Без Кабартмага ничек булыштык?

(Зурлар төркеме өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты)

Резида МӘҖИТОВА,

Чаллыдагы 6 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Энҗе САЛИХОВА,

Чаллыдагы 6 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларның белем бирү өлкәсендә белемнәрен, танып белүләрен ныгыту, булган белемнәрен практикада куллана белүләрен үстерү; куелган төрле бурычларны чишкәндә иҗади якын килүләрен булдыру; баланың тәрбияче белән аралашуына шарт тудыру.

Бурычлар:

белем бирү бурычлары:

– мәкальләрнең мәгънәсе буенча ахырын уйлап бетереп, әйтүләрен ныгыту;

– табышмаклар әйткәндә балаларның хәтер, логик фикерләү сәләтен арттыру, ныгыту;

– сүзләрне хәрәкәт белән тәңгәл китереп эшләүләрен ныгыту;

– музыкаль композицияләрне тыңлап, аңлауга ярдәм итү;

– яшелчә һәм җиләк-җимешләрне классификацияләгәндә балаларның белемнәрен ныгыту, үстерү;

– яшелчә һәм җиләк-җимешләр турындагы белемнәрен системалаштыру.

үстерү бурычлары:

– балаларның хәтер, игътибарлылык, уйлау сәләтен үстерү;

– бәйләнешле сөйләм үстерү;

– күзаллауларын үстерү;

– уеннар барышында балаларда уеннарга кызыксыну, уйнау теләге тудыру.

тәрбияви бурычлар:

коллективта, үзара ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен тәрбияләү;

кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек һәм активлык тәрбияләү;

үзара дустанә мөнәсәбәт формалаштыру;

Көтелгән нәтиҗәләр:

– балаларның яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр хакындагы белемнәре һәм яңа сүзләр нәтиҗәсендә сүз байлыгы арта;

– халык-авыз иҗатына карата кызыксынулары, логик фикер йөртүләре үсә.

Белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү үсеш өлкәсе, физик үсеш өлкәсе, танып белү үсеш өлкәсе, социаль-коммуникатив үсеш өлкәсе.

Тибы: гомумиләштерү шөгыле.

Күрсәтмәлелек: Кабартма (йомшак уенчык), аудиоязма, демонстрацион материал (яшелчәләр, җиләк-җимешләр), чаршау; курчаклар: куян, аю, бүре, төлке; проектор.

Алдан үткәрелгән эш: балалар фольклорын, уеннар өйрәнү; ел фасыллары турында альбом карау, әңгәмә үткәрү; яшелчәләрнең исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.

Эшчәнлек барышы

Кереш өлеш. Психологик көйләү

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, кояш безгә кунакка килгән, тик аның нурлары юк. Әйдәгез, хәзер һәрберебез бер нур алып, тылсымлы сүз әйтеп, кояшка куйыйк, кояшның кәефе күтәрелер.

Балалар. Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле иртә, рәхмәт, тәмле йокы, ашларыгыз тәмле булсын, гафу ит, зинһар өчен сүзләрен әйтеп, нурларны куялар.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, карагыз әле, кояшыбыз яктырып китте, бүлмәбез дә нинди якты булды. Сезнең кәефләрегез ничек?

Балалар. Әйбәт, яхшы,шәп.

Төп өлеш

Тәрбияче. Балалар, мин бүген эшкә килгәндә, хат алып килдем. Карагыз әле, кемнән икән бу хат?

Балалар. Бу хат Кабартмадан.

Тәрбияче. Балалар, Кабартма нинди әкияттән? Һәм бу әкияттә тагын нинди геройлар бар?

Балалар. Кабартма «Кабартма» әкиятеннән. Бу әкияттә тагын әби, бабай, куян, төлке, аю, бүре бар.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Хәзер хатны укып карыйк әле. Кабартма ни өчен безгә хат җибәрде икән?

Хат.

Исәнмесез, балалар! Мин әбидән, бабайдан качтым, һәм, тәгәрәп, урманга барып җиттем. Миңа куян, бүре, аю, төлке очрады. Алар миңа биремнәр бирделәр. Мин аларны үтәмәсәм, алар мине ашаячаклар. Балалар, миңа биремнәрне үтәргә булышмассызмы икән?

Тәрбияче. Балалар, Кабартмага булышабызмы?

Балалар. Әйе, булышабыз.

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар беренче бирем кемнән?

Балалар. Куяннан!

Куян: Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме куян!

Тәрбияче. Балалар, куян безгә мәкальләр алып килгән, мин мәкальнең башын укыйм, ахырын кем белә, кул күтәреп җавап бирә. Игътибар белән тыңлыйбыз.

1 нче бирем – куяннан.

1. Иле барның (теле бар).

2. Сүзең кыска булсын, (кулың оста булсын).

3. Башлаган эшне (ташлама).

4. Эш беткәч, (уйнарга ярый).

5. Калган эшкә (кар ява).

6. Аз сөйлә, (күп эшлә).

7. Әти – шикәр, (әни – бал).

8. Эшләп ашасаң, (тәмле була).

Куян. Булдырдыгыз, балалар, сез бик игътибарлы икәнсез, мин урманга китәм, Кабартманы ашамам. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, куян!

Тәрбияче. Балалар, икенче бирем кемнән?

Балалар. Бүредән!

Бүре. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, бүре!

Тәрбияче: Балалар, безгә бүре табышмаклар алып килгән. Хәзер табышмакларны игътибар белән тыңлыйбыз, кем җавабын белә, кул күтәреп җавап бирә.

2 нче бирем – бүредән.

1. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (Кыяр)

2. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

3. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (Куян)

4. Йөгерә белми, сикерә белә. (Туп)

5. Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык. (Үрдәк)

6. Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)

7. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Бүре. Булдырдыгыз, балалар, сез табышмакларның җавапларын бик тиз белдегез. Мин кире урманга кайтып китәм, Кабартманы ашамам. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, бүре!

Тәрбияче. Балалар, өченче бирем кемнән икән?

Балалар. Аюдан.

Аю. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, аю!

Аю. Балалар, минем сезнең уйнавыгызны күрәсем килә, берәр уен уйнап күрсәтмәссезме икән?

3 нче бирем – аюдан.

Уен.

Тәрбияче.

И, балалар, күрегез,

Тышта әнә килә көз!

Балалар.

Әйе, әйе күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

Тәрбияче.

Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Балалар.

Кошлар оча көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су астына чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез! (Хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.)

Аю. Уеныгыз миңа бик ошады, балалар. Миңа, урманга кайтып, кышкы йокыга әзерләнергә кирәк. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, аю!

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, соңгы дүртенче бирем кемнән икән?

Балалар. Төлкедән.

Төлке. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, төлке!

Тәрбияче. Балалар, төлке бит ул хәйләкәр, аның биреме дә серле. Менә бу җырны тыңлагыз әле.

«Көз» җырын җырлыйлар.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, бу җыр нинди ел фасылы турында? (Көз)

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Балалар, без көз көне бакчада нәрсәләр җыябыз әле?

Балалар. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр җыябыз.

Тәрбияче. Дөрес. Балалар, уйныйсыгыз киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Хәзер барыбыз да экран янына киләбез, бер уен уйнап алабыз.

Дидактик уен «Дөрес итеп тутыр».

Балалар, безгә яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм ике кәрзин күрсәтелгән.

Безгә беренче кәрзингә – яшелчәләрне, ә икенче кәрзингә җиләк-җимешләрне тутырырга кирәк.

Балалар, без беренче кәрзингә нәрсәләрне җыйдык? Ә икенче кәрзингә нәрсә җыйдык? Дөрес, булдырдыгыз!

Балалар, менә ул кәрзиннәр. (Тәрбияче ике кәрзин күрсәтә: берсендә – яшелчәләр, икенчесендә – җиләк-җимешләр.)

Тәрбияче. Балалар, безгә төлке шушы яшелчәләрдән аш пешерергә куша. Пешерәбезме?

Балалар. Әйе, пешерәбез.

Дидактик уен «Яшелчә ашы».

Тәрбияче. Балалар, безнең кәстрүл һәм яшелчә, җиләк-җимешләребез бар. Яшелчәне алып, дөрес итеп атап, кәстрүлгә салырга кирәк.

Балалар.

– Мин ашка кишер салам.

– Ммин ашка суган салам.

– Мин ашка бәрәңге салам.

Тәрбияче. Әйдә әле, төлке, тикшереп карыйк, балалар ашка яшелчәләр генә салды микән? Булдырдыгыз балалар, афәрин! Балалар, сез ни өчен ашка алма, груша, виноград салмадыгыз?

Балалар. Чөнки алар җиләк-җимешләр.

Төлке. Сез бик акыллы икәнсез, миңа сездә бик ошады. Ләкин миңа кире урманга кайтырга кирәк. Сау булыгыз, балалар! Мин Кабартманы ашамам.

Балалар. Сау бул, төлке!

Йомгаклау өлеше.

Кабартма. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, Кабартма!

Кабартма. Балалар, сезгә биремнәрне үтәү авыр булмадымы? (Юк.) Сез, мине коткарганда, нинди биремнәр үтәдегез? (Мәкальләр әйттек, табышмаклар чиштек, уен уйнадык, яшелчәләрдән аш пешердек, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аердык). Рәхмәт сезгә! Сез бик акыллы икәнсез, биремнәрне бик тиз үтәдегез. Мин сезгә күчтәнәч алып килдем, барыгыз бергә чәй эчәрсез. Ә хәзер миңа китәргә кирәк, мин әби белән бабайга кайтам. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, Кабартма!

Категория:

Добавить комментарий