Татар теле укыту нык тырышлык таләп итә

Алабугада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Чарада күп кенә мәртәбәле кунаклар белән беррәттән “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының дусты, даими авторы Казан шәһәренең А.СУмеркин исемендәге 116 нчы лицееның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Әфтах кызы ГАБДИНОВА да чыгыш ясады. Аның чыгышыннан кайбер өземтәләр.

Бүгенге вазгыять татар теле һәм әдәбиятын укытуда да зур тырышлык таләп итә. Мәктәптә эшли башлаганнан бирле мине: «Дәресләрне ничек итеп яраттырырга?» – дигән сорау борчый. Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың аңын үстерә. Материалны үзләштерү кызыклы һәм уңайлы булса гына укучының күңеле үсә, тел өйрәнергә теләге арта. Шуңа күрә дә дәресләремне нәтиҗәле итәр өчен яңалык кертергә, инновацион алымнар кулланырга, гадәти булмаган дәресләр үткәрергә тырышам.

Дәрестә өйрәнелгән материалны практикада да кулланып карау – балалар өчен аеруча файдалы. Бергәләп урамда, музейда, экскурсиядә татарча сораулар бирү, кибеттә нәрсәдер сатып алу предметны өйрәнүне тагын да кызыклырак итә. Укучылар татар телен дәрестә генә түгел, башка урында да куллана алулары белән бик тә горурлана, тагын да күбрәк беләселәре килә.

Уку-укыту процессында ата-аналар белән дөрес эш алып бару да зур әһәмияткә ия. Алар белән дә тыгыз элемтәдә булып, дәресләргә чакыру, спектакльләр, концертлар күрсәтү, бергә төрле чаралар үткәрү татар теленә кызыксыну, мәхәббәт уята. Балаларының дәресләргә яратып йөрүләренә, татарча иркен сөйләшүләренә, дәрестә русча бер сүз дә әйтмичә, барысын да аңлауларына кайсы ата-ана каршы булсын!?

Шуның белән бергә, әти-әни баласының тормышында туган телнең никадәр мөһим икәнлеген аңласын, милләт, туган тел язмышы өчен җаваплылык хисен тойсын өчен – милли мохит, телебезнең кулланылыш даирәсе булу аеруча мөһим.

Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелү туган телебезнең кыйммәте артуга, аны дөньякүләм танытуга ышанычны бермә-бер арттыра. Казаныбызда бер-бер артлы төрле мәртәбәле чаралар уздырылуы, тарихи мирас булган урыннарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе һәм республикабызның икътисади һәм сәяси яктан дөнья масштабында танылуы балаларда үз Республикалары белән горурлану хисләре уята. Алар үзләрен глобаль киңлекләрнең аерылгысыз бер кисәге итеп тоялар. Башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, көндәшлеккә ихтирам белән карарга, кунакчыллыкка, рухи һәм физик яктан көчле булып үсәргә өйрәнәләр.

Мәктәпләрдә җанын-тәнен биреп эшләгән сыйныф җитәкчеләре бармак белән генә санарлык. Чөнки эше, җаваплылыгы бик күп, ә түләү аз иде. Яшь укытучыларга, әлбәттә, тәҗрибә белән осталык та җитеп бетми. Хәзер, Президент карары белән өстәмә түләүләр кергәч, бу эшкә алынучылар артыр.

Шәхсән үземә килгәндә, 25 ел мәктәптә укыту дәверемдә сыйныф җитәкчесе булып эшләмәгән бер генә елым да булмады. Бу эшне яратып башкарам, тәҗрибәм дә җитәрлек. Укучыларым уку һәм тәртип буенча алдынгылар. Ә моның өчен күпме көч һәм хезмәт куелганын үзем генә беләм. Сыйныф җитәкчелеге өчен бөтенләй түләмәсәләр дә эшләр идем, чөнки җыелышып балалар белән каядыр бару, төрле чаралар үткәрү гадәткә кергән. Алар булмаса күңелдә ниндидер бушлык булыр иде.

Иң зур теләгем – сыйныфымдагы укучыларымда үз илләренең чын патриотларын тәрбияләү. Ә илгә мәхәббәт беренче карашка бик гади булып тоелган әйберләрдән – баланың сыйныфташларына, мәктәбенә, туган авылына, шәһәренә булган мәхәббәттән башлана. Алда әйтелгәннәрне күздә тотып, ватанпәрвәрлек тәрбияләү юнәлешендә шактый эшләр башкарыла: безнең сыйныф укучылары шәһәр күләмендә уздырылучы «Янәшәдә ветеран яши», «Җиңү хаты», «Чемодан эчендә музей», «ТАССРга – 100 ел» акцияләрендә актив

катнашты. Әлеге уникаль проектлар балаларны һәм аларның әти-әниләрен бергәләп эзләнергә, уйланырга зур этәргеч бирде.

Укучыларым мәктәбебездә Советлар Союзы Герое Абдулхак Сагитович Умеркин исемендәге музей ачылу өчен үз өлешләрен кертү максатыннан эзләнү-тикшеренү эшләре алып баралар, танылган шәхесләр белән очрашалар. Шулай ук шәһәребездә урнашкан башка мәктәп музейларында да булырга тырышабыз. Мәркәзебездә 170 мәктәп музее эшләве бик күңелле күренеш булуын әйтми кала алмыйм.

Бала күңеленә юл табу, тормышка ныклы адымнар белән атлап керерлек шәхес тәрбияләү – җаваплы, мәртәбәле һәм изге хезмәт! Сыйныф җитәкчесенең эше соңгы кыңгырау чылтырау белән төгәлләнми, киресенчә, уңыш җыю чоры башлана. Киләчәк язмышы ныклы, кыйбласы туры, барыр юлы дөрес булырлык итеп салынган нигез генә нык була. А.С.Макаренко сүзе белән әйтсәк «Кеше тәрбияләү – димәк иртәгәге көннең шатлыгын тәрбияләү дигән сүз».

Добавить комментарий