Авыл мәктәбендә татар телен үстерү юллары

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы

Рәйхан ГАБДУШЕВА,

Пермь крае Орда районы Искавыл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик стажы – 18 ел

В.А.Сухомлинскийның «Авыл мәктәбендә берөзлексез утыз өч ел эшләү дәвере минем өчен берни белән дә чагыштыргысыз зур бәхет булды. Мин үз гомеремне балаларга багышладым…» дигән сүзе миңа да кагыла. Оса педагогия училищесын тәмамлап, язмыш җилләре мине Искавыл урта мәктәбенә китерде. Монда мин башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башладым. Аннан китапханәче, ә хәзер 18 ел инде балаларга ана теле дәресләрен укытам.

Укытучы булу хыялы миңа кечкенәдән үк кереп калган. Мин үземнең беренче укытучымны – Рәсимә апаны – бик яраттым. Табигать укытучымнан бернәрсәсен дә кызганмаган: эчке матурлыгын да, тышкы гүзәллеген да тигез бүлеп биргән. Шушы искиткеч күркәм сыйфатлар минем сабый күңелемдә якты эзләр калдырды.

Хәзерге көндә районыбызда 8 мәктәптә балаларга белем бирелә. Шулар арасында ике татар мәктәбе бар. Районыбызда рус халкы күбрәк булу сәбәпле, безнең мәктәптә дә балалар арасында рус телендә сөйләшү еш күзәтелә. Татар баласының үз телендә дөрес сөйләшүен, бер-берсе белән аңлашуын, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклау максатын күздә тотып, мәктәбебездә күп төрле эшләр башкарыла.

Укучыларны әдәбиятка тарту, аларда кызыксыну уятуның бер юнәлеше, иң ышынычлы юлдашы – китапханә дип исәплим мин. Укучылар татар язучыларының әсәрләрен укып кына калмыйлар, ә энциклопедия, сүзлекләрдән дә файдаланалар. Язучыларга багышланган мультимедиа басмалар кулланалар. Китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни укучыларны зур кунакны көткәндәй каршы алырга кирәк. Бу көн баланың хәтерендә якты истәлек булып гомер буе саклансын өчен аны матур-матур китаплар белән көтү урынлы булыр иде. Кызганычка каршы, яңа китаплар белән тәэмин ителү бик авыр хәлдә.

Бүгенге көндә мәктәп музеебызның укучылар өчен дә, авыл кешеләре өчен дә әһәмияте чиксез зур. Анда татар халкының борынгы тормышын чагылдырган хуҗалык әйберләре, кием-салым, авыл осталарының кул эшләре, бизәнү әйберләре һәм бик күп башка экспонатлар тупланган. Дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар да музейда үткәрелә. Музей каршында эшләп килүче «Туган якны өйрәнүчеләр» түгәрәге бар. Музейның тарихи-тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатыннан «Эзтабарлар» җәйге лагере эшли. Музеебыз эшенә «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Гамирә Гәделшина да бик зур бәя бирде. Бу безнең мәктәбебез өчен зур шатлык, сөенеч булып тора.

Халкыбызның олы мирасын, байлык-хәзинәсен саклап калуда мәктәптә үткәрелгән милли бәйрәмнәрнең роле зур. Бу бәйрәмнәрнең кайберләрен үзебезнең укучылар белән генә түгел, ә күрше район татар мәктәпләре белән дә оештырабыз. «Искавыл язы» дигән фестиваль үзенең традицион төсен алды. Бу фестиваль быел унберенче тапкыр үтте. Бәйрәмне мәшһүр әдибебез Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп оштырабыз. Бу бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтмый. Кунгур районының Яланоч һәм Тор-Түз мәктәпләре, үз районыбызның Кече Башап мәктәбе укучылары һәм укытучылары үзләренең кайнар рәхмәтләрен әйтәләр.

Минемчә, авыл укытучысы булу бик күп тырышлык, түземлек, тәвәкәллек сорый. Ни дисәң дә, хәзер татар теле дәресләренә сәгатьләр саны кимеде. Укытучыга башка фәннәрне дә укытырга туры килә. Әле тагын син сыйныф җитәкчесе, түгәрәк һәм музей эше дә синең җилкәңдә. «Бер эштән дә курыкмыйбыз – без бит авыл кызлары», – дип җырлыйсы килә.

Добавить комментарий