Авылымның мәгърифәтле бөек шәхесләре

Гөлгенә Әмин кызы ВАФИНА,

Арча районы Субаш Аты башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик стажы – 32 ел.

Мәгариф, мәктәп, укытучы. Элек-электән халык теленнән төшмәгән, бик дәрәҗәле сүзләр.

Арча районы Субаш-Аты авылы да, мәгариф эше ягыннан бик данлыклы авыл булып, әле дә шул темпта эшен дәвам иттерә.

Октябрь революциясенә кадәр үк авылыбызда балаларга белем биргәннәр. Ир балалар укырга мулла абзыйга – мәдрәсәгә йөрсә, кызларны абыйстай укыткан.

1926 елдан башлангыч белем бирү башлана. Бу эшкә Сөнгатулла Сафиуллин алына. Безнең авылда мәгариф эше якын-тирәдәге авылларга караганда колачлырак җәелә, укытучылар югары белем алырга укырга җибәрелә. Бөек Ватан сугышына кадәр үк Мансур Гыйниятуллин, Хәким Гарипов, Әнвәр Җәмилевлар Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап кайта.

Авылыбызда башта башлангыч дүрт сыйныфлы мәктәп булып, анда Салих Садыйков, Мансур Гыйниятуллин, Кадыйр Сәмигуллин һәм башка белемле укытучылар укыта. Сөнгатулла абый Сафиуллинны районда гына түгел, хәтта республикада да бик яхшы белгәннәр.

Шундый көчле, энергиясе ташып торган, акыл белән эш итә торган  укытучылар күп булгангадыр инде, 1932 елда яңа мәктәп төзү эше башлана. 1939 елда ул урта мәктәп булып оеша. Немец теле укытучысы Әнәс Исмәгыйлев, рус теле укытучысы Кадыйр Абдуллин,татар теленнән Әлфия Гәрәева, математикадан Зәйтүнә Җәмилова белемле, үз фәннәренең остазы булалар. Сөнгатулла абзый райондагы танылган укытучыларны мәктәпкә тупларга тырыша. Хәтта безгә хәреф танырга өйрәткән Әлифба дәреслеге авторлары Сөләй ага Вагыйзов белән Рәмзия апа Вәлитовалар да заманында  татар теленнән безнең мәктәптә укытканнар. Бу – авылыбыз өчен зур горурлык!

1945 елда X сыйныфны тәмамларга җыенучылар өлгергәнлек аттестатына имтихан бирә башлый. Имтиханны фәкать югары белемле укытучыларга гына алырга рөхсәт бирелә. Шуңа күрә Тәкәнеш мәктәбе укучыларын имтихан бирдерү өчен Субаш Атыга алып киләләр. Бу имтихан алуда ТАССР мәгариф министрлыгыннан Уразаева катнаша.

Югары белемле, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләүче укытучылар бик күп була шул авылыбызда. Нурулла Гыйниятуллин, Исмәгыйлева Зәйтүнә, Фәһим Сафин, Дамирә Сафина, Дания Нуриәхмәтова, Мәгъсүм Нуриәхмәтов, Илгизәр Гатауллин, Венера Гатауллина һ.б. – бүтән районнардан укытырга җибәрелгән укытучылар. Алар авылыбызда гаилә корып, шунда яшәргә дә калалар.

Тарих фәненнән укыткан Нурулла Гыйниятуллин турында аерым язасым килә. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, районда иң көчле укытучы-тарихчы. Сугыштан соң Субаш-Аты мәктәбендә эшли. 1959 елдан 1962 елга кадәр мәктәп директоры була. «Күп кенә яшь укытучыларга үз киңәшләрен бирүче, тәҗрибәсен бик теләп уртаклашучы иде», – диләр аның турында.

Солтан Гыйлемханов – шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул киң эрудицияле, педагогик һәм методик яктан яхшы хәзерлекле, таләпчән, оста оештыру сәләтенә ия булган укытучы була.

Авылыбыз укытучылары, укыту белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив булалар. Игенчеләр, терлекчеләр арасында аңлату эшләре алып баралар, яңалыклар белән таныштыралар, бәйрәм көннәрендә концертлар куялар.

1933 елдан алып 1969 елга кадәр авылыбызда балалар йорты эшли. Төрле төбәкләрдән җыелган 120 бала тәрбияләнә анда. Шагыйрь, поэмалар авторы гына түгел, пьеса, бәйрәм сценарийлары, яңа китапларга рецензияләр язучы, гармунчы, гитарачы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәрипов та X сыйныфны Субаш Аты балалар йортында тәмамлый.

Укыту-тәрбия өлкәсендә дә мәктәбебез районда алдынгы булып санала. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның күбесе, югары уку йортларында белем алып, төрле дәрәҗәле урыннарда эшли. Танылган журналист, публицист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Тукай фонды җитәкчесе, дүртенче буын Тукайның туганы  Риман Гыйлемханов – шуларның берсе.

Инде күпме еллар үтеп, күпме сулар акса да, укучылар үзләре укыткан укытучыларын онытмый. Инде олы яшьтә булсалар да, очрашулар үткәрәләр. Бу – укытучыга карата олы ихтирам билгесе!

Мин үземне дә өлкән буын укытучыга саныйм. Беренчедән, югарыда искә алынган кайбер укытучылар минем дә укытучыларым иде. Икенчедән, мин укыткан балалар, инде үзләре укытучы һөнәрен үзләштереп, мәктәпләрдә укыта.

Хәзергесе вакытта күбебез заманалар авыр дип зарланса та, укытучы һөнәре үзенең данын югалтмаячак. Без, укытучылар, укытучы дигән бөек исемгә тап төшермәячәкбез.

Максатыбыз – балаларга ныклы белем һәм яхшы тәрбия бирү, сәләтле укучылар үстерү.

 

Категория:

Добавить комментарий