскәр төрләре белән таныштырабыз, үзләренә дә киемнәр тегәбез. Ә инде шул киемнәрне киеп, гәүдәне төз тотып, марш атлап йөрү – үзеннән-үзе солдат булу теләге уята, кечеләрне кимсетмәскә, кызларны кыерсытмаска, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Шушы бәйрәм уңаеннан Җир йөзендәге барлык әти-бабаларыбызны, ир-егетләрне тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек телибез. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын! Түбән Кама каласындагы «Сөембикә» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышы аларга бәйрәм бүләге булып барып ирешсен!
Сабыйларның ихлас теләк-фикерләре чынга ашсын!
Тыныч булсын илләр, көннәр,
Кояш нурларын сипсен.
Безнең һәрбер көнебез
Әтиләр белән үтсен.
Бәйрәмнән видеоязманы шушы ">сылтама аша кереп карый аласыз.
 
 
Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы коллективы исеменнән, бакча мөдире

Нурзия МИРХАЗОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ