Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәннәрнең тормыштагы урыны якибелемсез берне егар, белемле меңне егар

Рәмилә Рөстәм кызы ВӘЛИЕВА,Тукай районы Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе I квалификация категорияле инглиз теле укытучысыЭш стажы – 14 елХәзерге дөньядаһәр кешегә белемле булу кирәк. Әмма белемгә...

Рәмилә Рөстәм кызы ВӘЛИЕВА,
Тукай районы Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы
Эш стажы – 14 ел
Хәзерге дөньядаһәр кешегә белемле булу кирәк. Әмма белемгә юл җиңел түгел, ул үҗәтлек, тырышлык таләп итә. Иң әүвәл, белем һөнәр алу һәм яраткан эшең белән шөгыльләнү өчен кирәк. Белемнән башка яхшы белгеч булып та, җәмгыятькә файдалы булып та булмый. Төрле яктан үскән, белем дәрәҗәсе югары булган кеше белән аралашу бик күңелле. Күп укый торган кешеләр белән сөйләшү кызыклы. Мондый кешеләрнең сөйләм теле бик бай. Белем кешене бизи, белемле кешеләр – җәмгыятьтә зур көчкә ия.
Әмма белем әхлаксыз кешеләр кулында – куркыныч корал. Иң белемле инженерлар Бухенвальдта үлем машинасын булдырганнар, иң эрудицияле химик-биологлар биологик кораллар уйлап тапканнар.Шулай итеп, белем ни өчен кирәк? Ярдәмчеме уляисә зыян салучымы?
Мәктәп бинасында алган белемнәр киләчәктә файдалымы? Аларның кирәге бармы? Күп кенә укучылардан минем шуңа охшаш сораулар ишеткәнем бар. Аларның фикеренчә, мәктәптә бары тик кирәкле фәннәрне генә укып, бары тик шул юнәлештә генә белем алып, имтиханнар биреп, киләчәктә укырга кереп, һөнәр алсаң, табышлырак булмас идеме соң?!Рәсем, русс теле, тарих, хәтта математика кебек фәннәрнең файдасыз, киләчәк тормышта кирәксез икәнен курыкмыйча әйтеп бирәләр. Чыннан да тормыштан мисаллар китерсәк, күп кенә “бишле” билгесенә укыган укучылар тормышка яраксыз булып үсәләр, ә инде “икеле капчыклары” бер дигән бизнесмен, сатучы. Математиканы яхшы белгән укучы зур тормышта акчасын тота белмичә, кредит алып, айдан айга шул кредитын түләп, акча җитми дип “уфылдап” яши бирә. Мәктәптә икегә икене куша белмәгәне бик яхшы хисапчы да, кибеттә сатучы да, тегүче дә, шуңа өстәп бер кредиты да юк, әле үзеңә бурычка акча да биреп торырга мөмкин.
Сораша торгач, күпчелек өлкән сыйныф укучылары химия, физика, биология кебек төгәл фәннәргә өстенлек куйдылар.  Бу фәннәрнең киләчәк тормышта роле нинди соң?
Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, хәзерге заман кешесенең тормышы химиясез мөмкин түгел. Без химияне азык-төлек продуктлары җитештерүдә, көнкүрештә кулланабыз. Хәттамәхәббәт исемле иң зур хис тә организмда билгеле бер химик реакцияләр җыелмасы дигән фикер дә бар. Химик процессларны, җисемнең нинди элементлардан торуын, алар арасында нинди бәйләнешләр бар икәнен белмичә, күп кенә күренешләрне аңлатып та, аңлап та булмый.
Биологик белемнәр-гомумкешелек мәдәниятенең мөһим өлеше. Биология – ул тере табигать турындагы фән, ул тормышның барлык күренешләрен, тереклекнең барлыкка килүеннән алып, таралуы һәм үсүенә, бөтен организмнарның төзелешенә һәм функцияләренә кадәр өйрәнә. Биологик белемнәр күп фәннәр нигезендә ята һәм кеше тормышында бик мөһим урын били.
Кеше үзе, аның организмы-катлаулы система! Ул безнең алга киткән заманда да әле тулысынча өйрәнелеп бетмәгән. Ми эшчәнлегенең әле бик аз проценты гына тикшерелгән. Башка тереклек, үсемлекләр, сулыклар турында әйткән дә юк! Күпләр биологиянең аларга беркайчан да кирәк булмавы турында сөйли, әмма һәрберебезнең даими рәвештә биология белән бәйле булуы һәм тере табигатьнең бер өлеше булуы турында уйламыйлар да алар.
Мәктәпне тәмамлаган укучының өйрәнелгән фәннәрне белергә һәм алган белемнәрен тормышта кулланырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм. Адашкан вакытта горизонтның ягын компас, Поляр йолдыз яки җирле билгеләр ярдәмендә билгеләп булуын, урманга баргач, куркыныч хайваннарны һәм бу җирлектә аеруча киң таралган агулы үсемлекләрнең нинди булуын белеп,  үз-үзләрен тоту нормаларын үти алачаклар.Үсемлекләр, хайваннар, гөмбә һәм вируслар китереп чыгара торган авыруларны булдырмау өчен профилактикалау чаралары хакында алган белемнәр ярдәмгә киләчәк.
Мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Үзем инглиз теле укытучы буларак, үземнең фән турында да әйтмичә китә алмыйм. Укучылар минем фәннең кирәксез,файдасыз икәнен әйтмәсәләр дә, киләчәктә файдасы булыр дип тә әйтүчеләр булмады.  14 ел эшләп, әле бур укучымның да инглиз телен экзамен формасында тапшырып, шул юшәлештә укырга киткән очралар юк. Бу минең начар укытуым яисә фәннең киләчәктә кирәксез булуы белән дә бәйле түгел дияр идем. Киресенчә, дөнья бер урында тормый, ул гел камилләштерелә, яңа ачышлар барлыкка килә, яңа технологияләр эшләнә, хәзерге заманда күпчелек техника, машиналар, приборлар инструкцияләре чит телдә бирелә. Телне булү – бик мөһим. Ләкин укучылар интернет челтәрендә утыру өчен, төрле программаларны белү өчен, шул ук инструкцияләрне аңлау өчен инглиз телен тирәнтен белү кирәк дип санамыйлар. Чит телләрне алар, мөгаен, хобби кебек кенә кабул итәләр. Яраткан музыкасын, җырының сүзләрен аңлау өчен, аңы җырлау өчен чит телне камил белү зарур түгел. Google тәрҗемәче хәзерге заман баласының иң “тугры дусты”.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: хәзерге дөньяда карьера үсешенә омтылган, тагын да киң җәмәгатьчелеккә, төрле чыганаклардан яңа һәм кызыклы мәгълүмат алуга, тормыш перспективаларын киңәйтүгә ирешәсе килгән кеше өченбелемле булу кирәк. Димәк укучыларга белем алырга өндәргә, һәр фәннең дә кирәкле булуын төшендерергә кирәк, гәрчә бу процесс җиңелләрдән түгел. Бары тик игътибарлылык, сабырлык һәм иң мөһиме үзмаксатыңа ирешү теләге булсагына нәтиҗәгә ирешергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ