Татар теленең киләчәк язмышы олимпидаларда сынала

Халкыбызда: «Теле бар – халык булган, теле юк – балык булган», дигән гыйбарә бар. Бик тә уйландырырлык әйтем бу. Соңгы вакытта Россиядә телләргә каршы башланган мәкерле һөҗүм кайчандыр милләтара һәм халыкара аралашу чарасы булып хезмәт иткән татар теленнән  дошман ясады да куйды. Мәктәпләрдә балаларын нинди  телдә укытуны сайлау ата-аналар ихтыярына калдырылды. Татар телен укыту дәресләре бермә-бер кыскартылды. Татар телен яклап урам җыеннары уздырырга ниятләгәннәргә – мэриядән рөхсәт юк, митингта сүз әйткәннәрдән исә җинаятьче я дошман ясыйлар. Шундый шартларда балаларда татар теленә ничек мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләргә була соң? Әле бит республикабызда татар теле һәм әдәбиятыннан иң белемле укучыларны ачыклау максатыннан олимпиадалар уздыру традициясе дә яшәп килә. Телгә мөнәсәбәтне тискәре якка ничек кенә үзгәртергә тырышмасыннар, әле республикабызда татар теленнән олимпиада үткәрү – гамәлдә. Димәк, хәзерге шартларда да туган телебез һәм әдәбиятыбыз белән ныклап кызыксынучы укучылар бар. Бу көннәрдә районнарда татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылучы олимпиадаларның муниципаль туры бара. Алар ниндирәк шартларда уза? Аларны үткәрүдә ниндирәк кыенлык, проблемалар бар? Шушы сорауларга ачыклык кертү максатыннан, республикабызның берничә татар теле һәм әдәбияты укытучысына мөрәҗәгать иттек.

Гөлфия ГАЛИЕВА, Әтнә районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе:

– Замананың ачы җилләре татар теле һәм әдәбияты фәненә нык зыян салды шул. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә татар теленә караш үзгәрде сыман. Әйе, татар авылындагы татар мәктәпләрендә фәнне укыту өчен ата-аналар ризалыгы кирәк булды.

Уку елын шикле уйлар белән башлаган идек бит. Ә укыганда һәр укучы үзенә ошый торган, җанына якын булган фәнне сайлап куя. Кемдер саннар белән эш итүне ошатса, кемнәрдер сочинениеләр язуны, калын-калын китаплар укуны үз итә. Нәкъ менә шундыйлар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада белән кызыксыналар да инде. Олимпиада ул – укучының көчен сынап карар өчен оештырыла торган чара, шул фән буенча булган белемнәрен күрсәтергә менә дигән мөмкинчелек. Әзерләнү моменты гына да күпме яңа мәгълүмат, белем бирә. Җиңү түгел, ә шул алган белемнәр укучы тормышына йогынты ясый, ярдәм итә бит. Районыбыз укучылары, менә шул хакыйкатьне аңлап, бик теләп татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадаларны сайлады.

Бу атнада татар телендә укучы татар мәктәпләре өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының муниципаль туры узды. Районыбызның 12 мәктәбеннән татар теле олимпиадасында – 93, ә татар әдәбиятыннан 26 укучы катнашты. Район мәгариф бүлеге тарафыннан төзелгән олимпиада тикшерү комиссиясе эшләрне җентекләп карады, бәяләде, укучыларыбызның фән буенча белемнәре югары дигән нәтиҗәгә килде.

Якын көннәрдә татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының рус телендә укучы татар мәктәпләре һәм рус телендә укучы татар мәктәпләре өчен дә район этабы уздырылачак. Анда барлыгы 53 укучы катнашырга теләк белдерде.

Безнең Әтнә районы – саф татар төбәге. Шуңа да укучыларыбызның үз туган телләрен үз итүләре, татар милләтеннән булулары белән горурлнулары гаҗәп тә түгел. Без, татар телчеләре, моның белән чиксез горурланабыз. Тагын шунысы сөендерә: районыбыз укучылары елның-елында татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылучы республикакүләм фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Әйтик, узган ел минем укучым Рәзилә Газизова XI сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры булып танылган иде. Быелгылары да Әтнә районы данына тап төшермәсләр, туган телләренең чын патриотлары булуларын тирән белемнәре белән республика күләмендә дәлилли алырлар, дип уйлыйм.

Алсу ӘХМӘТГАЛИЕВАЛилия ГАРӘПШИНА, Казандагы 171 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары:

– Республика олимпиадаларында җиңә алырлык укучылар әзерләү өчен баланың индивидуальлеген ачу, аңа үсәргә булышу – төп максатыбыз. Һәр сыйныфта фәнгә карата кызыксыну, күп белергә теләү хисләре  белән янган укучылар бар.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары буларак, без сәләтле укучылар белән эшне туган телебезне, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру аша оештырабыз. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну уяту максатыннан, без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барабыз. Тәрҗемә эшләре, фразеологизмнарны сөйләмгә кертү, мәкальләр, табышмаклар ятлау, кроссвордлар төзү – укучылар һәм аларның ата-аналары белән бергә эшли торган биремнәргә әйләнәләр.  Сәләтле балалар белән эшләгәндә  алар алдына түбәндәге максатларны куябыз:

– программа материалын яхшы белү;

– өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу;

– бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;

– сүзлекләр белән эшли белү;

–Татарстан тарихы, вакытлы матбугат белән кызыксыну;

– радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару;

– мөстәкыйль эшләргә өйрәнү;

– иҗади эшләр эшләү һ.б.

Олимпиадада, гадәттә, фәнне аеруча зур кызыксыну белән өйрәнүче, зирәк, тырыш, иҗади сәләткә ия булган балалар көч сынаша. Бәйге махсус әзерлек таләп итә, бөтен көчне куеп эшләгәндә генә көткән нәтиҗәгә ирешеп була. Өч ел республикакүләм олимпиадада катнашып, 2015 елда җиңүче, 2016 – 2017 елларда призёр булган Гөлия Хәсбиуллина, 2013 елда призёр булган Рамилә Сөләйманова, төбәкара олимпиадада ике ел җиңүче булган Илмира Закирова, шәһәр турында ике ел призёр булган Регина Мөхәммәтшина – мәктәбебез горурлыгы. Фән белән кызыксыну, туган телгә мәхәббәт Гөлия белән Рамиләне КФУга китерде, бүгенге көндә алар татар теле бүлегендә укыйлар.

Йомгаклап, шуны әйтәсебез килә: һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә. Халкыбызның: «Сәләтнең бер өлеше –тумыштан, тугыз өлеше – тырышлыктан» дигән мәкале нәкъ шул хактадыр, мөгаен. Чыннан да, укучы белән укытучы бердәм булып, зур тырышлык куеп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләре фән буларак мәктәпләребездә кысрыкланган хәзерге вазгыятьтә һәм бездәгедәй руслашкаш шәһәр мәктәбе шартларында.

Гөлназ СӨНГАТУЛЛИНА, Бөгелмә  районындагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе:

– Безнең Бөгелмә районында да татар теленнән республикакүләм олимпиадаларның муниципаль туры булып узды. Бәйгедә барлык мәктәпләр дә теләп катнашты. Бәйге барышында укучыларның яхшы әзерлек белән килүләре ачыкланды.   Укучыларның бәйге эшләрен тикшергәннән соң,  җиңүче балаларның җаваплары комиссия әгъзаларында канәгатьлек тудырды.

Биремнәргә килгәндә алар аңлаешлы һәм төгәл иде.

Башка еллар белән чагыштырганда рус мәктәбендә укучы татар балалары төркемнәреннән укучылар азрак катнашты. Ә рус төркемнәрендә киресенчә  – татар теленнән белемнәрен күрсәтергә теләүчеләрнең саны сизелерлек арткан иде.

Добавить комментарий