Татар телен белгәннәргә бүләк
Башкаланың 10 нчы аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле татар-рус мәктәбендә «Уңышка юл» проекты кысаларында Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов һәм шагыйрә Илзирә Вәлиуллина белән очрашу бул...
Башкаланың 10 нчы аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле татар-рус мәктәбендә «Уңышка юл» проекты кысаларында Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов һәм шагыйрә Илзирә Вәлиуллина белән очрашу булып узды.
Кунаклар укучыларга үзләрен уңышка илткән юллары турында сөйләде, әле юлдан барган чакта туган телне белүнең никадәр әһәмиятле булуына аерым игътибар бирелде. Укучылар да җавапсыз калмады: Тукай телендә матур итеп сөйләшүләрен күрсәтте. Ә сигезенче сыйныф укучысы Исмәгыйлева Камилә үзе иҗат иткән шигырьне сөйләп, Илзирә ханымның автографлы шигырьләр җыентыгына лаек булды.

Комментарийлар