Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча диктант язабызмы, дуслар?

Быел «Татарча диктант» өчен  текстны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлап ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында узган «Татарча диктант» татар теленнән дөньяк...

Быел «Татарча диктант» өчен  текстны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлап ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында узган «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясенең матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Диктант берьюлы Татарстан районнарында, Россиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә үткәрелә. Дөньядагы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, быел диктант онлайн-форматта ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узачак. Республикабыз районнарында, илнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә диктант язу мәйданчыклары да эшләячәк.
Татарстанда акциядә катнашучылар күренекле язучы, журналист Ибраһим Гази әсәреннән, ә төбәкләрндә яшәүчеләр данлыклы фронтовик әдип, шагыйрь Нәби Дәүли әсәреннән алынган өзекләрне язачаклар. Чит илләрдә катнашучылар исә атаклы язучы, педагог, публицист, редактор Афзал Шамов хикәясеннән өзек язачак. ТР районнары өчен диктант текстын профессор Фоат Галимуллин, РФ субъектлары өчен ТНВ каналы алып баручысы Илдар Кыямов һәм чит илләр өчен Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров укыячак. Татарча диктантны филолог галимнәр тикшерә. Диктант билгеләрен чара узганнан соң 30 көн дәвамында акция сайтыннан (diktant.tatar) карап булачак.
КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова фикеренчә, акция татар әдәби телен өйрәнү, ана телендә дөрес яза белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик, грамматик хаталарны тикшерүгә һәм татар теле укытучысы һөнәрен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Казанның Г.Ибраһимов ис. татар гимназиясеннән туган тел һәм әдәбият укытучысы Рамилә Абдуллина: «Гимназиядә узган ел уздырдык бу чараны. 130 кеше килде. Саф татарча сөйләшүче укытучыларны да җәлеп иттек, кунакларны да. Иң өлкән кешегә 75 яшь иде, аңа да, иң яшь укучыга да истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырдык. Укучыларның эшләрен туплаган папка саклана, алар быел да татарча диктант язарга әзер, кызыксыну зур», - дип белдерде.
Акцияне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә бишенче тапкыр оештыра.
Илһам ФӘТТАХОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ