Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар халкының үсеш стратегиясен син ничек күзаллыйсың, татар мөгаллиме?

Дөньяда без – татарлар ун миллионга якын. Һәм татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урында. Татарларның тарихи ватаны Татарстан булса да, бар татарның миллион ярымы гына татар мәмләкәтендә яши. Дөнья б...

Дөньяда без – татарлар ун миллионга якын. Һәм татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урында. Татарларның тарихи ватаны Татарстан булса да, бар татарның миллион ярымы гына татар мәмләкәтендә яши. Дөнья буйлап чәчелгән, сибелгән шул татар! Әле шуның өстенә, тарихи юлында нинди генә чоңгыл-сикәлтәләр, давыл-зилзиләләр аша узарга туры килгән аңа. Тик шулай да татар һәрвакыт татар булып кала бирде. Соңгы вакытта Россиядә милли телләргә, шул исәптән татар теленә карата булдырылган тискәре вазгыять шартларында да һәрбер татар үзенең татар милләтеннән булуы белән горурланып яшәргә, үз милләтен таныту юнәлешендә игелекле гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылу ягын карарга тиеш. Бу мәсьәлә Хөкүмәт даирәләрен дә, иҗтимагый оешмалар җитәкчелеген дә борчымый калмый, әлбәттә. Шуңа да Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов быелның сентябрендә ясаган еллык Юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы алдына «Татар халкының үсеш стратегиясе»н эшләү бурычын юкка гына куймады. Инде бу юнәлештә эш башланды да. «Әлеге Стратегия ТАССР оешуның 100 еллыгына юнәлдерелгән булырга һәм анда дөньядагы ун миллион татарның һәрберсенең мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш дигән максатны үз алдыбызга куеп эш итәчәкбез», – ди Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев.


Бу җәһәттән, Бөтендөнья татар конгрессы үз сайтында махсус бит ачкан, һәм анда «Татар халкының үсеш стратегиясе»нә кагылышлы бөтен сораулар, фикер-тәкъдимнәр урнаштырылып барыла.


«Татар халкының үсеш стратегиясе»н булдыру өч этапка бүлеп карала:


* беренчесе – кыска вакыт аралыгы, ягъни 2020 елга кадәр булган вакыт өчен;


* икенчесе – уртача вакытка – 2030 елга кадәр;


* өченчесе – 2050 елга кадәр.


Әйткәнемчә, бу Стратегиянең төп максаты – татар халкын берләштерү, аны милләт буларак бар җиһанга таныту. Әлеге документ киләсе елга 30 август – Республика көненә кабул ителергә тиеш.


Бөтендөнья татар конгрессы сайты битендә әлеге Стратегия уңаеннан инде үз фикерләрен җиткерүчеләр бар. Әйтик, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс ага Сафиуллин түбәндәге фикерләрен җиткергән: «Татар халкы үсеше стратегиясе»нең төп идеясе милләтнең алга баруы турында булырга тиеш, исән калу турында түгел. Әмма алга бару өчен чигенүдән туктарга кирәк. «Стратегия» алга китәргә әзерләнү, көч туплау мәгънәсен аңлата торган документ булырга тиеш.


Стратегиядә күрсәтелгән төп мәсьәлә – милли мәгарифне торгызу булырга тиеш: балалар бакчасыннан башлап, мәктәпләр, югары белем бирү системасы, университетлар дәрәҗәсендә.


Төп максат буларак – татар халкын бөек милләт итеп тәрбияләү бурычы торырга тиеш дип саныйм. Рухи, фәнни, әхлак, белем, мәдәният ягыннан татарлар башка милләтләрдән ким булырга тиеш түгел. Бөек халык кына бөек максат куя ала».


Икенче бер тарихчы галимебез Дамир әфәнде Исхаковның да «Татар халкы үсеше стратегиясе»нә багышланган документны булдыруга карата булган фикерләре кызыклы: «Стратегия – катлаулы документ. Әлеге документны төзегәндә берничә конкурент хәлдә булган төркем төзергә кирәк. Мәсәлән, Фәннәр академиясе, дин әһелләре, иҗтимагый фикер вәкилләре, яшьләр төркеме, татар бизнесы һ.б. Эш шулай оештырылса, иң әһәмиятле сорау туа: «Үзәкне кем тотып торачак?».


Әлбәттә, бу уңайдан һәрбер фикер кызыклы.


Һәркемгә мәгълүм: укытучы халкы элек-электән алдынгы фикерле, үткер карашлы, башкаларны үзе артыннан ияртеп баручылар затыннан. Шуңа да «Татар халкы үсеше стратегиясе»н булдырганда да алар әйдәүчеләр сафында булыр, дип ышанып калабыз. Бигрәк тә татар мөгаллимнәре!


Татарны татар милләте буларак дөньяда таныту өчен нинди чаралар күрергә тиешбез дип саныйсыз? Шул хакта фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерсәгез иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ