Логотип Магариф уку
Цитата:

 Түбән Камада әниләрне зурладылар

Түбән Кама каласының алиһә затлары өчен бүген Халыклар дуслыгы йортында «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Р...

Түбән Кама каласының алиһә затлары өчен бүген Халыклар дуслыгы йортында «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев белән Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Фәиз улы Хафизовларның тәбрикләүләре белән башланган кичәне үтә дә зур осталык белән мәдәни-массакүләм чаралар оештыру бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңгали Мөхәммәтшин алып барды.
Күңелгә аеруча якын, матур сүзләре әле дә колакны иркәли. Сүз уңаеннан гүзәл туташ-ханымнарга Ильяс Зиннуровның Әхмәт Рәшит сүзләренә иҗат иткән «Зәңгәр күлмәк» җырын бүләк итте ул. Язның иң беренче, иң гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне көне уңаеннан оештырылган әлеге бәйрәм кичәсендә шулай ук мәктәп укучылары да, көллият студентлары да актив катнашты. Түбән Камадагы Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучыларын берләштергән «Тамчылар» бию ансамбле чыгышы да, Илнур Шәрифуллинның дәртле җырлары да ямь өстенә ямь өстәде.

Әлбәттә бәйрәмне тиешенчә югарылыкта уздыру-оештыру, тагы да эчтәлеген баету, җанландыру эшендә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Вәсилә Исмәгыйль кызы Исмәгыйлева хәстәрен күрә. Ни әйтсәң дә күңел җылысын биреп  башкара, мондый төр чараларга тамашачы буларак та, сәхнәдә чыгыш ясаучы буларак та төрле өлкәдә эшләүчеләрне дәшү аның өстендә.
Күптән түгел Новосибирск өлкәсендә булып кайткан «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының иң актив әгъзаларының берсе – Әлфинә Сөнгатуллина чыгышы да бик урынлы иде. Сәяхәт барышында күргән-белгәннәрен видеоязма аша халыкка җиткерде ул. Ә инде «Остаз» проекты кысаларында Фәнүзә Сабирова җитәкчелегендә асыл җепләр белән милли бизәкләр чиккән ханымнарның эшенә нәтиҗә ясалды, ягъни һәрберсенә сертификатлар тапшырылды. Ә берсеннән-берсе зәвыклы итеп чигелгән кулъяулыклардан күргәзмә төзелде.

Кыскасы, гүзәл ханымнар, кадерле әниләр, хөрмәтле әбиләр барысына да өлгерә. Матурлык, батырлык тудырудан тыш, җәмгыять эшендә дә теләп катнаша алар, бер сүз белән әйткәндә, халкыбызга хезмәт итәләр. Шуңа да, туган телебезне, рухи кыйммәтләрне саклау һәм милли хәзинәбезне киләчәк буынга җиткерү буенча шәһәребездә нәтиҗәле эш алып барыла, дип курыкмыйча әйтә алабыз. Шул уңайдан тырыш хезмәтен зурлап, 8 нче Март бәйрәме белән тәбрикләп, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага рәхмәт хаты тапшырылды.


Әниләрнең кочагыдай җылы, эчкерсез, үтемле чара чәй табыны артында дәвам итте.

Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзасы.


Айрат СӘГЫЙТОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ