Логотип Магариф уку
Цитата:

Җөмлә темасын гомумиләштереп кабатлау

(II сыйныфта татар теле)Ләйлә ГАРИФҖАНОВА,Казан шәһәренең КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең I квалификациия категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыМаксат: укучыл...

(II сыйныфта татар теле)
Ләйлә ГАРИФҖАНОВА,
Казан шәһәренең КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең I квалификациия категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат: укучыларның җөмлә, аның төрләре, җөмлә кисәкләре турында; алган белемнәрен системалаштыру, камилләштерү; дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту, уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыкны үстерү; туган телгә, табигатькә, хезмәткә хөрмәт хисе, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Предмет буенча УУГ:
танып белү УУГ: белемнәрне арттыру, текст, карточкалар, дәреслек ярдәмендә теманы ныгыту;
регулятив УУГ: дәрес максатын үзлекләреннән һәм укытучы ярдәме белән ачыклау;
коммуникатив УУГ: сәнгатьле, аңлап уку күнекмәләрен ныгыту;
шәхси УУГ: мөстәкыйль нәтижә ясый белү, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү, җөмлә төрләрен аера белү, баш сүзләрне табу.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья фәннәре.
Дәрес тибы: кабатлау дәресе.
Җиһазлау: слайдлар, 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге, авторлары: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова; 2 нче сыйныф өчен татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре, авторлары: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова; карточкалар, пультлар ярдәмендә тест (AktivInspire).
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
– Хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек?
– Укучылар, бер-берегезгә карап елмаеп, уңышлы көннәр телик!
Укытучы. Укучылар, шигырь тыңлап китик әле.
И, сабыйлар, эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә – эш,
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш.
Бу юллар безне нәрсәгә чакыра? (Тырышып эшләргә, укырга.)
Әйдәгез, бу юлларны дәресебезнең девизы итеп алыйк. Ул безгә дәрестә тырышып эшләргә һәм эшебезнең нәтиҗәсен күрергә ярдәм итәр.
Әлеге шигырьне кем язган икән? (Г.Тукай – бөек шагыйребез.)
II. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү. (Дәфтәрләрне карау.)
– Мин бик шат, чөнки өй эшен барыгыз да дөрес башкаргансыз.
2. Укытучы. Ә хәзер укучылар, дәресебезнең темасын ачыклар өчен сезнең белән бер кроссворд чишеп алырбыз. Игътибар белән тактага карыйк әле. Сезгә, табышмакларның җавабын табып, әлеге кроссвордны чишәргә кирәк. Игътибар белән тыңлагыз.
Кроссворд
Табышмаклар:
1. Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
1.
2.
3.
4.
5.
Бу кайчак була? (Җәй)
2. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була? (Көз)
3. Җәен мине яраталар,
Бигрәк якын итәләр.
Миндә аунап яталар да
Суга кереп китәләр. (Ком)
4. Этә, өрә, сызгыра
Һәм тузаннар туздыра. (Җил)
5. Көн йөри, төн йөри,
Бер адым китә алмый. (Сәгать)
Уку мәсьәләсен кую
III. Укытучы. Укучылар, бу төсле хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты? (Җөмлә.) Без күптән түгел җөмлә, җөмлә төрләрен, җөмләнең баш сүзләрен, җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышкан идек. Сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләрбез, максатыбыз нинди булыр икән? (Җөмлә турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, күнегүләр эшләрбез, җөмләнең баш сүзләрен табарбыз, сәнгатьле укырбыз.) Укучылар, ә сезнең дәфтәр битләре шатлана беләме? Кайчан шатлана соң алар? (Ччиста, пөхтә, дөрес язсак.) Әйдәгез, укучылар, чиста, пөхтә, дөрес язып дәфтәр битләребезне шатландырыйк әле. Иң беренче дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерик.
Укучылар.
Язганда, (туры утырам),
Тигез тора (иңсәләр).
Баш иелми (баш бармаклар),
Күз читенә (тисәләр).
Каләмне (мин дөрес тотам),
Дәфтәрне (авыш итеп),
Яза башлыйм хәрефләрне
Дөрес һәм матур итеп. (Хор белән әйтәләр.)
Укытучы. (Тактага число, сыйныф эше һәм матур язуга бер мәкаль бирелә.) Число, сыйныф эше дип язабыз. «Белемле кеше югалмас» дигән җөмләне дәфтәрегезгә язып куясыз. Хәреф элементларын дөрес тоташтырып, хәрефләрнең авышлыгына игътибар итеп матур итеп язырга тырышыгыз.
IV. Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Укучылар, һәрберегезнең өстәлендә карточкалар ята. А өлешендә 2 бирем, В өлешендә шулай ук 2 бирем башкарырга кирәк булыр, С өлешендә 1 биремне эшләгәннән соң, пультлар белән тест биремнәрен үтәүгә күчәбез. Һәр биремне эшләгәннән соң плюс тамгасы куя барабыз.
Дәреслек буенча эш. 136 нчы күнегү, 92 нче бит.
В.
1. Карточкалардагы биремнәрне үтәү.
Уйны тәмамлап (уйлаганыңны әйтеп бетереп) җөмләләрне язып куй.
Мин китап ... .__________________________________________________
Син язны ... ? ___________________________________________________
Яз көне бик ... . _________________________________________________
2. Cүзләрдән җөмләләр төзеп яз.
Гөлфия, үзе, урынын, hәр, җыя, көнне. ______________________________
Көн, ул, саен, идән, себерә, су, сибә, гөлләргә._______________________
С.
1. Укы. Биредә ничә җөмлә бар? Ия белән хәбәрнең асларына сыз.
«Кәккүк»
Яз килә. Кояш
Елмаеп тора.
Урман яңгыратып,
Кәккүк кычкыра.
Әнәс Кари ( ______________)
Тиззарядка.
Укытучы. Ә хәзер ял итеп алабыз. (Бию көенә бииләр.)
Пультлар ярдәмендә тест биремнәрен үтәү. Тест. Җөмлә.
Предметны белдергән сүзне билгелә:
моң моңлы моңлану
Предмет билгесен белдергән сүзне билгелә:
болыт болытлы болытлар
Эш-хәрәкәтне белдергән сүзне билгелә:
күзлек күз күзәтә
Кайсы җөмлә ахырына сорау билгесе куелуын билгелә:
Һәрвакыт булсын кояш
Мин һәрвакыт кояш булуын телим
Кояш кайчан чыгар инде
Җөмләдә ия белән хәбәрне билгелә.
Җылы яңгыр үләннәрне яшәртә.
Җылы яңгыр
үләннәрне яшәртә
яңгыр яшәртә
Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?
бер сүздән ике сүздән өч сүздән
Дөрес җавапны сайлап ал:
тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела
сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.) куела
көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела
Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә:
кем? нәрсә?
нишли? нишләде?
нинди? кайсы?
Җөмлә ахырында нинди билгеләр куела?
: ; !
? , !
. ? !
Җөмлә нәрсәне белдерә?
җөмлә тәмамланган уйны белдерә
җөмлә сүзләрне белдерә
сүзтезмәләрне белдерә
Укытучы. Яхшы, укучылар! Таблицадан күренгәнчә, барыгыз да яхшы гына җавап биргәнсез. Кайберләрегездә хаталар да бар. Димәк, барлык сорауларга дөрес җавап биргән укучылар тагын бер плюс тамгасын куя аласыз.
Өстәмә бирем. Вариантлап рәсем буенча хикәя язу.
Тиздән нинди бәйрәм җитә? (26 апрель – Габдулла Тукайның туган көне.)
Бу көнне ничек бәйрәм итәләр? (Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар.)
Карагыз әле, бүген безгә кунакка нинди әкият геройлары килгән? (Тактадагы рәсемнәргә игътибарны юнәлтү.)
Хәзер шушы рәсемнәр ярдәмендә хикәя язып карагыз.
(Укучыларың хикәяләрен тыңлау.)
V. Рефлексия
Сезнең хикәягез нәрсәләрдән тора?
Җөмләнең баш кисәкләрен ничек атыйбыз?
Нәрсә ул ия? (Ия предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.)
Нәрсә ул хәбәр? (Эшне, хәрәкәтне белдерә, нишли, нишләде? сорауларына җавап бирә.)
Дәресебезнең девизын исегезгә төшерегез әле?
Укытучы. Әйе, укучылар, эш агачыбыз бик юмарт китерде җимеш. Рәхмәт.
VI. Индивидуаль өй эше бирү
Эш дәфтәренең 56 нчы битендәге 86 нчы күнегүне эшләргә.
«Салават күпере» журналыннан үзеңә ошаган өзекне күчереп яз. Ия белән хәбәрнең астына сыз.
Рәсем буенча хикәяне язып бетер.
Укытучы. Афәрин, укучылар! Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ