Тәһран турында заманча кыйсса

Нотык тотарга – Тәһранга

Мәскәүнең Иран буенча журналисты Аида Соболева Тәһранда үтәчәк гыйльми конференциядә катнашу өчен гариза җибәрергә тәкъдим иткәч, икеләнеп калдым. Тема катлаулы: ислам диненең үзара имин яшәүдәге стратегик мөмкинлеге. Иран катгый әхлакый-этик кагыйдәләр буенча көн күрә торган бик борынгы, бик ерак һәм ябык Көнчыгыш иле булып тоела иде. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары мисалында вакытлы матбугат аша исламның татар халкына мәгърифәт һәм белем бирүдәге роле» дигән чыгышым бөтен дөньядан җыелган сәясәт, дин белгечләре өчен кызыклы булырмы? Әле тезисларың аларны кызыксындырса да, нәрсә кияргә, үзеңне ничек тотарга, урамда ялгыз гына йөрергә ярыймы дигән сораулар да күңелне борчып тора бит.

Иран безнең эрага кадәр үк югары мәдәнияткә ия булган Көнчыгыш илләренең берсе буларак кызыклы. Ата- бабаларыбызның борынгы дәүләте Идел буе Болгарстанының Көнчыгыш, аерым алганда, Иран белән бәйлелеге ерак гасырларга китә. Бүгенге көндә 921 елда Алмыш хан чакыруы буенча Болгарга ислам дине кануннарын тирәнтенрәк аңлату өчен килгән илчелекнең юлъязмачысы Әхмәд ибн Фадлан «Рисалә»сенең төп нөсхәсе Иранның Мешхед каласында саклана. Бездә Болгарның исламны рәсми дәүләт дине буларак кабул итүен нәкъ менә шушы датадан башлап саныйлар.

…Ике көн дә узмады, миңа Тәһраннан шалтыратып, конференциягә чакырулары турында хәбәр иттеләр. Татарстанны, татар халкын лаеклы тәкъдим итү өчен, чыгышымны инглизчә әзерлисе һәм презентацияне фарсы теленә тәрҗемә итәсе генә калды.

Тар дөнья

Тарихи исәбен 1851 елдан алып баручы Тәһран дәүләт университетына без Россия Федерациясеннән өчәү чакырулы идек. Волгоград мәчетенең имам-хатыйбы Бата Кифах Мөхәммәд белән самолетка теркәлү узганда ук таныштык. Күп еллар элек Сүриядән күченеп килгән Бата әфәнде фарсы телен дә, русчаны да яхшы белгәнгә, ул бу сәфәрдә мине саклаучы-яклаучы, аңлатучы фәрештәм кебек булды.

Эльбурс тау сырты ышыгына урнашкан галәмәт зур кала безне салкын Мәскәү яңгырларыннан соң кайнар ком җилләре белән каршы алды. Соңрак безгә монда 20 мил- лион кеше яшәвен, шуларның дүрттән өче үзләренеке булып, калган халыкны туристлар, студентлар, белгечләр тәшкил итүен әйттеләр. Беренче көндә үк узган түгәрәк өстәл, нигездә, танышудан гыйбарәт иде. Анда теология һәм ислам фәннәре деканы Мәдҗит Маареф университет белән таныштырды, исламның дөньядагы урыны турында сөйләде. Миңа спикерның йөзе таныш кебек тоелды, һәм аның фотосын Казан университеты сайтында күргәнемне искә төшердем. Чынлап та, ул, 2018 елда Татарстанга килгән Тәһран университеты делегациясе составында булып, безнең университет белән ике арадагы гыйльми хезмәттәшлек турындагы сөйләшүләрдә катнашкан икән.

Конференцияне оештыручылар Россиядән өченче вәкил Милләт эшләре буенча федераль идарә җитәкчесе Абдулгамид Османович Булатов булырга тиешлеге турында игълан иткәннәр иде. Шуңа күрә университет китапханәсенең зур уку залында үземә тәгаенләнгән урын янәшәсендә европача киенгән ир-атны күргәч: «Булатов әфәнде сез буласызмы инде ул?» – дип сорамыйча кала алмадым. «Мин – Таиров. Сезнең өчен Булатов була алам», – дип елмайды саргылт чәчле күршем. Аннан сөйләп китте: «Миндә күп каннар катнашмасы. Азәрбайҗанныкы да, татарныкы да бар». Дөнья шулкадәр тар. Тәһранга килеп, әбисе Нижгар мишәре булган кеше белән очрашыр-мын дип кем уйлаган! Казахстанның «Хәрби-стратегик эзләнүләр үзәге» АҖ вице-президенты Рәфыйк Әнвәрович белән без шулай танышып һәм дуслашып киттек. Шейх белән икенче ягыбыздагы олпат кеше Азәрбайҗан Республикасы вәкиле – Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең фәлсәфә институты директор урынбасары Габил Жамалов булып чыкты.

Тәһран университеты тулы бер кварталга җәелеп утыр-ган. «Бу – иң борынгы һәм иң абруйлы уку йорты. Анда бөтен Көнчыгыштагы иң зур байларның балалары укый. Гадәттә, андый гаиләләрдә дүрт-биш бала булып, аларның һәрберсе аерым университетта белем ала», – дип аңлаттылар бу кыйтганы яхшы белгән юлдашларым. Әлеге вузда белем бирү юнәлешләре бик күп: шәригать юриспруденциясе, медицина, мәгълүмат технологияләре һ.б.

Бүгенге көндә Иран мәгълүмати технологияләр буенча Кытай, Япония, Һиндстан һәм АКШ белән рәттән тора. Без монда булган көнне Фарсы һәм Оман култыкларын тоташтыручы Ормуз бугазы өстендә оча торган пилотсыз самолетны бәреп төшергәннәр иде. АКШның 220 миллион долларлык бу аппараты иң алдынгы технологияләр буенча төзелгән, аны кулга төшергән очракта, күп мәгълүмат алырга була. АКШ әлеге хәлдән соң Иранга каршы сугыш башлау белән янады. Пленар һәм секция утырышлары арасындагы тәнәфестә сүз шулар хакында гына барды. Шушы үзе үк конференциянең темасы никадәр урынлы булуы хакында сөйли. Бүгенге көндә дөньяда үзара имин яшәүдән дә актуальрәк мәсьәлә юк. Чыгыш ясаучылар да моны һәм исламның имин дин булуын расларга тырышты. Бүгенге көндә ул егерме биш илдә рәсми дин булып тора. Дөньяның йөз егерме биш илендә яшәүче 1,8 миллиард халык үзен мөселман дип саный. 1979 елда Аятулла Хомәйни җитәкчелегендәге революция нәтиҗәсендә барлыкка килгән Иран Республикасында ислам – дәүләт дине. Динебездә ике төп агым бар: шигыйләр һәм

сөнниләр. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге, әйтик, төрки мөсеманнардан аермалы буларак, шигыйләр. Нотык тотучылар, бер диннең ике юнәлеше – шигыйләр белән сөнниләр һәм аларның тарафдарлары булган илләр арасындагы каршылыктан котылу кирәклеге турында сөйләде. Спикерлар, Коръәннән аятьлар китереп, исламның бердәмлек нигезе булырга тиешлеген күрсәтте. Рус телле конференциядәш- ләрем миңа, әйтелгәнгә өстәп, каршылыкның, диндәге ике юнәлештән тыш, мөселман илләре лидерларының АКШ хакимияте белән төрле мөнәсәбәттә булуларына бәйле икәнлеген төшендерде. Бу форумда Азәрбайҗан, Әфганстан, Бангладеш, Грузия, Мисыр, Казахстан, Ливан, Төркия һәм башка иллеләп илдән килгән дин белгечләре, исламны өйрәнүчеләр, динчеләр, галимнәр һәм фарсы теле-әдәбияты укытучылары катнашты. Укытучыларны чакыруның сере шунда: балаларга мәктәптә үк исламның әһәмияте, кешеләрнең дини аерымлыклары, тән төсе үзгә булганнарга ихтирам тәрбияләү турында тагын бер кат искә төшерелде. Ислам дәүләт дине булган илләрдә динне мәктәптә өйрәнү мәҗбүри.

Белемгә омтылыш

Тәһран университетының төрле факультетларында, шул исәптән теология буенча ике меңгә якын чит ил студенты белем ала. Халыкара сәясәт юнәлешендә түләүле аспирантурада укучылар да бар. Моның өчен башта бер ел фарсы телен өйрәнергә кирәк. Рәфыйк Таировның кызы Диана – шундыйларның берсе. Стамбулда магистратура тәмамлаганнан соң, монда аспирантурага кергән. Бу саргылт чәчле, зифа сынлы, зәңгәр күзле кызны күргәч, башта матурлыгына соклансам, аралаша башлагач, ул үзенең тирән белемле, максатчан булуы белән шаккаттырды. Татарстанда сәләтле яшьләрне чит илләрдә укыту өчен барлыкка килгән программа «Алгарыш» булса, Казахстанда ул «Болачак» дип атала икән.

Конференциядә катнашучы юлдашларым арасында Иран вузларында һәм мәктәпләрендә белем алу темасы еш күтәрелде. Сүз уңаеннан, Тәһранда югары белемлеләр күрсәткече бик югары. Ачык мәгълүмат буенча, бу илдә бюджет чыгымнарының 20 проценты вузлар, мәктәпләр, гомумән әйткәндә, мәгарифкә туры килә. Бу – гомуми вал продукциясеннән кергән табышның 5 проценты (чагыштыру өчен: 2018 елда Россиядә моның өчен 0,7 процент бүлеп бирде) дигән сүз.

Җәмгыятьтә иң үзенчәлекле мәсьәләләрнең берсе – хатын-кызларның башта югары белем алырга, шуннан соң гына кияүгә чыгарга теләве. Шуның нәтиҗәсе буларак, Россиядәге кебек үк, аларда да соң никахлашу күренеше барлыкка килгән. Ә бу – балалар да соңлап туа дигән сүз. Бу уңайдан ир-атлар милләт картая, демографик хәл кискенләшә дип борчыла. Әгәр элек Иран гаиләсендә сигез-тугыз бала булса, хәзер аларның саны өч-дүрттән артмый. Без каланың көньяк-көнчыгышында үсеп чыккан иң бай һәм заманча өлешендәге Дарьяче ясалма күле тирәседә ял итеп йөрүче шундый «кечкенә» гаиләләрне очраттык.

Мәктәпләрдә алты чит телдән үзеңә охшаганын, шул исәптән рус телен сайлап алырга була. Аларда, инглиз теленә мөкиббән китүләре белән бергә, рус теле белән кызыксыну да артуын әйтергә кирәк. Ата-аналар балаларының Европа телләрен дә, көнчыгыш телләрне дә камил үзләштерүен тели. «Тәһранда тулысынча бюджеттан финанслана торган дәүләт балалар бакчалары, мәктәпләр эшли. Шул ук вакытта монда шәхси уку һәм тәрбия йортлары да бар. Хосусый белем йортларында укыту елына бер меңнән алып ике мең долларга кадәр булырга мөмкин. Аларда хәлле гаиләләрнең балалары тәрбияләнә», – дип аңлатты Диана. Дабестан дип атала торган башлангыч мәктәптә 6-11 яшьлек малайлар һәм кызлар бергә укый. Биш елдан барлык укучылар, бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, башлангыч мәктәп турында сертификат ала.Шуннан соң аларны аералар. Урта мәктәп (рахманаи) өч ел дәвам итеп, анда кызларга, бездәге кебек үк, йорт эшләре өйрәтелә, малайларга исә башлангыч хәрби белем бирелә.

14 яшьтән «өлкән» мәктәп – дабирестан башлана. Монда балаларның киләчәктә белем алуларын нинди типтагы уку йортында һәм төгәл фәннәр, гуманитар я дини юнәлеш ләрнең кайсында дәвам итәсе ачыклана. Россия һәм Төркиядән аермалы буларак, Иранда 20 баллы система. «Моңа күнегү шактый читен булды. Ләкин беренче айларда ярак- лашу мөмкинлеге бирелә. Биредә югары билге алу өчен укуга мөнәсәбәт бик җитди булырга тиеш», – дип сөйли Диана. «Иранда дәүләт вузлары гына түгел, хосусый вузлар да күп», – дип сүзгә кушыла чал чәчле Габил әфәнде Җамалов. Ул совет заманында япь-яшь килеш СССРның Ирандагы илчелегендә, аннан соң Кабулда эшләгән. Алар Диана белән икесе кала буйлап гидларым булдылар. Бергәләп чәй эчкән арада Тәһранга бәйле төрле вакыйгалар искә алынды.

Су – иң мәртәбәле сәдака

Ә биредә чәй эчү – ул, барлык Көнчыгыш илләрендәге кебек үк, үзе бер йола. Гомумән, Иранда суга, икмәккә аерым хөрмәт белән карыйлар. Хәтта конференциянең символикасы да су тамчысына охшаган иде. Далада су ул – изге әйбер, шуңадыр, аэропортта тикшерү узганда, су шешәсен алып калмыйлар. Ә залда, аны су краны шикеллерәк җайланмадан алып, һәркем бушка сусавын баса ала. Соңрак, бер мәчеттә булганда, суга булган сакчыл мөнәсәбәтне тагын бер мәртәбә күзәттем. Бинага йөгереп кергән бер бала имам хатынына фарсы телендә берничә сүз әйтүгә, тегесе аны кечкенәрәк бүлмәгә алып кереп китте, һәм малай аннан ике стакан су тотып чыкты. Бераздан шул ук хәл тагын кабатланды.

«Иң мәртәбәле сәдака ул – су», – диделәр миңа конференциядә катнашучылар. Аны бөтен җирдә тәкъдим итәләр. Үзәк урамнарның берсендә безгә су белән бергә гөләп таҗыннан кайнатылган ширбәт тә авыз иттерделәр. Ә Иран шаһы Мөхәммәд Реза Пехлевинең тәхеткә утыру уңаеннан хатыны шаһинә Фәрахка бүләге –

Рудаки исемендәге опера театрын карарга барышлый, 1980-1988 ел- ларда Иран-Ирак сугышында һәлак булган хәрбиләрнең калдыкларын тантаналы рәвештә күмү чарасын күзәттек. Әйтергә кирәк, бөтен җирдә чит ил кешеләренә кунакчыл мөнәсәбәт сизелә. Китапханәнең уку залына килгән студент кызлар конференциядә минем белән фотога төшәргә сорадылар. Аларны ак ефәк шарф астыннан күренеп торган калфак кызыксындырган икән. «Сез таҗ кигән королева кебек күренәсез», – диделәр алар. Чынлап та, татар хатыннарының борынгы күлмәген хәтерләткән бала итәкле күлмәк һәм XIX гасырныкы төсле, кулдан чигелгән укалы бәләкәй калфак алар өчен ят һәм кызыклы тоелгандыр. Милли кием яшь кызларда конференциянең үзенә караганда да зуррак кызыксыну уятты кебек. «Сездән рөхсәт алып, без фотоны интернетка куячакбыз», – диде алар. Аларда нинди интернет челтәрләре эшлидер, анысын белмим. Безнең телефоннарда фейсбук ябык торды.

Үзәк мәйданда шәһәр кешеләре, шул исәптән журналистлар, Россия һәм Казахстан кунакларын очратуга куа- нышып, селфи төшерә башладылыр. «Сез газеталарның беренче битендә булачаксыз», – дип вәгъдә итте коллегалар. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китү кирәк: Иранда бик күп укыйлар. Без узган озын урамдагы биналарның беренче катында уннарча китап кибете санарга була иде. Шуларның берсенә кергәч, басмаларның сыйфаты югары, фотографияләрнең төсләре соклангыч җете булуын һәм аларның чагыштырмача очсыз булуын күреп шаккаттык. Безнең акча белән 700 сум торырлык китапларны анда 150-200 сумга сатып алдык. Без яшәгән «Alborz» отелендә (безнеңчә Эльбурс) үзебезгә дә матур рәсемле берничә газетаны бушка тәкъдим иттеләр. Димәк, биредә барлык катлам халыкның китап, вакытлы матбугат сатып алу мөмкинлеге бар.

Монда тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: Иранда байлыкны күрсәтеп, һаваланып йөрү кабул ителми. Дүрт көн дәвамында кыйммәтле автомобильләрдән нибары бер Порше Кайен очраттык. Хатын-кызларның бизәнү әйберләре дә, нигездә, челтәрләп эшләнгән көмештән.

Хатын-кызга хөрмәт

Сөнниләр мәчете белән танышырга кергәч, мин фарсы я гарәп телен белмәвемә бик көенгән идем. Башта бармак, кул белән аңлашырга туры килде. Бәхеткә, яшь мөселман хатын-кызлары арасында берничәсе инглизчә сөйләшә торган булып чыкты. Җомга намазыннан соң без алар белән аралашып алдык. Хатын-кызлар барысы да бик матур киенгән. Берничәсе балалары белән килгән. Көмәнлеләргә һәм өлкәннәргә беренче рәттә утыру өчен урыннар куелган. Мәчеттә, башка җәмәгать урыннарыннан аермалы буларак, барлык хатын-кызлар да чадра ябынган иде, берәүләренеке кара, икенчеләренеке ак.

Яныма киенүе белән башкалардан аерылып торучы яшь кенә хатын килде дә үзен Ясминә дип таныштырды. Берничә ел элек ул будда динен тоткан. Ә хәзер ислам кабул иткән. Шундый кисәк үзгәреш ясавын төшенә Мөхәммәд (с.г.с.) пәйгамбәр керү һәм аның фатихасы белән үзен ислам динен кабул иткән дип күрү белән бәйләп аңлатты. Намаздан соң имам хатыны мине чәйгә чакырды. Биредәге сөнниләрнең тормыш-көнкүреше белән якыннанрак танышырга теләсәм дә, автобуста коллегаларым көтеп торганга, баш тартырга туры килде. Озата чыккан арада Ясминә, үзенең Россиягә һәм Татарстанга бару теләге барлыгын әйтеп, «Сезнең ил турында биредә бик яхшы сөйлиләр», – дип куйды һәм шул арада яшь кенә ире белән дә таныштырырга өлгерде. Анысы исәнләшүгә: «Сез бу бинаны сөнниләр мәчете дип уйлый күрмәгез, – дияргә ашыкты. – Без аны арендага гына алып торабыз һәм чын мәчет төзергә өметләнәбез». Чынлап та, зиннәтле шигый мәчетләре һәм университет биләмәләрендәге мәһабәт мәчет белән чагыштырганда, манарасыз бу бина бик фәкыйрь күренә иде. Анда хәтта ирләр белән хатын-кызлар ягын тәбәнәк бамбук пәрдә генә аера. Ирләр артына баскан хатын-кызлар аларның намаз укуын күреп тора. Бәлкем, аларның чадра ябынуына да шул сәбәптер.

Иранга китәр алдыннан ахирәтләремә әйләнеп киткән стилистлар хатын-кызлар урамда, чыннан да, чадра ябынып йөриләрме икән дип белеп кайтырга кушканнар иде. Ябыналар. Ләкин, шәһәрнең борынгы өлешендә кара чадра бөркәнгән хатын-кызлар еш очраса, университетта укучы иран студенткалары бик заманча киенгән. Революциядән соң аларда дресс-код кертелгән: ул башка яулык-шарф ябуны, аяк-кулларның капланган булуын таләп итә. Нигездә, кызлар иркен чалбар кия, ә өске яктагы күлмәкләре тездән аз гына югарырык торырга тиеш. Әгәр башка бөркәнгән шарф астыннан бераз чәч күренеп тора икән, моның өчен ачуланучы юк. Монда ямьсез итеп катлы-катлы яулык ябынган хатын-кызларны очратмадык. Кызлар табигый тукымалардан стиль белән тегелгән киемнәрдән йөри. Әлеге дә баягы, 40 градус эсседә, бездәге сыман ясалма тукымадан каелган күлмәк кию мөмкин түгел. Кичен, бераз эсселек кими төшкәч, урамнардан иркенләбрәк узганда, тагын бер үзенчәлеккә игътибар иттем: мондагы үсмер кызлар 12 яшькә, ягъни җенси яктан җитлегү яшенә җиткәнче, нәкъ Коръәндә язылганча, башларын капламыйлар икән. Безнең Казанда 4-5 яшьлек кыз балалар сыман, тубыкка җиткән күлмәк киеп, шәл сыман зур яулык ябып йөрүче юк. Аяк киеме турында да әйт-мичә кала алмыйм. Иранга ябык аяк киеменнән барырга тәкъдим иткәннәр иде. Кондиционерлы бинада уңайлы тоелган туфли белән урамга чыккач, аяк тирләп йөдәтте. Күрәсең, шуңа күрә Иранда яшь хатын-кызлар оекбаш белән киелгән җиңел танкеткаларга өстенлек бирәләрдер.

Гомуми дресс-код бөтен кешегә дә ошый дип әйтеп булмый. Бу уңайдан самолетта бер сәер күренешнең шаһиты булдык. Тәһранга очканда, барлык хатын-кызлар европача киемнәрдән булгач, мин аларны туристлар дип уйлаган идем. Ә самолет җиргә утырыр алдыннан күземне ачсам, ни күрәм: алар танымаслык булып үзгәргән. Барысы да үзләренең милли киемен кигән һәм башларына яулык бөркәнгән. Кайтыр юлга чыккач та, нәкъ шул хәл кабатланды: һавага күтәрелүгә, Иран кызлары европача киенеп, яулыкларын салып куйды. Конференциядә катнашучы студенткаларның берсе миңа шулай аңлатты: борынгы заманнарда чадраны хатын-кызларның намусын саклау өчен уйлап чыгарганнар икән. Төнлә бер бинадан икенчесенә баручы хатын караңгылык белән кушылган, һәм бер-берсе белән бәрелешеп торган кабилә вәкилләре аларны күрә алмаган. Хәзер инде чадра фәлсәфәсе шәхес-кә, аның шәхси биләмәсенә, кеше хокукына хөрмәт билгесе буларак кабул ителә.

Иранда, гомумән, хатын-кызларга хөрмәт зур. Бүгенге Иран хатыны үз бәхетен гаиләдә генә түгел, карьерада да таба. Моның бер ачык мисалы – авангард стилендә корылган Табийт күпере. Аның архитекторы – 26 яшьлек Ләйлә Арагиан. Кызның үзенчәлекле проекты, бик катлаулы булуына карамастан, гамәлгә ашырылган. Каланың зур урамнарыннан берсе аша салынган күпер, транспортка гына түгел, архитектурада, дизайнда авангард тарафдарларына да юл ачкан. Тәһранда тагын бер нәрсәгә игътибар итмәү мөмкин түгел иде: биредә, шулай әйтергә яраса, балалар культы. Төркиядә ял иткәндә, андагы ир-атларның хатыннарына иркенләп ял итү мөмкинлеге биреп, балаларын үзләре каравына соклана идек. Монда да шул ук хәл. Безнең ил ир-атларына караганда иран аталары балаларына күбрәк игътибар бирә. Бәлкем, шуңадыр, безнекеләрдән аермалы буларак, супермаркетлар һәм халык күпләп йөри торган урыннарда капризланып елаган, нәрсәдер таләп итеп идәндә аунаган бала-чаганы күрмисең.

Бу өч көнлек сәфәремдә миңа Тәһранның тарихи базарында булырга, тарихи һәйкәл – Гөлстан Сараен күрергә, Иран милли музеенда һәм келәмнәр музеенда булырга туры килмәде. Күңел түрендә бу серле илгә тагын бер тапкыр килергә язсын иде дигән теләк калды.

Сюмбель ТАИШЕВА
Язма «Гаилә һәм мәктәп» журналының август санында басылып чыкты (2019 ел)

Добавить комментарий