Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәнәфес арасында пешерелгән гөбәдия

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнованың эше тыгыз икәнне шул ук хәлдәге хезмәттәшләре дә, ата-аналар да яхшы аңлыйдыр. Әмма хуҗәбикә ва...

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнованың эше тыгыз икәнне шул ук хәлдәге хезмәттәшләре дә, ата-аналар да яхшы аңлыйдыр. Әмма хуҗәбикә вазифасын читкә куеп булмый бит. Укучыбыз безнең белән гөбәдия пешерү рецептын уртаклашты.
Камыр куйдым: 1 калак чүпрә, чеметем тоз, 1 кадәр песокны стаканга салып болгаттым да өстенә җылы су агыздым, ул күпергәнче, табакка ярты литр җылы сөт, 1 кашык песок, тоз, ак май, 1 йомырка салдым. Күпергән чүпрәне өстәп болгаттым да камыр бастым. Камыр 1 сәгатьтә кабарды.
Камырны җәеп, табага салдым. 1 нче кат – кызыл эремчек, 2 кат – җимеш, 3 нче кат – дөге, ак май, 4 нче кат – йомырка, 5 нче кат – кызыл эремчек . Камырны каплап, өстен чәнечке белән тишкәләдем, духовкада 30 минутлап пешерәм. Гөбәдияне алгач, өстен майлап алам.
Тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ