Татарча укыту уңышка комачауламый

Җәйге каникуллар вакытында Әтнә якларына командировкага барып чыккач, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов «Татмедиа» агентлыгы генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева белән мине берничә ел рәттән «ТР ның иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән Олы Әтнә урта мәктәбенә алып китте.

«Укытучылар ташламаса, без булдырабыз»

Әллә каян күзгә ташлана торган төзеклеген күреп, капкадан узуга ук үз итәсең бу мәктәпне. Узган ел гына өч ай дәвамында 46 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелү, берсүзсез, мондагы хәлне тамырдан яхшырткан. Биредәге 414 укучыга 38 педагог белем бирә икән. Шуларның 17се – югары, 14е – беренче квалификация категорияле белгеч. Әтнә педагоглары инновацион эшчәнлекне үз иткән. Алар белем бирүдә заманча концепцияләргә таяна. Моның өчен әйбәтләп әзерләнгән җирлек бар. Мәктәпнең материаль-техник базасы заман таләпләренә җавап бирә.

Якын-тирәдәге сигез авылдан килеп укый икән бирегә балалар. Беркетелгән авыллардан тыш та йөреп укучылар байтак, диләр. Балалар саны елдан-ел арта баруны да (быел беренче сыйныфка 52 укучы кергән) яхшыга юрыйк. Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы дип, баласының киләчәген теге яки бу мәктәпкә ышанып тапшырган әти-әнигә баштарак уку йортының якын-тирәдә урнашуы мөһим булып тоелса да, өстенлекләрне барлый башлагач, ул инде ара ерак дип тормый. Олы Әтнә мәктәбен күз уңында тоткан очракта исә ата-аналарны укытуның татар телендә алып барылуы, тотрыклы коллектив һәм укыту сыйфатының югары булуы җәлеп итү берәүгә дә сер түгел. Монда шулай ук туган тел, милли гореф-гадәтләр аша бала күңеленә салынган тәрбиянең нәтиҗәсе дә күз алдында. Шәхесне милли рухта тәрбияләү өчен татар халкының тарихын, гаиләдәге милли тәрбия алымнарын өйрәнү, рәсем һәм музыка дәресләрен милли үзенчәлекләр белән баетылган программалар буенча укыту, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сүз тәмен тоя белергә өйрәтү, милли киемнәр булдыруга, халкыбызның күренекле шәхесләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә омтылу зур. «Әбием сандыгы серләре», «Алтын куллы әтием», «Әниемнең тәмле ашлары» бәйгеләрен үткәрү, элек-электән кызларның уңганлыгын күрсәтә торган шөгыль саналган чигүне кабат балалар күңеленә якынайту шул җәһәттән алып барыла.

Мәктәп директоры, беренче квалификация категорияле укытучы Гөлүсә Илдар кызы Рәхимҗанованы тыңлап карыйк:

– Бездә педагоглар алдына һәр укучы белән аерым эшләү бурычы куелган. Моның максаты – балага белем дөньясында эзләнү орлыгы салу. Хәзер яңа стандартлар турында күп сөйлибез. Без – аларны уку процессына кертү буенча пилот мәктәп. Яңа стандартлар буенча укытучы ул – юл күрсәтүче, ә укучы – эзләнүче. Балаларның һәркайсында бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы барлыгын аңлап, шуны ачарга, аңа тормышта үз урынын табарга булышырга, үсү өчен тиешле шартлар тудырырга тырышабыз. Ә аларны бездәге һәр дәрестә, дәрестән тыш чарада, хәтта бинаның бизәлешендә дә табарга мөмкин, – диде ул.

Җитәкченең бизәлешкә очраклы гына тукталуы түгел. Олы Әтнә мәктәбе «Точка роста» федераль программасына кертелгәнлектән, эчке бизәлештә анда күрсәтелгән ачык төсләрне нигез итеп алганнар. Бик таләпчән дизайнер күзәтчелеге астында эшләгәннәр диярсең, чыннан да, затлы, зәвыклы, заманча килеп чыккан. Диварларның чисталыгын саклау исә кизү сыйныф өстенә йөкләнә. Шушы яңа шартларда быел инде икенче уку елы башланган, ник бер җирендә тап яки кыршылган урын булсын! Әлеге
федераль программа буенча заманча җиһазлар да кайткан. Аларга дүрт кабинетны тулысынча өр-яңадан җиһазлау мөмкинлеге биргән.

– Робототехника бездә инде күптән бар иде. Хәзер моңа дрон юнәлеше өстәлде. Соңгы өч елда аның белән ныклап шөгыльләнәбез. Өч дроныбыз бар. Балалар каникул чорында да алардан аерылмады. Алар төшергән сурәтләрдән файдаланып, районның 30 еллыгына бүләк әзерләргә уйлап торабыз, – диләр укытучылар. 

Бу уку йорты бер үк вакытта район укучыларын имтиханнарга әзерләү буенча ресурс үзәге дә булып та тора. Гади авыл мәктәбендә педагоглар өчен укучыларны БДИдан югары балларга әзерли алырлык шартлар һәм мотивация тудыру бик мөһим. Әтнә районында быел 45 бала БДИ тапшырган. Шуларның 15е – Олы Әтнә мәктәбеннән. Соңгы елларда физика укытучысы Гөлнур Мөхәрләмова, рус теле укытучысы Галия Минһаҗева, профильле математика укытучысы Гөлсу Гарипова үз предметларыннан БДИны 96шар баллга тапшырырлык укучылар әзерләгәннәр. Быелгы таҗлы вирус шартларында андый уңышка ирешү әлеге педагогларга җиңелдән бирелмәгәндер.

– Бар җирдәге кебек үк, укучыларыбыз бу төп сынауга читтән торып әзерләнде. «Укытучы апалар ташламаса, без булдыра алачакбыз», – дип, алдан ук үз-үзләрен югары уңышка көйләп куйдылар. Балаларда курку да, борчылу да булгандыр. Әмма без аларның ун ел дәвамында үзләштергән белемнәренең төпле булуына ышандык. Югары сыйныфта укыйм, булдырам дип үзенә бик ышанган балалар гына кала бит, – ди директор. 

Шуңа күрә дә бу мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да укуларын  төрле вузларда дәвам итүләренә гаҗәпләнергә урын калмый. Нигездә, медицина университетын һәм авиация институтын сайлыйлар икән. Бер елны хәтта ярты класс медка киткән. Хәер, барлый башлагач, КХТИ, КФУ, КГАСУ кебек югары уку йортларына керүчеләр дә шактый җыела.

Олы Әтнәдә – Россия чемпионы 

Олы Әтнә мәктәбендә озын тәнәфестә дә, дәресләрдән соң калып та шахмат уйнау – гадәти хәл. Араларында шахмат буенча Россия чемпионы, VII сыйныф укучысы Азалия Мифтахова да булмый калмый, билгеле. Мәктәптәге шахмат клубын Азалиянең биредә укытучы булып эшләүче дәү әбисе Әлфия Закирова җитәкли икән.     

Укытучылар фикеренчә, шахмат уйный торган балалар аерылып тора. Математика дәресләрендә алар көчле бер төркем тәшкил итә. Бу уңайдан:

– Шулай икән, ник сезгә, Казандагы Р.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе белән элемтәгә чыгып, үзара хезмәттәшлек җәелдереп җибәрмәскә? Күренеп тора: укучыларыгызның бу юнәлештә потенциалы зур, – дип, Сөмбел Нурисламовна актанышлылар тәҗрибәсен искә төшерде. – Аларның район башлыгы Энгель Нәвапович Фәттахов – үзе шахматка мөкиббән кеше. Алар заманында турнирларга хәтта Алисә Галләмова, Анатолий Карпов кебек гроссмейстерларны чакыра алганнар. Ә Әтнә, Актаныш кебек, «дөнья читендә» түгел. Алар өчен Казанга мастер-классларга һәм турнирларга барып йөрү кыен булмаячак.

Нигә үз тавыгыңны «күркә» итмәскә?

Әтнә Казан артында гына булгач, мондагы укытучыларга дәрес сәгатьләре җиткерү кыендыр дип уйлаган идек. Бик кыты ялгышкан булып чыктык. Киресенчә, сүз иярә сүз чыгып, педагоглар җитеп бетми дигән фикер яңгырады.  

– Бигрәк тә математика, физика укытучыларына кытлык бар. Гаҗәп, әмма тарих укытучысы белән дә шул ук хәл, – дип, роно мөдире дә әңгәмәдәшләребез әйткәнне җөпләп куйды. – Казан якын булгач, яшь укытучыларның авылга бик кайтасылары килми. Югыйсә, без югары уку йортлары белән гел элемтәдә торабыз. Бу – хезмәт хакына да, мәктәпләрдәге шартларга да бәйле түгел. Шәхсән үзем, укуны тәмамлауга, авылда яшим дип кайттым.

– Бәлкем, яшьләрне фатир мәсьәләсе куркытадыр. Хәзер яшь гаиләләр әти-әни янында яшәргә теләми. Алар өчен кемгәдер өйдәш булып тору да кыргый күренеш кебек тоела, – дип, Сөмбел Нурисламовна әлеге теманы да кабартып җибәрде. – «Земский учитель» программасы белән авылга читтән килгән укытучыга йорт төзеп бирү мәҗбүри итеп куела. Нигә шуның үрнәгендә җирле яшь белгечләрне тору урыны белән тәэмин итә торган республика программасы булдырмаска? Хәзер бюджетта эшләмәгәннәргә дә социаль ипотекага керү мөмкинлеге тугач, яшь белгечләрнең авылга кайтып төпләнүе, гомумән, сирәк күренешкә әйләнергә мөмкин. Ничек килеп чыга: читтән килсә – рәхим итегез, ә гомер буе авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк үзеңнекеләргә – юк. Кеше тавыгы күркә булып күренә дигәннәре менә шул инде. Бу мәсьәлә бөтен районнарда да бертөрлерәк. Болай барса, берничә елдан өлкән буын укытучыларны алыштырырлык кеше калмаячак.

Ленар Тәлгатович әйтүенчә, тагын бер проблема бар: педвузлар практиканы гадәттә шәһәрдә генә уздыралар, авылларга җибәрү бөтенләй юк. Аларның сәясәте шундый сәер. Бигрәк тә пединститут КФУга кушылганнан соң күзәтелә бу хәлләр. – Шунлыктан без инде күбрәк Арча педколледжы белән эшлибез. Җәйге вакытта ул студентларны мәктәп яны лагерьларында да эшләтәбез, – ди ул. – Үзеңнекен тәрбияләү һәм үстерүгә ни җитә!

Сәләт сатып алынмый

Олы Әтнә мәктәбе тагын бер ягы белән аерылып тора. Биредә «Сәләтле балалар программасы»н гамәлгә ашыралар. Ул укучы – укытучы – ата-ана теләктәшлегеннән чыгып оештырыла. Нәтиҗә куандырырлык. Укуда булсын, тәрбия өлкәсендә булсын, сәләтле укучыларының ирешкән уңышлары бихисап. «Парламент дәресе» бәйгесендә республика күләмендә беренче урынга лаек булганнар. Инглиз телендә куелган спектакльләре шулай ук республика күләмендә беренчелекне яулаган. Соңгы өч елда район олимпиадалары нәтиҗәләре буенча да призлы урыннары шактый. Авыл мәктәбенең шундый биеклекләрне яулавы «сәләтсез бала юк, ачылмый калган сәләт кенә бар» дигән гыйбарәне икеләнмәслек итеп раслый. Бүгенге көндә республика фән олимпиадаларында катнаша алу сәләтле балалар белән эшләүнен нәтиҗәсен билгели. «Олимпка юл» хәрәкәте теләсә нинди мәктәп өчен максатка ирешүгә зур мөмкинлекләр ача. «Киләчәктә барлык фәннәр буенча үсеш юлына басу өчен белем базасын тулы көченә җигәргә кирәк», – диләр коллективта. Аларның фикеренчә, әле файдаланылмаган мөмкинлекләр бар.

**

“Мәгариф” журналының баш мөхәррире, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева  Ленар Тәлгатовичка  “Татнефть” Хәйриячелек фондының “Рухият” проекты вәкилләре Грант бүләге булган “Волжская Булгария  Великая ”  китапларын да тапшырды.  

 — Мондый олы бүләккә һәр тарих укытучысы, татарның тарихы белән кызыксынган һәр бала шат булачак,- дип белдерде идарә башлыгы рәхмәтләрен җиткереп. 

 

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.