Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәкәнеш музеенда – Мәскәү кунагы

Элекке СССР киңлекләрендә 1942 – 1943 елларда Украинаның Краснодон шәһәрендә немец аккупантларына каршы эш алып бару өчен оешкан «Яшь гвардия»челәргә багышланган йөздән артык музей булса, бүген аларны...

Элекке СССР киңлекләрендә 1942 – 1943 елларда Украинаның Краснодон шәһәрендә немец аккупантларына каршы эш алып бару өчен оешкан «Яшь гвардия»челәргә багышланган йөздән артык музей булса, бүген аларның саны ике дистәгә дә тулмый икән. Заманалар үзгәргән саен, тормыш кыйммәтләре дә үзгәрә. Александр Фадеевның әлеге каһарман комсомол-яшьләргә багышланган әсәре хәзер мәктәп программаларыннан да алынды. Әнә шул сакланып калган музейларның берсе безнең Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбендә урнашкан. Татарстанда бердәнбер «Яшь гвардия» музее ул, замана кыенлыкларына бирешмичә, гөрләтеп эшләп ята. Әлеге музейны саклап калуга күп көч куйган тынгысыз җанлы ветеран укытучы Римма Нури кызы Нигъмәтуллинаның эшен хәзер аның улы Рамил Нигъмәтуллин дәвам иттерә.
Әле шушы көннәрдә генә Тәкәнеш мәктәбендә «Яшь гвардия» яшерен оешмасының идарә штабы әгъзасы булган, 18 яшендә кулга алынып, кулларын лом белән сугып сындырып, бармакларын ишеккә кыстырып җәзалауларга да түзеп, иптәшләрен сатмаган, соңгы исәптә шахтага ташлап үтерелгән Сергей Тюленин туганының улы, Мәскәү кунагы – Юрий Леонидович Галкин булып китте. Әлеге музейның барлыгын интернеттан тапкан Юрий Леонидович кунакка килү теләге барлыгын белдерүгә, Тәкәнеш мәктәбендәгеләр аңа уңай җавап бирәләр. Мәртәбәле кунак укучылар белән дә, Мамадыш районы Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү методисты Резеда Револь кызы Нуриева җитәкчелегендә бер төркем Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама районнары укытучылары белән дә очрашты. Мәскәү кунагы буш кул белән килмәгән – Сергей Тюленинның кулдан ясалган портретының репродукциясен Тәкәнеш музеена бүләк итте. Очрашу бик җылы узды. Мәскәү кунагы укучыларның сорауларына җавап бирде.
Очрашу ахырында укучылар яшь гвардиячеләрнең батырлыгын сәхнәдән уйнап күрсәттеләр. Аларның тетрәндергеч чыгышлары һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагогы, «Туган якны өйрәнүчеләр» берләшмәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ