Түбән Каманың үзенчәлекле каләм иясе

Түбән Кама каласының Тукай урамында урнашкан «Апуш» исемле балалар үзәк китапханәсеннән мәктәп укучылары беркайчан да өзелми. Уку көннәрендә алар укытучылары белән килсә, ял көннәрендә әти-әниләре, әби-бабалары, абый-апалары белән киләләр, бергәләп китап укыйлар, күргәзмәләрдә урнашкан иҗат җимешләре белән танышалар, язучылар белән очрашалар, гамьле әңгәмәләр куерталар. Шуңа да китапханәбездә китап авторлары белән күбрәк очрашулар оештыруны үз алдыбызга максат итеп куйдык, һәм бу күркәм эшебез «Әдәби сфера» дигән проект нигезендә алып барыла.

Тәрбияви эчтәлектәге кичәләрдә Түбән Камада яшәп иҗат итүче каләм әһелләре генә түгел, Чаллы шәһәреннән дә бик теләп киләләр. Балаларга атап язылган берсеннән-берсе матур китаплар авторы, язучы-шагыйрь Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Рәкыйт Аллабирде һ.б. күренекле шәхесләр белән уздырылган кичәләрне мисал итеп китерергә мөмкин.

Ә менә шушы көннәрдә – укучылар кышкы каникулга китәр алдыннан «Үзенчәлекле каләм иясе» дип исемләнгән кичәгә гомерен сабыйлар тәрбияләүгә багышлаган шәһәрдәшебез, бер дистә китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазованы кунакка чакырдык. Әйтергә кирәк, ул үзенең тырыш хезмәте белән күпләргә үрнәк. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан», «Гаилә учагы», «Сөембикә», «Түгәрәк уен» журналларының, «Туган як», «Шәһри Казан», «Безнең фикер» газеталарының актив хәбәрчесе булуы, матбугат битләрендә дөнья күргән тәрбияви язмалары, тәрбия һәм укыту эшендә кулланыла торган методик әсбаплары, балалар өчен язылган «Бүләк», «Серле рәссам//Волшебный художник», «Гөлбакча» исемле китаплары да шул хакта сөйли.

«Гамәлемнең һәрчак кирәклеге бу дөньяда мине яшәтә» – дип яза Нурзия Мирхазова үзенең «Тормыш яме» дип исемләнгән шигырендә. Моның, чыннан да, шулай булуын, язучы белән якыннан аралашкан, шәһәребездәге 6 нчы һәм 8 нче урта мәктәп укучылары яхшы төшенде. Алар күңеленә үтемле итеп җиткергән «тормыш сабаклары»н, берсеннән-берсен мавыктыргыч мисаллар китереп сөйләгән балачак хатирәләрен, шигырьләрен үтә дә зур кызыксыну белән тыңлады. Язучы белән әңгәмәдән Нурзия Мирхазованың республикабызга байтак кына танылган шәхесләрне биргән Мамадыш төбәгеннән булуын, ни өчен тәрбияче һөнәрен сайлавын, кайчан каләм тибрәтә башлавын да белделәр…

«Тырышлык һәрвакыт тиешенчә бәяләнә! Телефонга, айпад-айфоннарга алданып, вакытыгызны бушка сарыф итмәгез, күбрәк китап укыгыз, әйләнә-тирәбездәге матурлыкны күрергә өйрәнегез, бүгенге эшне беркайчан да иртәгегә калдырмагыз, актив булыгыз. Өлкәннәрне хөрмәт итегез, әти-әниегезне ничек сөйсәгез, туган телебезне дә шулай якын күрегез. Дус-ишләрегез, туганнарыгыз белән бары тик туган телебездә аралашыгыз» – диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп.

Биш балалы гаиләдә тәрбияләнгәндә үк олыларны – олы, кечеләрне кече итеп күрергә гадәтләнгән кызчык хезмәт төбенең хөрмәт булуын да аңлап үсә, әти-әнисенең ышанычын аклый. Шунысы кызык: аннан беркайчан да «Дәресеңне әзерләдеңме?» – дип сораучы булмый… Газиз әткә-әнкәсенә көченнән килгәнчә көндәлек йорт эшләрен башкарырга булыша, үзеннән кечерәк туганнарын тәрбияләшә, «4» һәм «5»ле билгеләренә генә укый…

Нурзия апалары белән очрашуга мәктәп укучылары да зур әзерлек белән килгәннәр. Камилә Җиһангирова белән Алсу Шәмсиева язучының шигырьләрен яратып, күңелдән сөйләсәләр, калганнары язучыга сораулар яудырдылар. Илдус Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат йортыннан килгән курайчылар ансамбленә йөрүче кыз һәм малайлар, җитәкчеләре Наил Миңлебаевның гармун моңына кушылып, курайда татар халкының милли көйләрен яңгыратты.

«Үзенчәлекле каләм иясе» – Нурзия ханым кичә азагында үзе белән алып килгән бер кочак «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан» журналларын сыйныфтан тыш чараларда куллану, гаиләдә уку өчен укытучыларга, актив катнашкан балаларга өләште, татар телендә нәшер ителүче матбугатка язылырга чакырды.

Равия ТАКТАРОВА,

Түбән Камадагы «Апуш» исемле балалар үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе

Добавить комментарий