Беләге юан – берне, ә белеме булган меңне егар

Гүзәл Ирек кызы ХӘСӘНОВА,

Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.

Педагогик эш стажы – 23 ел.

Нәрсә ул төгәл фәннәр? Аларның тормышта тоткан урыны нинди?

Фән ул – иң катлаулы, ләкин шул ук вакытта бик тиз үсә торган һәм кеше тормышында иң кирәкле төшенчә. Хәзерге тормышны алардан башка күз алдына да китереп булмый. Кеше гомере буе йокыдан уянып, яңадан йокларга ятканчы төгәл фәннәр буенча белемнәрне кулланып яши. Белем алу – җиңел хезмәт түгел. Шуңа күрә татар халкы аның турында: «Белем алу – энә белән кое казу», – дигән.

Безнең эрага кадәр яшәгән грек галиме Пифагор исә: «Дөнья белән саннар идарә итә», – дигән. Татарның бөек мәгърифәтчесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы Галимҗан Баруди, тарихта беренче буларак, традицион дини фәннәрне укыту белән бергә, үз мәдрәсәсенең программасына Европа уку йортларындагы кебек дөньяви фәннәрне дә укытуны керткән. Илдә Совет власте урнашкач, В.И.Ленин надан халык белән яхшы тормыш төзеп булмавын аңлаган. Шуңа күрә мәктәп балаларын гына түгел, зурларны да укытырга кирәклеген белгән. Моның өчен һәр җирдә «Яшь эшче мәктәбе»н ачтырган. Авылларда да кичке мәктәпләр ачылып, өлкән кешеләрне хәреф танырга өйрәткәннәр.

Баланың белеме тирәнрәк булган саен, аңа тормыш итү җиңелерәк булачак. Бу – аксиома. Һәр олы кешенең дөньяга карашына нигез бала вакытта салына. Вакыт узган саен ул үзгәрә, камилләшә. Фикер йөртүебез безнең нинди мохиттә үсүебезгә, әти-әниләребезнең нинди йогынты ясавына бәйле. Моны без гел истә тотарга тиешбез.

Мин авыл мәктәбендә математика укытам. Белем алу дәресләрендә укучыларымның кайберләре: «Апа, бу теманың тормышта кирәге чыгармы? Ул нәрсәгә кирәк?» – дигән сораулар бирә. Гомумән, фән һәм техника алга киткән, мәгълүматны бер-ике төймәгә басып кына да алып булган заманда укучыларны кызыксындырып укыту җиңелләрдән түгел.

Укучыларның сорауларына җавап итеп, алар белән эзләнүле эш – проект өстендә эшлибез. Алар үзләрен кызыксындырган темаларны сайлап ала, анкеталар, тутыра. Анкеталарга анализ ясыйлар, нәтиҗәләр чыгару өстендә эшлиләр. Авыл җирлегендәге төрле хезмәт ияләре: фельдшер, тәрбияче, кибетче, төзүче, фермер, почта хезмәткәре, хисапчы белән очрашалар. Алар белән әңгәмә алып баралар. Һәр хезмәт иясе үзенең эшендә математиканың кирәклеген, аннан башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә яшәп булмаганын аңлата. Тормышта һәм эш урынында бигрәк тә төгәл фәннәрдән белемле булу кирәклеген ассызыклыйлар. Хисапчы һәм кибетче, я булмаса инженерга гына түгел, хәтта фермада эшләүче сыер савучыга, бозау караучы, кырда эшеләүче механизаторга да гел саннар белән эш итәргә туры килә икән. Эшмәкәр-фермер укучыларга уңышлы табыш алыр өчен төгәл фәннәрдән бигрәк тә белемле булырга  кирәк икәнен искәртә. Укучыларым нәтиҗә ясый: дөрестән  мәктәптә алган белемнәр тормышта бик кирәк булачак икән бит!

Шулай ук безнең Олы Кавал авылы территориясендә урнашкан, мәйданы 6000 га булган, Россиядәге бердәнбер «Чулпан» дәүләт ландшафт тыюлыгы бар. Вакытында җир эррозиясеннән коткарып калынган бу тыюлыкта 68 төрле кош яши. Укучыларыбыз ел саен хезмәт дәресләрендә үз куллары белән аларга оялар ясый. Шул ояларны ясаганда кирәк була да инде геометрия дигән фән: параллель турылар, почмаклар, түгәрәкләр. Әгәр ояларны дөрес ясамасаң, кош балаларының һәлак буласын укучыларга экологлар алдан хәбәр итеп куя. Оялар эшләнеп беткәч, кош ояларына конкурс була: кемнең оясы иң матур, оригиналь һәм дөрес эшләнгән? Үз куллары белән эшләгән хезмәтенең нәтиҗәсен күрү – аларга бик зур канәгатьлек бирә. Димәк, укучыларга төгәл фәннәрнең тормышта кирәклеген хезмәт аша да сеңдереп була.

Авыл мәктәбендә укучылар аз. Укучыларны белем дәрәҗәләре буенча аерым сыйныфларга бүлеп булмый. Сыйныфта иң яхшы укучы да, иң авыры да бар. Белемне авыр үзләштерүче укучым Нәфис тапкырлау таблицасын истә калдыра алмый азаплана. Тормыштан мисаллар китереп, сораулар бирсәң, дөрес җавап бирә. Бигрәк тә акча белән эш итеп күрсәтсәң. Йөзләре яктырып китә, дөрес җавап биргәненә ихластан сөенә. Димәк, ул математикның тормышта кирәк булачагын аңлый. Ә мин, укытучы, укучымның күңеленә  бер тамчы гына булса да белем өстәвемә сөенеп бетә алмыйм.

Бер укучым гаиләсе быел йорт җиткезде. Йорт төзегәндә материалларны кирәгенчә исәпләп алсаң, күпкә отышлы булачагын аңлады укучым. Менә шунда кирәк булды инде аңа мәйдан, күләм формулалары, Пифагор теоремасы, квадрат тамыр алу, үлчәү берәмлекләре. Тормышта  математика формулаларын теоретик яктан кулланмасаң да, практик юнәлештә бик күп тапкыр кулланырга туры килгәнен күрде «яшь төзүче».

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: математика, физика, химия кебек фәннәр кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Төгәл фәннәр буенча белемнәрне куллану безнең тормышыбызны җиңеләйтә. Бу фәннәр кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Алар белән шөгыльләнгән кешенең хәтере һәм зиһене яхшыра. Практик яктан без үзебез дә сизмәстән бу фәннәрдән белемнәрне кулланабыз. Алардан башка яшәп тә булмаганын аңлыйбыз. Белеме булган кеше генә зур эшләр башкара, дәрәҗәләргә ирешә ала. Шуңа күрә татар халкының «Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар» дигән мәкале белән килешми мөмкин түгел. Ә халык әйтсә – хак әйтә ул.

Категория:

Добавить комментарий