Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан районнарына ГТО өчен мәйданчыклар һәм хоккей җиһазлары бирәчәкләр

Татарстан муниципалитетларына ГТО тапшыруга әзерләнү өчен спорт мәйданчыклары биреләчәк, республиканың хоккей спорт мәктәпләре тиешле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрл...

Татарстан муниципалитетларына ГТО тапшыруга әзерләнү өчен спорт мәйданчыклары биреләчәк, республиканың хоккей спорт мәктәпләре тиешле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
“Демография” илкүләм проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында башкарылачак эшләр турында Татарстан Спорт министрлыгында республика муниципалитетларының физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә министр урынбасары Алмаз Мингулов әйткән.
Агымдагы елда ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 тренажер мәйданчыгы булдыру күздә тотыла. Моның өчен муниципалитетлар тиешле җир участокларын әзерләргә тиеш. Татарстан Хоккей федерациясенең спорт мәктәпләре рейтингында булган яки җиһазлары бик нык тузган оешмалар хоккей инвентарльләре алачак.
Шул ук вакытта җиһазлар бүлүдә кабат катнашу рөхсәт ителми. Аны киләсе елның ноябренә кадәр башкарачаклар. Спорт министры урынбасары сүзләренчә, тимераякларны кайрау станоклары, хоккей капкалары, тимераякларны киптерү җайланмалары һәм тренажерлар кую планлаштырыла. Шулай ук шуу күнекмәләренә өйрәнү, шуу һәм һөҗүмчеләр күнекмәләрен сынап карау тренажерлары һәм һөҗүм өчен мишеньнәр куелачак.

  • “Демография” илкүләм проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты сәламәт яшәү рәвеше алып баручы россияләлеләрнең санын арттыруны, шулай ук системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүче гражданнар санын 55 процентка арттыруны күздә тота.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ