Логотип Магариф уку
Цитата:

Файдалы адым

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА,Бөгелмә районы Зеленая Роща мәктәбенең I квалификация категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы. Эш стажы – 30 ел.Мәктәбебез һә...

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?


Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА,
Бөгелмә районы Зеленая Роща мәктәбенең I квалификация категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы. Эш стажы – 30 ел.

Мәктәбебез һәм авылыбыз балалары һәм ата-аналар динебезне хөрмәт итә. Әти-әнинең балага калдырган иң яхшы байлыгы – яхшы тәрбия.


Укытучылык һөнәренә мин гомерем буе тугрылыклы булып калдым. Авыр һәм мактаулы эштә остазларымның шифалы йогынтысын тойдым һәм күп нәрсәдә аларга охшарга тырыштым. Мине, барыннан да элек, тәрбия һәм әхлак мәсьәләләре кызыксындырды. Әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, итагатьлек, кешелеклелек, намус, сафлык. пакълек, гаделлек, яхшылык  турында өйрәндем. Камил кеше изгелек кенә китерә. Кешелек дөньясы инде ничәмә-ничә гасырлар бәхетле тормыш төзү турында хыяллана.Шуның өчен дә кешелек дөньясы бәхетле булыйм, дисә, иң элек камил кеше тәрбияләүне беренче урынга куярга тиеш. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да бодай үстереп булмый. Гаилә мәхәббәткә корылырга тиеш. Нәрсә соң ул мәхәббәт, ул каян килеп чыга? Ул – күңелләр аркылы җаннарның кавышуы, килешүе. Аллаһка булган уртак мәхәббәт җаннарны тагын да бер-берсенә якынайта, аларны мәңге бетмәс энергия һәм илһам белән тәэмин итеп тора. Менә шушы олы мәхәббәт балага да уңай йогынты ясый. Бала бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт диңгезендә ләззәтләнә һәм аның аңында бөтен кешеләргә, кешелек дөньясына мәхәббәт уяна.Һәм ул киләчәктә җәмгыятебез өчен борчу-мәшәкать тудыручы булып түгел, ә гүзәл шәхес булып формалаша. «Авыл укытучысы-2018» бәйгесендә катнашуыма да иманлы балаларның артуы сәбәпче. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган. Бәхет – тирән төшенчә. «Әби генә түгел ул, ул минем –дәү әнием!» – ди бер укучым. «Апа, шәҗәрә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәк», – ди икенчесе. Әдәп һәм тәрбия – ата- анасының баласына иң зур бүләге. Һәр ата-ана баласын сау-сәламәт, бәхетле, әдәпле, тәртипле булуын тели. Бу –һәркемнең изге теләге. «Ничек бәхетле булырга?» дигән сорауны күп ишетергә туры килә. Беркөн шулай Тукай урамыннан әнисе белән кызы килә. Үзе исә лач-лоч китереп, карт сыер күшәгәндәй, сагыз чәйнәп бара. Мәктәптә сагызның зарары турында сөйләп, күпме көч куйдым. Үз-үзеңне, милләтеңне, гореф-гадәтләреңне, динеңне хөрмәт итик! Каюм Насыйри әйткәнчә, белгәннәребезне белмәгәннәребезгә өйрәтик. Укытучыга булган хөрмәт мәңгелек. Татарстан Республикасы дип әйтү бәхетенә ирешкәнбез икән, аның үзәге дә нык булырга тиеш. Аның киләчәге бүгенге укучылар, бүгенге балалар, яшьләр кулында. Бу илдә яшәгән һәр милләт әхлаклы, тәртипле, ике телне дә яхшы белүче, кешегә булган хөрмәтне татып яшәргә тиеш. Авыл укытучысы бүгенге көндә менә шулар өстендә эшли. Укучылар – безнең көзгебез, ягъни тәрбиябез нәтиҗәсе, диләр. Көзгедә ниләр күрәбез соң? Бала – гаиләнең көзгесе. Әбием сөйли иде: «Без үскәндә караваты да булмады, такта сәкедә үстек. Такталарын ком белән бер генә көн юмыйча кара әле, ашарга бирмәсләр иде. Хәзер өстәл янына килик... Бала бәхетле булганда гына ата-ана бәхетле була. Укучыларыма да: «Кая гына барсагыз да, ата-ана дәрәҗәсен саклагыз, гаилә тәрбиясен түбән булуын күрсәтеп, акырып- бакырып, лап-лоп килеп, шапырдап ашап, я булмаса аягүрә ашап, кычкырып сөйләшеп, көлеп, тиешсез җиргә төкереп йөрмәгез!» – дим. Ә әти-әниләргә җылы сүз кирәк. Юкка гына җылы сүзне җан азыгы дими борынгылар. Ташпулатың бер якта торсын, җылы сүз ишетсәң, башың күккә тия. Авыл укытучысына яхшы психолог та булырга кирәк. Дәресне бәхәсле бер сорауга җавап эзләүдән башларга да яки бөтенесен борчыган бер вакыйга уңаеннан аңа бергәләп бәя бирү рәвешендә оештырырга була. Иң мөһиме: укучың темага битараф булмасын. Чыгышның максатына карап тавыш сайлана. Тавышны дөрес сайлап, мавыктыргыч сөйли алсаң гына, ике арада күпер салына. Укучылырыбызны тыныч, ягымлы тавышыбыз белән тәрбиялик.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ