Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәбендә – инглиз теле атналыгы

Безнең мәктәбебездә фән буенча атналыклар бик кызыклы һәм файдалы үтә. Быелгы  уку елының  өченче чиреген дә инглиз теле атналыгы белән башлап җибәрдек.Атналыкка куелган максатлар түбәндәгеләр:– укучы...

Безнең мәктәбебездә фән буенча атналыклар бик кызыклы һәм файдалы үтә. Быелгы  уку елының  өченче чиреген дә инглиз теле атналыгы белән башлап җибәрдек.
Атналыкка куелган максатлар түбәндәгеләр:
– укучыларда чит телләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту;
– укучыларның сөйләм телен камилләштерү;
– инглиз теленнән сүз байлыкларын арттыру.
Атна дәвамында укучылар өчен төрле бәйгеләр үтте. Башлангыч сыйныф укучылары өчен брейнринг уздырылды. Укучылар, ике төркемгә бүленеп, ун төр бирем буенча көч сынашты. Биремнәр «Хайваннар» темасына караган иде. Уен барышында укучылар, пазл җыеп, җөмләләр төзеде, табышмакларга җавап бирде. Ә II сыйныф укучылары хәрефләрне алфавит буенча җыйды; авазларны ишетеп, авазлар язылган карточканы сайлады. Уен бик кызыклы үтте, укучылар бик актив булды.
Урта сыйныф укучылары өчен исә викторина уздырылды. Шулай ук укучылар ике төркемгә бүленде. Укучылар уен барышында белемнәрен ныгытты, үзләренә яңа һәм файдалы мәгълүмат алды. Уен-бәйге алты төр биремнәрдән торды. Биремнәр төрле темага караган иде: рус телендәге мәкальләрне инглиз телендәге мәкальләргә туры китерергә, кызыклы табышмакларга җавап бирергә (In winter and in summer they are in one colour. – Зимой и летом – одним цветом), кыскартмаларны аңлату (B4 – Before), саннар урынына хәрефләр куеп, ике җөмлә төзү, бирелгән кроссвордта сигез җимеш исемнәрен табу. Нәтиҗәдә, ике төркем укучылары да, зур тырышлык һәм активлык күрсәтеп, җиңү яуладылар.
Өлкән сыйныф укучылары үз белемнәрен «Своя игра» бәйгесендә сынады. Укучылар төрле ил флаглары, акча берәмлекләре, ашамлыклар һәм музыкаль кораллар буенча белемнәрен күрсәтте. Шулай ук алар ике төркемгә бүленеп уйнады.
Атна дәвамында концертка әзерлек барды. Традиция буенча, инглиз теле атналыгы быел да мәктәбебездә укучылар тарафыннан инглиз телендә әзерләнгән концерт-тамаша белән тәмамланды. Мондый чараларда укучыларыбыз бик зур кызыксыну, теләк белән катнашалар. Быел башлангыч класс укучылары “The gift of pearls “(жемчуг) әкиятен  сәхнәләштерделәр, башка сыйныф  укучылары шигырь укыдылар, җырладылар, мәзәкләр сөйләделәр.
Ләйлә ШӘМСЕТДИНОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ