«Тәлинкәдәге өчпочмак белән ерак китеп булмый»

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Хәрәкәт Стратегиясе яктылыгында гуманитар фәннәрнең киләчәге» темасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Аны институтның директор вазифаларын башкаручы, тарих фәннәре докторы Радик Рим улы Салихов алып барды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Татарлар: хәрәкәт Стратегиясе» һәм Татарстанда академик фәннең приоритетлары, Татарстан гуманитар фәненең перспективалары, тарихи тикшеренүләрне алга җибәрүдә заманча мәгълүмати технологияләрне кертү һәм куллану, Татарстан һәм татар халкы тарихын популярлаштыру юнәлешләре дигән мәсьәләләр буенча кызып-кызып фикер алыштылар.

Модератор Радик Салихов үзенең кереш сүзендә ТР ФА кабул иткән Стратегия концепциясендә татар халкының тарихи үсеш чорларын таныту һәм пропагандалау каралган дип ассызыклап әйтеп китте.

Бәхтияр Измайлов (Тарих институтының дисциплинаара тикшеренүләр бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты) Стратегия концепциясе турында тулы сөйләде. Документны Тарих институты галимнәре эшләде, ә Фәннәр Академиясе кабул гына итте, диде ул, үз чыгышын йомгаклап.

Фото: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ

Искәндәр Гыйләҗев (Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы) сүзен тарихчылар арасында бердәмлек юк диюдән башлады:

– Тарих институтында да, КФУда да тарихчылар бердәм түгел, — диде галим. – Стратегия кабул ителде, тик ул ризасызлык уятты, тәнкыйть сүзләре күп ишетелде. Ләкин, минемчә, хәрәкәт Стратегиясе турында сүз чыккач, аны халыкка аңлата башлагач, татар җәмәгатьчелеге сискәнеп китте. Минем әйтәсем килә: киләчәгебез турында тарихчылар уйлансын, киләчәккә хәрәкәт бердәм булсын!

Тарихчылар өчен нәрсә әһәмиятле? Мин биредә дүрт төшенчәгә генә тукталып узам. 1 нче төшенчә – чыганаклар. Тарихчы чыганакларга таянырга тиеш. Студентларны да һәрвакыт шулай өйрәтәм, сүзегез өчен җавап бирегез дип. Чыганаклар бездә гаҗәеп күп. 1960 еллардан башланып киткән археологик экспедицияләр вакытында тарихчылар меңләгән чыганак таптылар. Алар эшкәртелмәгән, анализланмаган, фәнни системага салынмаган. Альфрид Бустанов хәзер экспедицияләр оештырып, тарихи чыганаклар җыеп йөри. 2 нче төшенчә – кадрлар әзерләү. Тарихчы кадрлар, гомумән, гуманитар кадрлар белән кытлык бездә. Журналистлар да тарихи чыганакларны матбугатта дөрес яктыртмыйлар. Моңа бәйле рәвештә 3 нче төшенчә барлыкка килә – татар телле кадрлар җитмәү мәсьәләсе. Ул җитди мәсьәлә! Татар тарихын татарча язарга кирәк дип саныйм. Мәсәлән, элек Равил Фәхретдинов, Миркасыйм Госманов, Равил Әмирханов тарихи китапларын татарча язалар иде. 4 нче төшенчә – пропаганда. Без татар тарихын пропагандалый белмибез! Пропаганда төрле формада булырга тиеш, интернет кына түгел. Төрле телләрдә татар тарихын пропагандалауга ихтыяҗ бик зур бүген.

Дамир Исхаков («Туган җир – Родной край» журналының баш редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы). Уйланылган Стратегия килеп чыкмады, чөнки татар телле белгечләр җитми. Римзил Вәлиев белән миңа Стратегияне эшләүдә турыдан-туры катнашу мөмкин түгел иде, шуңа күрә эшче төркемнәрдә катнаша алмадым. Концепция бар, татар халкы хәрәкәт итә, ә максат юк! ИЯЛИ (Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. – И.Ф.) күп китаплар чыгара, бу – плюс. «Туган тел» журналына 2 млн сум бирде республика хөкүмәте. Стратегия концепциясен татар Конгрессы Фәннәр Академиясенә эшләргә бирде, экспертларга түлибез, диде. Бу дөрес булмады, минемчә. Конгресс тирәсендә тупланасы иде.

XX гасыр татар тарихы бик начар өйрәнелгән. «Татарлар тарихы»ның 7 нче томы бик начар язылган, фәнни анализ сыек. Кайбер темалар, мәсәлән, 90 еллардагы милли хәрәкәт начар язылган, 1920 еллар бик сай өйрәнелгән. СССР вакытында үзәк татарларга каршы булган. Федерализм буенча Татарстанда белгеч юк, олы яшьтәге Мидхәт Фарукшиннан башка. Татар социологиясен өйрәнүче юк, моның өчен акча бүлеп бирергә кирәк, мәсәлән, Самара, Саратов, Оренбургта социологик тикшеренүләр үткәрү өчен. Моны Фәннәр Академиясе контрольдә тотмый. Статистик мәгълүмат юк, мәсәлән, Россия төбәкләрендә ничә татар мәктәбе барлыгын белмибез, ә бит ун предмет татарча укытыла торган мәктәпләр бар төбәкләрдә. Татар торак пунктларының тарихын өйрәнеп язасы бар, ә башкортлар эшләде бу эшне. Соңгы айларда ТНВда эшләдем, татарча фильмнарда төшәргә татар телле тарихчылар юк.

Радик Салихов. Стратегия хупланган, шуннан чыгып эш итик!

Фото: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ

Гөлнара Габдрахманова (Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, социология фәннәре докторы) хәрәкәт Стратегиясе концепциясе кысаларында яхшы презентация күрсәтеп, фәнни чыгыш ясады.

– Төмән, Омск, Томск, Новосибирск өлкәләрендә без үткәргән этнологик тикшеренүләргә нигезләнеп, шул җирләрдә яшәүче татарлар үз милләтен онытмый, киресенчә, татар булулары белән горурлана дип әйтә алабыз. Татар халкын милләт буларак таныта, билгели торган биш пунктка таянып, халкыбызның телен, мәгарифен, мәдәниятен, динен, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Стратегиядә гаилә турында да күп әйтелә. Татарны танып белү өчен әлеге биш пунктны Рафаил Хәкимов (Тарих институтының элекке директоры – ред.) белән бергә эшләдек. Бүген анализлый торган концепция татар халкын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия.

Радик Салихов. Концепция һәркемгә кирәк, мөһим ул.

Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсенә нигезләнеп, ТР Министрлар Кабинеты төбәкләрдәге татар мәктәпләрен шактый еллар татарча дәреслекләр белән тәэмин итеп торды. Бу эшне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә даими рәвештә уңышлы башкарып килделәр. Бу программаны яңадан җанландырып җибәрәсе иде. Татарстаннан читтәге татарларга мондый ярдәм кимегәч, хәзер Башкортстан хөкүмәте башкорт меценатлары ярдәме белән республиканың үзендә дә, шулай ук татарлар яши торган кайбер төбәкләрдә дә, мәсәлән, Әстерхан өлкәсендә башкорт телендә язылган дәреслекләрне тарата икән. Шул уңайдан КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Раил Фәхретдинов бу мәсьәләгә аерым тукталды:

– Стратегия ул – декларация генә. РФ буенча еш йөрим, урыннарда татар хәле начар. Әстерхан өлкәсендә ногайлар ныгый, ә татар хәле катлаулы. Татарстан шактый еллар төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итте. Бу эш туктагач, Башкортстан татарлар яши торган төбәкләрдә башкорт дәреслекләрен тарата, хәзер башкорт телен укыталар. Әстерхан, Башкортстанда шушылай эшләнә.

Алтай культурасының нигезе – төрки дип санаган профессор Вахит Хаков. Беренче тапкыр ул шушы фикерне әйткән. Моңа ныклап таянырга, бу академик бурычны хәл итәргә кирәк.

Кырым тарихи һәйкәлләре корпусы эшләнгән, ләкин бөтен татар халкыныкын эшләргә кирәк. Татарстанныкын эшләдем, бер том әзер! Бу – академик фән бурычы.

Чувашия, Башкортстан, Удмуртия галимнәре татарның ролен Казан ханлыгында киметеп язалар, үзләрен күтәрәләр. Мәсәлән, Арчаны удмуртныкы, диләр удмурт галимнәре.

Популярлаштыру турында. Татарстан һәм татар халкы тарихын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә укытырга кертсен, бу иң яхшы популярлаштыру булыр.

Римзил Вәлиев (журналист һәм җәмәгать эшлеклесе)Татар үзен-үзе сакламаса, беркем дә сакламас. Конгресс эшли, Татарстан яши, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле күләмдә акча бүлеп бирә. Стратегиядә Татарстан матбугаты, радио турында да сүз юк, ләкин бу документ Хәрәкәт Стратегиясе дип атала. Искәндәр Аязович белән бәхәскә кереп әйтәм, башта тел, аның янында тарих тора.

Искәндәр Гыйләҗев. Мин алай әйтмәдем, Сез мине дөрес аңламагансыз.

Римзил Вәлиев. Татар тарихын татарча гына түгел, русча да, һ.б. телләрдә дә пропагандаларга кирәк. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан язган Лилия Габдрафикованың урысча китапларын җәй буе яратып укыдым. Шулай ук Әлфия Галләмова китаплары бик яхшы. Марат Ганиев миңа ун китап бирде, унысы да татарча һәм русча язылган, сайтта бар алар. Милләт үзәге кирәк дигән фикер әйткән Дания Заһидуллина, ләкин аның структурасында Тарих институты юк.

Альфрид Бустанов (философия докторы (PhD), Амстердам университеты профессоры). Искәндәр Аязович белән килешмим, тарихчылар бердәм. Минем фикеремчә, чыганаклар бар. Килешәм, кадрлар әзерләү актуаль. Д.Исхаков белән түгәрәк өстәлләр уздыра идек. Аналитик тел мәсьәләсен күтәрәм, заманча татарча фәнни аналитик тел кирәк! Бәхтияр дә әйтеп китте, өйрәнелгән текстлар бар, аналитик телне үстерергә кирәк дип. 100 битлек документ Фәннәр Академиясе тарафыннан кабул ителде. Гражданнар буларак, дәүләттән таләп итәргә хаклы без. Бу процесста катнашуыбыз белән без, яшь тарихчылар, бәхетле!

Марат Гыйбатдинов (Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты)Стратегия бар, шуны танырга, эшләргә кирәк. Иманым камил, башка стратегия булмаячак. Идеаль стратегия булалмый, Конституция дә камил булмады, кеше язган бер документ та камил түгел. Тарих институтында фәнни китапларыбыз ике телдә чыга, конференцияләр ике телдә бара, 90 % конференцияләрне татар телендә үткәрәбез. Татар телле галимнәребез дә бар икәнлеге ачыкланды, менә дигән итеп татарча сөйлиләр. Тарих институтына ТНВ, Татмедиа белән бергәләп эшләргә кирәк, татар халкы тарихы буенча мастер-класслар үткәрергә тәкъдим итәм. СССРда «Знание» оешмасы булган, ул тарихны популярлаштыру белән актив шөгыльләнгән.

Дамир Исхаков. Элек «Мәгариф» нәшрияты чыгарган китаплар, дәреслекләр интернетта Тарих институты сайтында булырга тиеш, алар куелмаган.

Лилия Габдрафикова (Тарих институтының ТР халыклары тарихи-мәдәни мирасы бүлеге баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы)Милләт җыенына бер тарихчыны да чакырмадылар, хәтта Рафаил Сибгатовичны да. Буыннар алмашына, диләр, ләкин Милләт җыенында алышынмый, аксакаллар анда, яшьләрне дә кертергә, катнаштырырга кирәк. Ханымнар чәй эчеп йөриләр.

Дамир Исхаков. «Ак калфак»лар бит алар. Милләт җыенының составын үзгәртеп булмады пандемия аркасында, Конгресс чикләүләр кертмәкче, алыштырмакчы иде.

Лилия Габдрафикова. Милли үзаңны, рухны, шәхси җаваплылыкны арттырырга кирәк. Тәлинкәдәге өчпочмак белән генә ерак китеп булмый. Татар халкын саклау өчен Конгресс, ТР ФА җавап бирә, кызганычка, Тарих институты Стратегиядә юк.

Марат Гыйбатдинов. Тарих институтына яшьләр килми, яшь белгечләрне югалтабыз хәтта. Яшь тарихчылар фәннән, татар тематикасыннан китәләр. 15-20 елдан татар тарихын беркем дә өйрәнүче калмас!

Лилия Габдрафикова. Башкортстандагы төньяк-көнбатыш диалекты – татар теле ул. Аңа каршы татар Конгрессы мөнәсәбәтен, реакциясен күрсәтми. Татар арасында бердәмлек юк. Стратегияне интернетта татар милләтчелеге дип тә язалар. Берләшеп эшләргә кирәк!

Бәхтияр Измайлов. Укытучылар һәм директорларны чакырып, икенче түгәрәк өстәлне мәгарифкә багышларга кирәк. Татар тарихын популярлаштыру буенча электрон курсларны интернетта күбәйтергә кирәк.

Римзил Вәлиев. Мин Аграр университетта, КФУда татар тарихын факультатив итеп укытырга тәкъдим кертәм.

Радик Салихов. Түгәрәк өстәлне йомгаклап әйтәм, бу – уртак эш, бу – манифест түгел. Әйе, минем фикеремчә, Стратегияне гомумиләштерергә кирәк. Аның өчен бергәләп эшләү зарур.

Түгәрәк өстәл утырышын
Илһам ФӘТТАХОВ язып алды

Добавить комментарий