Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих белән кызыксынучылар өчен бушлай күргәзмә эшли

Бүген Казан Кремленең «Манеж» залында «Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Госманлы империясе солтаны Абдул-Хәмид II тарафыннан тупланган коллекц...

Бүген Казан Кремленең «Манеж» залында «Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Госманлы империясе солтаны Абдул-Хәмид II тарафыннан тупланган коллекция фотокүргәзмәсе Россия һәм Төркия арасындагы Мәдәният һәм туризм елы кысаларында уза.

Аны ачу тантанасында Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Исмет Эрикан, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

- Фотосурәт барлыкка килгән чорда шундый күркәм коллекцияне туплауны бары тик алдынгы карашлы дәүләт һәм милләт җитәкчеләре генә булдыра аладыр. Әлеге фотолар бүгенге буынга аеруча кыйммәтле», – диде Зилә Вәлиева үз чыгышында.

«Манеж» күргәзмәләр залында урын алган фотосурәтләрне барлык теләүчеләр бүген кичке алтыга кадәр, җомга – 11.00-20.00, шимбә 10.00-18.00 сәгать аралыгында дә карый ала.

Ландыш НӘСЫЙХОВА


Расиха ФАИЗОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ