Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан музейларына ничек бушлай керергә?

Татарстаныбызда барысы 160 дәүләт һәм муниципаль, 230 дан артык ведомство музее бар. Шунысы сөендерә: алар халкыбызның бай мирасын һәм социаль хәтерен кадерләп саклый, җитди фәнни-агарту, мәгариф-тәрб...

Татарстаныбызда барысы 160 дәүләт һәм муниципаль, 230 дан артык ведомство музее бар. Шунысы сөендерә: алар халкыбызның бай мирасын һәм социаль хәтерен кадерләп саклый, җитди фәнни-агарту, мәгариф-тәрбия эшчәнлеге алып бара. Әле соңгы вакытта гына Казаныбызда заманча сәнгать галереясы, Габдулла Тукай әдәби музее яңартылды, Татар китабы йорты ачылды. Салих Сәйдәшев музее белән Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгында да төзекләндерү эшләре бара. Музейларыбыз яңа экспозицияләре, үзенчәлекле күргәзмәләре белән әледән-әле безне сөендереп тора. Шуның өстенә әле алар, яңа технологияләрне үзләштереп, күбрәк тамашачы җәлеп итүне күздә тоткан проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә дә максатчан эш алып бара. Әйтик, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фәрманы нигезендә быелның 1 июненнән мәктәп балалары республикабыздагы дәүләт музейларына түләүсез керү хокукына ия булды, ягъни дәүләт музейларына керү өчен алардан билет соралмаячак.
«Музейлар балалар өчен якынаерга тиеш. Белемгә омтылыш мәдәни һәм тарихи кыйммәтләр аша тәрбияләнә ала», дигән фикердә министрлыктагылар. Тик, матбугат хәбәрләренә караганда, моның да бер «ские» бар сыман. Ник дигәндә, өлкән сыйныф укучыларына музейларга бушлай бару өчен мәктәптән белешмә кирәк булачак. Чөнки музейлар эшчәнлегендәге әлеге яңалык урта мәктәптә белем алучы I – XI сыйныф укучыларын гына күздә тота икән. Ә инде IX сыйныфтан соң һөнәри уку йортларында укуларын дәвам иттерүчеләргә музейларга бушлай керү мөмкинлеге каралмаган. Күрәсең, министрлыктагыларның аларны чит планета кешеләре яисә музейлардан башка да рухи яктан үзләрен чыныктырган кавем дип санауларыдыр...
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ